Буа районы

Татарстан (РФ) районы

Буа районы (рус. Буинский район, чуаш. Пӑва районӗ) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Ул төбәкнең көньяк-көнбатышында урнашкан. Район территориясе 30 авыл һәм 1 шәһәр җирлегенә берләштерелгән 98 торак пунктны үз эченә ала. 2020 ел башына халык саны 41 587 кеше тәшкил итә.[2]. По состоянию на начало 2020 года численность населения составляет 41 587 человек[3]

Буа районы
Flag of Buinsky rayon (Tatarstan).png
Байрак
Buinsk.png
Герб
Башкала Буа
Халык исәбе 42 341 (2019) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 10 август 1930
Вакыт зонасы Мәскәү вакыты, UTC+03:00
География
АТБ Татарстан
Мәйдан 1,543 квадрат километр
Координатлар 55°N 48.25°E Edit this on Wikidata


Административ үзәге - Буа шәһәре. Соңрак шәһәр булган авыл 1703 елдан бирле билгеле.[4]

ГеографияҮзгәртү

Районның мәйданы 1543,6 км2 тәшкил итә. Рельефы 150-200 метр биеклектәге калкулыклы тигезлектән гыйбарәт. Иң зур елга — Зөя, урман-дала зонасы чигендә урнашкан. Аның кушылдыклары — Карлы, Бола, Чынлы. Урманнар 9681 гектар җир били. Климат уртача-континенталь, ул терлекчелек һәм игенчелек өчен уңай шартлар тудыра. Буа районы территориясендә 125 археология һәйкәле урнашкан.[5]

ЧиктәшлекҮзгәртү

Як Район
Төньяк Апас районы
Көнбатыш Чуашстан
Көнчыгыш Тәтеш районы
Көньяк Сембер өлкәсе
Көньяк-көнбатыш Чүпрәле районы

Герб һәм флагҮзгәртү

Район гербы һәм флагы Буа район советының 2006 елның 27 июнендә кабул ителгән карары белән расланган. Ясау белән Татарстан Республикасы президенты каршындагы Геральдика советы белән берлектә Россия геральдистлар берлеге шөгыльләньгән. Буа районы территориясе күп гасырлар дәвамында төбәкне күчмә халыклар яуларыннан саклаган — бу гербта тешле сызык белән күрсәтелгән.[6] Башаклар - авыл хуҗалыгын, яшел кыр - бай табигатне, сәламәтлек һәм тормыш үсешен чагылдыралар. Алтын төс бай уңыш, муллык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы булып тора. Кояш районның чик буе торышын һәм аның республиканың көньяк-көнбатышында урнашуын ассызыклый. Төргәк Буа җиренең бай тарихына, күренекле җирле язучыларның, шагыйрьләрнең, рәссамнарның һәм сәясәтчеләрнең бай тарихына ишарәли. Көмеш төс чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы булып тора. Зәңгәр төс җирле халыкның абруен һәм рухын чагылдыра.[7][8]

Буа районы флагы герб нигезендә эшләнгән. Киңлеге 2:3 булган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт, ул ак сызык буенча яшел һәм зәңгәр полосаларга бүленгән. Өске өлешендә кояш чыгуы, аскы өлешендә — төргәк һәм башак сурәтләнгән.[9]

ТарихҮзгәртү

Хәзерге Буа районы территориясендә беренче тораклыклар таш гасырда, якынча б.э.к. X — VIII-VI меңъеллыкларда элек барлыкка килгән. Урта гасырларда биредә сөрүлек белән шөгыльләнүче имәнкискә культурасы йөртүчеләре яшәгән. Идел буе Болгары чорында бу өлкәдә берничә дистә тораклык була.[10]

Район үзәге - Буа шәһәре. Аның урынында беренче тораклыклар XVII гасыр урталарына таба барлыкка килә. 1780 елның 15 сентябрендә Архангельск авылына, императрица Екатерина II указы нигезендә, шәһәр статусы бирелә.[11]

Район территориясе 1921 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязенә, 1920-1930 елларда Татарстан АССРның Буа кантонына керә. Район мөстәкыйль берәмлек буларак, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты Президиумы карары белән 1930 елның 10 августында оештырыла. 1959 елда территориягә юкка чыгарылган Чынлы районының бер өлеше, 1963 елның 1 февралендә — Чүпрәле, Кайбыч һәм Апас районнарының бер өлеше кушыла, кантонның гомуми мәйданы 4123 км2 тәшкил итә. Чүпрәле районы 1966 елда чыгарыла. Буа районы 2005 елның 31 гыйнварындагы 17-ТРЗ номерлы төбәк законы белән оеша.[12][13]

1998-2007 елларда районны Садретдинов Әгъләм Кыям улы, 2007 елдан 2013 елга кадәр Әбүзәров Рафаэль Хаҗи улы җитәкләгәннәр.[14][15] 2013 елда муниципаль район башлыгы вазифасына Айзетуллов Азат Касыйм улы сайлана,[16] ул бу вазифаны 2017 елга кадәр башкара. Аны Җәббаров Марат Азат улы алыштыра һәм 2020 елның сентябрендә җитәкче урынын Камартдинов Ранис Рафис улы ала.[17]

ХалыкҮзгәртү

Шәһәр шартларында (Буа шәһәре) район халкының 48,22% ы яши. Районда, нигездә, татарлар, 20% — чуашлар, 13 % — руслар яши.

1959[18] 1970[19] 1979[20] 1989[21] 2002[22] 2010[23]
62 970 65 537 58 026 46 664 27 800 25 101

Милли составҮзгәртү

Милләт 1970[24] 1979[24] 1989[24] 2002[25] 2010[26][27]
татарлар 57,7% 60,4% 62,3% 61,5% 65,9%
руслар 17,2% 14,9% 15,0% 18,8% 13,3%
чуашлар 21,9% 19,1% 19,9%

Район җирлегендә туган күренекле кешеләрҮзгәртү

Муниципаль-территориаль бүленешеҮзгәртү

Буа муниципаль районында 98 авыл бар, алар 1 шәһәр һәм 30 авыл җирлекләренә берләштерелгән.[28]

Муниципаль берәмлекАдмин.
үзәк
Торак
пунктлар
саны
Халык саныМәйданы,
км²
1e-06 Шәһәр җирлеге
1Буа шәһәре Буа 1 20 854[29]
1.000002 Авыл җирлекләре
2 Адав-Толымбай авыл җирлеге Адав-Толымбай 3 866[29]
3 Аксу авыл җирлеге Аксу 1 579[29]
4 Әлши авыл җирлеге Әлши 3 1140[29]
5 Алших авыл җирлеге Алших 4 1336[29]
6 Бик-Үти авыл җирлеге Бик-Үти 2 378[29]
7 Зур Фролово авыл җирлеге Зур Фролово 2 713[29]
8 Боерган авыл җирлеге Боерган 3 836[29]
9 Югары Лашчы авыл җирлеге Югары Лашчы 4 663[29]
10 Исәк авыл җирлеге Исәк 3 475[29]
11 Кайбыч авыл җирлеге Кайбыч 3 719[29]
12 Кыят авыл җирлеге Кыят 7 967[29]
13 Күшке авыл җирлеге Күшке 4 641[29]
14 Шәмәк авыл җирлеге Шәмәк 4 648[29]
15 Татар Буасы авыл җирлеге Татар Буасы 1 668[29]
16 Карлы авыл җирлеге Карлы 1 779[29]
17 Мөкрәле авыл җирлеге Мөкрәле 5 728[29]
18 Түбән Наратбаш авыл җирлеге Түбән Наратбаш 3 1333[29]
19 Яңа Тинчәле авыл җирлеге Яңа Тинчәле 2 880[29]
20 Яңа Чәчкап авыл җирлеге Яңа Чәчкап 4 849[29]
21 Норлат авыл җирлеге Норлат 1 190[29]
22 Ырынгы авыл җирлеге Ырынгы 2 1329[29]
23 Кырык-Садак авыл җирлеге Кырык-Садак 4 604[29]
24 Иске Суыксу авыл җирлеге Иске Суыксу 3 1379[29]
25 Иске Тинчәле авыл җирлеге Иске Тинчәле 4 722[29]
26 Тимбай авыл җирлеге Ташкичү 2 533[29]
27 Күл Черкене авыл җирлеге Күл Черкене 4 893[29]
28 Килдураз авыл җирлеге Килдураз 7 923[29]
29 Чуаш Киштәге авыл җирлеге Чуаш Киштәге 3 644[29]
30 Янтуган авыл җирлеге Янтуган 2 802[29]
31 Яшевка авыл җирлеге Яшевка 5 196[29]

ИкътисадыҮзгәртү

СәнәгатьҮзгәртү

Район территориясендә «Шикәр заводы», «Татспиртпром»ның Буа филиалы, «Әхмәт электромеханика заводы», «Буа машина төзелеше заводы», «Татарстан-сөте» филиалы, Буа май-сыр комбинаты, «Вираж», «Буа хуҗалыкара төзелеш оешмасы», «Буа ПМК-6», «Гидросервис», «Буа газы» кебек сәнәгать предприятиеләре урнашкан. Районның күпчелек эре предприятиеләре азык-төлек сәнәгатенә карый. Сәнәгать предприятиеләренең күбесе административ үзәктә һәм Лашчы тимер юл разъезды бистәсендә урнашкан. 2020 елның беренче яртысында 3,7 млрд. сумлык товар читкә җибәрелгән. Чагыштыру өчен, 2013 ел дәвамында сумма 3,3 млрд. сум тәшкил иткән.[30][31]

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Район Татарстанның Идел алды табигый-икътисади зонасына керә, республиканың иң яхшы аграр районнары өчлегенә керә. Буа районында терлекчелек, чөгендерчелек, ашлык җитештерү һәм дуңгызчылык үсеш алган.[32][33] Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 119,3 мең га тәшкил итә, шуның 96,5 мең га — сөрүлек җирләре. Игелә торган төп культуралар - сабан һәм көзге бодай, арыш, арпа, борчак, шикәр чөгендере. Территориядә 5 агрофирма, 70 фермер хуҗалыгы, 8 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, бер ачык акционерлык җәмгыяте һәм бер җитештерү-авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында «Чернов исемендәге», «Нива», «Дружба», «Авангард», «Вамин-Буа», «Коммуна», «Бола», «Тинчәле», «Рунга», «Буа», «Чураково», «Чиркен», «Кыят» ширкәтләре бар.[34][35] 2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 1,4 млрд. сум тәшкил иткән, ә 2013 елда бу күрсәткеч 3,2 млрд. сум тәшкил иткән.[31]

Инвестицион потенциалҮзгәртү

2010 елдан 2020 елга кадәр минималь куллану бюджетына айлык уртача хезмәт хакы чагыштырмасы 1,92 дән 2,2 тапкыр арткан. Эшсезлек дәрәҗәсе 2013 елдан 2020 елга кадәр 0,66% тан 1,74% ка кадәр арткан. Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты бәяләве буенча, 2020 елның гыйнвар-июнь айларында төп капиталга инвестицияләр 978 118 мең сум тәшкил иткән, ягъни Татарстанда инвестицияләрнең гомуми күләменнән 0,5%. Инвестицияләр юнәлеше буенча авыл хуҗалыгы, ау һәм балык тоту үсеше алда бара (186 млн. сум).[36]

Республика Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хисапына караганда, 2019 елда 472 млн. сум инвестиция җәлеп ителгән (бюджет акчаларыннан һәм кече эшмәкәрлек субъектлары керемнәреннән тыш), 2018 елда-371 млн.[36][37]

ТранспортҮзгәртү

Буа Казаннан 137 км ераклыкта урнашкан. Район территориясе буйлап «УльяновскЗөя» тимер юл линиясе, «Казан — Ульяновск», «Буа — Тәтеш», «Буа — Ялчык» автомобиль юллары уза.[38]

ЭкологияҮзгәртү

Аеруча саклана торган территорияләрнең мәйданы 1688 га тәшкил итә, шуларның 1509 га «Зөя буйлары» тыюлыгына туры килә. Декабрист В.П Ивашев исемендәге туган якны өйрәнү паркы, Зур Тельца елгасы үзәнендәге «Яңа Тинчәле байбак колониясе» һәм Карлы елгасы үзәнендәге «Үти байбак колониясе» район табигать һәйкәлләре булып тора.[38][10]

Социаль өлкәҮзгәртү

Районда 42 гомуми белем бирү учреждениесе, 3 һөнәри училище, 42 балалар бакчасы һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Спорт инфраструктурасын 1500 урынга исәпләнгән стадион, «Арктика» боз сарае, спортзаллар, укчылар тирлары, «Дельфин» спорт комплексы, «Арктика», «Батыр» һәм «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре тәкъдим итә. Мәдәният өлкәсендә район мәдәният йорты, Буа дәүләт драма театры, 54 клуб, 36 китапханә, 3 музей, 15 мәктәп яны музее эшли. 1919 елдан «Байрак» район газетасы рус һәм татар телләрендә, 1962 елдан «Ялав» чуаш телендә дубляжы чыга. 2000 елда «Буа дулкыннары» җирле телерадиокомпаниясе ачыла.[34]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Марат Азат улы Җаббаров Буа районы башлыгы итеп билгеләнде. Реальное время
  2. Буинский район: древние курганы, родина соратника Мао, знаменитый драмтеатр. Реальное Время (2018-05-27). 2020-11-15 тикшерелде.
  3. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2020 года. Статистический бюллетень (PDF). Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). 2020-11-07 тикшерелде.
  4. Поспелов, 2003
  5. Буинский район. Татцентр.ру (2020). 2020-11-13 тикшерелде.
  6. Буинский район. Справка. Tatarica. Татарская энциклопедия (2020). 2020-11-22 тикшерелде.
  7. Буинский муниципальный район. Официальный Татарстан (2020). 2020-11-20 тикшерелде.
  8. Герб Буинского района. Геральдика.ру (2007-04-18). 2020-11-13 тикшерелде.
  9. Флаг Буинского района. Геральдика.ру (2007). 2020-11-22 тикшерелде.
  10. 10,0 10,1 Абзалов, 2010
  11. Буинск. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ (2015). 2020-11-13 тикшерелде.
  12. Валеев, 2014
  13. Лев Жаржевский (2017-03-17). Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам. Интернет-газета «Реальное время». 2020-11-22 тикшерелде.
  14. Руководители Республики Татарстан. Государственный комитет РТ по архивному делу (2020). 2020-11-22 тикшерелде.
  15. Азат Айзетуллов избран главой Буинского муниципального района РТ. ТатЦентр (2013-04-19). 2020-11-23 тикшерелде.
  16. Зама Марата Ахметова и сына главы татарстанского Росреестра отправят поднимать Буинск. Реальное Время (2017-06-07). 2020-11-23 тикшерелде.
  17. В Буинском районе избрали главу района и его заместителя. Татар-Информ (2020-09-2020). 2020-11-23 тикшерелде.
  18. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  19. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
  20. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
  21. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
  22. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
  23. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
  24. 24,0 24,1 24,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  25. 2002 ел сан алу базасы
  26. Всероссийская перепись населения 2010 года. Национальный состав населения Республики Татарстан. әлеге чыганактан 2012-11-21 архивланды. 2020-01-17 тикшерелде.
  27. http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%BD%D0%B0%D1%86%20%D1%81%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%B2.pdf
  28. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 17-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Буинский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе»
  29. 29,00 29,01 29,02 29,03 29,04 29,05 29,06 29,07 29,08 29,09 29,10 29,11 29,12 29,13 29,14 29,15 29,16 29,17 29,18 29,19 29,20 29,21 29,22 29,23 29,24 29,25 29,26 29,27 29,28 29,29 29,30 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелде.
  30. Буинский район. Инвестиционный портал Республики Татарстан (2019-06-09). 2020-11-13 тикшерелде.
  31. 31,0 31,1 Рейтинг муниципальных образований. Министерство экономики Республики Татарстан (2020). 2020-11-15 тикшерелде.
  32. Сафиуллин Н. А., Файзрахманов Д. И., Савушкина Л. Н. и другие. Состояние и факторы эффективности размещения сельскохозяйственного производства в Буинском районе РТ : сборник статей. — С. 742—745.
  33. Буинск. Tatarica. Татарская энциклопедия (2020). 2020-11-15 тикшерелде.
  34. 34,0 34,1 Салихов, 2014
  35. История Буинского района и города Буинска. Буинский муниципальный район (2017). 2020-11-15 тикшерелде.
  36. 36,0 36,1 Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). 2020-11-07 тикшерелде.
  37. Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). 2020-11-07 тикшерелде.
  38. 38,0 38,1 Буинский район. Tatarica. Татарская энциклопедия (2020). 2020-11-15 тикшерелде.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Агеева Р. А., Александров Ю. Н., Бондарук Г. П. и др. Улицы Москвы. Старые и новые названия. Топонимический словарь-справочник / Поспелов Е.М. — М.: Издательский центр «Наука, техника, образование», 2003. — 336 с. — ISBN 9785041013790.
  • Абзалов Л. Ф., Ахметов М. С., Ахметзянов М. И., и другие. Буинская энциклопедия. — Казань: Татмедиа, 2010. — 391 с. — ISBN 9785852474285.
  • Бушуев А. С., Салихов Р. Р. Историко-культурный атлас Буинского района Республики Татарстан / Салихов Р. Р.. — Казань: «Фолиант», 2014. — 100 с.
  • Валеев Р. М., Шайдуллин Р. В., Хабибуллин М. З. и другие. История России и Татарстана: итоги и перспективы энциклопедических исследований. — Казань: «Фолиант», 2014. — 524 с. — ISBN 978-5-905576-41-6.

СылтамаларҮзгәртү