Бакый Урманче

татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстан АССРның (1960) һәм РСФСРның (1982) халык рәссамы,

Бакый Урманче, Габделбакый Идрис улы Урманчиев (23 февраль 1897(1897-02-23), Күл Черкене, Черки-Килдураз вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе6 август 1990(1990-08-06) (93 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстан АССРның (1960) һәм РСФСРның (1982) халык рәссамы, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967).

Бакый Урманче
Туган телдә исем Габделбакый Идрис улы Урманчиев
Туган 23 февраль 1897(1897-02-23)
РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Күл-Черкен
Үлгән 6 август 1990(1990-08-06) (93 яшь)
Казан, Татарстан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Профессор Мөхәммәтъяров урамы[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер ВХУТЕМАС[d]
Һөнәре рәссам, график, скульптор, архитектор
Җефет

1) Сара

2) Флора
Балалар Илдар, Айдар
Ата-ана
  • Хәсән улы Идрис (әти)
  • Кәлимулла кызы Мәхҗүбә (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТАССР халык рәссамы РСФСР халык рәссамы
Сайт urmanche.ru

 Бакый Урманче Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

үзгәртү
 
«Ага Базар, Болгар шәһәренең бистәсе». 1970
 
Флора Әхмәтова портреты

Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Буа районы) Күл-Черкен авылында туа.Бакый Идрис улы Урманче 1897 елның 22 февралендә Буа шәһәре янындагы Күл-Черкене авылында (элеккеге Казан губернасы, хәзерге Татарстан Республикасы) татар гаиләсендә, Идрис имам һәм чигүче Мәхҗүбә апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә (барлыгы гаиләдә алты кыз һәм ике малай була). Гаиләнең көнкүреше Бакыйның сәнгатькә тартылып үсүенә зур йогынты ясый, чөнки чигү–тегү, туку, халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнү, бизәкләр ясау–төшерү – гаилә тормышының бер өлешен тәшкил итә. Башлангыч белемне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен әтисеннән үзләштерә. 1907-1914 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала.Сынлы сәнгать белән чынлап шөгыльләнә башлаганчы, зур тормыш мәктәбен үтә. 1914 елда, әтисенең зур гаиләсенә матди ярдәм күрсәтер өчен, Уралга һәм Донбасска бара. 1915-1916 елларда Тамбов губернасының Тархан авылында мөгаллимлек итә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында армиягә алынып, Казакъстанда хезмәт итә (1916-1917). Анда ул рәсем ясау буенча беренче сабагын ала. Октябрь революциясеннән соң халык мәгарифе өлкәсендә эшли башлый: 1917-1919 елларда Глазов һәм Тәтештә Наркомпрос инструкторы булып эшли, клублар, мәктәпләр һәм бәйрәм демонстрацияләрен бизәү өчен лозунг һәм нәфис паннолар ясый. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында армиягә мобилизацияләнә: Казакъстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала.

1919-1920 елларада Казандагы художество училищесында укый.1919 елда 22 яшьлек Бакый Урманче Казан Сәнгать мәктәбенә укырга керә. Бу вакытта әлеге мәктәп Казан ирекле сәнгать остаханәләре дип атала. Монда Урманче нәгышь буенча Н. Фешин укучысы В.К.Тимофеевта, скульптурадан Г.В.Козловта укый. 1920 елда ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны 1926 елда тәмамлый. 1920 ел ахырында Мәскәүгә күчә. Анда аны югары сәнгать-техник остаханәләре ВХУТЕМАСка укырга юллыйлар. Берьюлы ике факультетта- нәкышь һәм скульптура сәнгатенә С.В.Герасимов, А.В.Шевченко, Б.Д.Королев остаханәләрендә укый.1926 елда укуын тәмамлап, Казанга кайта. Монда аның мөстәкыйль иҗади эшчәнлеге башлана. Бер үк вакытта Казан Сәнгать педагоглык эшен алып бара, уку-укыту мөдире буларак, асылда директор вазифаларын үтәүче була. Урманченың 20 нче еллар азагында иҗаты күбрәк нәгышендә жанрлы әсәрләр, портрет һәм пейзажлар ясавы белән тулылана.1926-1941 елларда Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортстанда эшли. Бу чорда Б. Урманче көнкүреш һәм портрет жанрында күбрәк эшли ("Сепарат янында", "Самавыр янында", "Җилкәнле көймәдә йөзү" һ.б. рәсемнәре).Уңышлы гына башланып киткән иҗат эшчәнлеге 1929 елда өзелә. Милләтчелектә нигезсез гаепләнеп, рәссамны кулга алалар, хөкем карары буенча Соловки атауларына тоткынлыкка җибәрәләр. Лагерьда ул авыр шартларга һәм кешелексез режимга карамастан, иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр таба: үзешчән сәнгатьтә җырлый, Соловкида чыгып килгән “Перековка” газетасында рәссам хезмәтен үти, бизәү эшләре белән шөгыльләнә.

1929 елда репрессияләнә һәм Соловки утраулары лагеренә сөрелә. 1933 елда азат ителә..

Ул 1937 елдан алып 1941 елга кадәр Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә эшли: Башкортстан, Карело-Фин, “Авыл хуҗалыгы механизациясе” һәм “Терлекчелек” павильоннары өчен шактый зур нәгышь һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат итә.

1934-1941 елларда Мәскәүдә яши, 1941-1952 һәм 1953-1956 елларда Алма-Атада, 1952-1953 еллар Сәмәркандта, 1956-1958 елларда Ташкентта эшли. Ташкент Театр сәнгате институты скульптура остахәнәсендә җитәкче буларак, яшь кадрлар тәрбияләүгә керешә.1941-1949 елларда Алма-Ата һәм Симәй шәһәрләрендә административ сөргендә вакытта казакъ шагыйрьләре һәм язучылары (Абай, М. Ауезов, С. Моканов) әсәрләренә иллюстрацияләр, график серияләр, Габдулла Тукайның казакъ теленә тәрҗемә ителгән шигырьләренә, Казакъстанның тарихы, көнкүреше һәм сәнгать әһелләренә багышланган әсәрләр иҗат итә; 1949-1958 елларда Үзбәкстанда яши, Урта Азия табигатенә бәйле нәкеш һәм график портретлар, тематик картиналар, пейзаж, этүдләр яза. Балхаш бакыр эретү заводы Мәдәният йортының архитектурасы проекты һәм декоратив бизәлеше авторы (1952). 1949-1958 елларда Ташкәнттә театр-сәнгать институтында укыта, анда сын сәнгате бүлеген оештыручыларның берсе (1956). 1958 елдан Казанда яши һәм иҗат 1958 елда Татартан Хөкүмәте чакыруы буенча, Б. Урманче Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шунда яши. Утыз елдан артык вакытны үз өченә алган бу дәвердә Останың күп кенә иң күренекле, татар халкы рухи мәдәниятенең мәңгелек хәзинәсен тәшкил итә алырдай әсәрләре туа. 1976 елда Габдулла Тукайга багышлап, Тукай комплексын иҗат итә..[2]

 
Урманче остаханәсендә

Төп әсәрләре: нәкеш — Сепаратор янында (1928), Татарстан триптихы (1976, 1985), Салтык болыны (1979; сын — Сагыш (1966), Язгы аһәңнәрСания Кәримова портреты») (1968), Тулпар (1968); Татар мәдәнияте әһелләре портретлары, Татарстанның Кырлай авылында Габдулла Тукайга мемориал архитектура комплексы (1976),1972 елда РСФСРның атказанган, 1977 елда халык рәссамы дигән мактаулы исем, Татарстан Хөкүмәтенең мактау грамотасы (1979), Хезмәт Кызыл Байрагы (1977) һәм Халыклар дуслыгы орденнары (1987) белән бүләкләнде, 1987 елның ноябрендә Казанның хөрмәтле гражданы исеменә лаек булды. Дәрдмәнд һәм Тукай шигырьләренә график иллюстрацияләр (1954-1968); балаларга сәнгать тәрбиясе бирүгә багышланган татарча беренче дәреслек (Мәскәү, 1924), рәсем сәнгатенә караган мәкаләләр һәм башкалар. Б. Урманче мирас итеп татар мәдәнияте эшлеклеләренең скульптура портретлары галереясен калдырды, алар арасында урта гасырлар шагыйре Кол Гали, мәгърифәтче галим Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, шагыйрь Дәрдмәнд, язучы Ф. Әмирхан, шагыйрь Муса Җәлил һәм башкалар да бар. ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1967).1990 елда Казанда вафат.Бакый Идрис углы Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат була. Бөек Оста Казанның Яңа бистә зиратында күмелгән. 2012нче елның 11нче февралендә , рәссам Бакый ага Урманче исемен мәңгеләштереп, Күл-Черкене авылында һәйкәл, музей-йорты ачылды.

Чыганаклар

үзгәртү

Баки Урманче. Живопись, скульптура, графика. К 110-летию со дня рождения. Каталог выставки. Издательство "Заман" Республика Татарстан, 420025, г.Казань, Октябрьский городок,1/66

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1960 ТАССР халык рәссамы
  • 1972 РСФСР атказанган рәссамы
  • 1982 РСФСР халык рәссамы
  • 1967 Тукай премиясе

Гаиләсе

үзгәртү

I никахтагы хатыны Сара (Сарә) Баишева (1892―1988)[3].

улы Илдар (1937―2001), рәссам-график, кино һәм театр рәссамы

II никахтагы хатыны Флора (1935―2007), фольклорчы галим, тәрҗемәче.

улы Айдар[4]
 
Казандагы музее
 
Күл Черкенендәге музей-йорты

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.
  2. Татар Энциклопедия Сүзлеге, Казан, 2003
  3. Илдар әнисе Сарә ханым Баишева // II бүлеккә искәрмәләр. Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: «Фән», 2005. Стр.619. ISBN 5-9690-0031-0
  4. Бакый Урманченың һәр әсәре һәйкәл итеп куярлык. Азатлык Радиосы, 22.02.2017
  5. Сынлы сәнгать музее
  6. Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең (Түбән Кама) рәсми сәхифәсе, archived from the original on 2021-05-23, retrieved 2021-05-23 
  7. Оксана Романова. Музей Баки Урманче и возрождение Чеховского рынка: какие проекты одобрил Минниханов. Татар-информ, 28.02.2024

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  • Баки Урманче. Живопись, скульптура, графика. К 110-летию со дня рождения. Каталог выставки. Издательство "Заман" Республика Татарстан, 420025, г.Казань, Октябрьский городок. 1/66.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү