Бакый Урманче музее (Казан)
Бакый Урманче музее (рус. Музей Баки Урманче) — Казанда 1999 елда ачылган музей, «Казан» милли-мәдәни үзәге бүлекчәсе.
Бакый Урманче музее | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Адрес | Щапова, 20 |
Бакый Урманче музее Викиҗыентыкта |
Бакый Урманче музее | |
---|---|
Музей бинасы. Фото: Museum.ru | |
Нигезләү датасы | 1999 |
Урын | 420012 Казан, Щапов урамы, 20 |
Директор | Гөлүсә Әсфәндиярова |
Сайт | https://nkc-kazan.ru/urmanche |
Бакый Урманче музее Викиҗыентыкта |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Бакый Урманче скульптурасы. |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Бакый Урманче картиналары. |
Тарих
үзгәртү- Төп мәкалә: Бакый Урманче
Музей 1999 елда Татарстан Министрлар кабинеты карары буенча[1], Казанда Щапов урамында XIX гасыр ахырында төзелгән ике катлы кызыл кирпеч йортта татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстан АССР (1960) һәм РСФСР (1982) халык рәссамы, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967) Бакый Идрис улы Урманче (1897—1990) истәлеген мәңгеләштерү максатында ачылган.
Тасвирлама
үзгәртүМузей мемориаль комплексны һәм сәнгать күргәзмәсен берләштерә. Б. Урманче сынлы сәнгатьтә, театр-декорация сәнгатендә, шигърияттә, публицистика һәм педагогикада зур мирас калдырган шәхес. Музейда Бакый Урманченың 70 тән артык әсәре куелган.
«Б. Урманченың тормышы һәм иҗаты» экспозициясенә сынлы сәнгать, скульптура һәм графика әсәрләре кергән. Сынлы сәнгать әсәрләре: «Татарстан» триптихы, «Сабан туе» картинасы, «Шүрәле» поэмасы мотивлары буенча график эшләр һ. б. Татар мәдәнияте әһелләренең — Фатих Әмирхан, Нәкый Исәнбәт, Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич, Каюм Насыйри, Дәрдмәнд, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани һ. б. — гипс һәм мәрмәрдән эшләнгән образлары (бюстлары) урын алган.
Музей экспозициясендә рәссамның шәхси әйберләре белән мемориаль почмак булдырылган.
Музейда, экскурсияләрдән тыш, әдәби-музыкаль кичәләр («академияләр»), тематик кичәләр, шәһәр һәм республиканың күренекле шәхесләре (рәссамнар, шагыйрьләр, музыкантлар) белән очрашулар уздырыла.
Музей, ял көне булган дүшәмбедән кала, һәр көнне 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр ачык. Керү түләүле.
Кызыклы факт
үзгәртүБуа районы Күл Черкене (Черки-Гришино) авылында 2012 елның февралендә Б. Урманченың музей-йорты (Буа туган якны өйрәнү музее филиалы) ачылган[2].
Фотогалерея
үзгәртү-
«Флора Әхмәтова портреты»
-
«Ага базар. Болгар шәһәренең бистәсе». 1970
-
«Габдулла Тукай». Түбән Кама
Әдәбият
үзгәртү- М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5
- Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: «Фән», 2005. ISBN 5-9690-0031-0
Сылтамалар
үзгәртү- Баки Урманче музее. 2019 елның 18 июнь көнендә архивланган. «Казан» ММҮ сайты
- Музей Баки Урманче на портале «Музеи России»
- Баки Урманчега багышланган сайт 2018 елның 5 октябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сайт «Музей Б. Урманче». 2018 елның 28 октябрь көнендә архивланган. Татарстан Милли китапханәсе
- ↑ Б. Урманче музей-йорты (Буа туган якны өйрәнү музее филиалы), archived from the original on 2018-11-09, retrieved 2018-10-24
Казанның истәлекле урыннары | ||