Төп менюны ачу

Илһам Байтирәк, Илһам Илгиз улы Байтирәк (1967 елның 6 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Черки-Килдураз) — композитор, симфоник, камера, вокал, балалар өчен язылган әсәрләр авторы. РФ һәм Татарстан композиторлар берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2017).

Илһам Байтирәк
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Илһам Илгиз улы Байтирәк

Туу көне

16 июль 1967(1967-07-16) (52 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Черки-Килдураз

Эшчәнлек еллары

1987 — х. в.

Һөнәрләр

композитор

Кораллар

фортепиано

Жанрлар

симфоник, камера, вокал, балалар өчен әсәрләр

Бүләкләр

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1967 елның 6 июлендә Татарстан АССР Буа районы Черки-Килдураз авылында туган. Әтисе Илгиз Камил улы, табиб, чыгышы белән Әгерҗедән. Әнисе Гөлимә Мөсәвир кызы, укытучы. Туганнары: энесе Илдар, сеңлесе Дилбәр. Әтисе Казан медицина институтына аспирантурага кергәч, гаилә Казанга күченә. Фортепиано классы буенча Казанның 5нче музыка мәктәбен (1983, укытучылары Флера Мөсәвир кызы Беляева, Лоренс Иван улы Блинов), теория буенча И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсен (1987), «композиция» белгечлеге буенча Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (1993, икесендә дә укытучысы профессор Шамил Камил улы Шәрифуллин) тәмамлаган.

19952008 елларда Татарстан китап нәшриятында музыка мөхәррире.

20012006 елларда Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы укытучысы.

ИҗатыҮзгәртү

«Беренче адымнар» дигән беренче әсәрен ун яшьтә иҗат иткән. Студент елларында иҗат иткән «Мәче һәм чыпчык», «Колын», «Хыял», «Ария» пьесаларында татар милли аһәңе төсмерләре ярылып ята. Балалар өчен язылган беренче әсәре — татар шагыйрьләренең әсәрләреннән төзелгән «Безне хыял чакыра» исемле хор өчен цикл. Музыка мәктәпләрендә, музыка укуханәләрендә укучылар өчен язылган, барлыгы 54 пьесаны эченә алган «Фортепиано өчен балалар пьесалары» (ТКН, 2017) дәреслеге авторы[1].

 
Фортепиано өчен балалар пьесалары (ТКН, 2017)

2009 елдан «Рус һәм татар музыка җәүһәрләре» халыкара концертларында, 2013 елдан «Азия-Аурупа» музыка фестивале концертларында катнаша. Н. Җиһанов, А. Ключарев, Х. Вәлиуллин, Ә. Бакиров, З. Хәбибуллин, Ф. Әхмәтов, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, Ф. Яруллин һ. б. татар композиторларының әсәрләренә яңа аранжировкалар ясый[2].

2017 елда Сидней симфоник оркестры (Австралия) Мельбурнда һәм Яңа Зеландиядә И. Байтирәкнең өч кларнет өчен «Өч җыр» әсәрен башкара[3].

Җырларын Эмиль Җәләлетдинов, Лидия Әхмәтова, Разия Үзбәкова, Флюра Байтирәк һ. б. җырчылар башкара.

ӘсәрләреҮзгәртү

  • Ике симфония
  • «Сәрвиназ» балеты
  • «Язгы Кырлый» (1995), «Гөлнара», «Дала» симфоник поэмалары
  • Валторна һәм оркестр өчен концерт
  • Виолончель һәм оркестр өчен концерт (2017) — Донбасс вакыйгаларына багышлана
  • Кантата
  • «Татарстан» увертюрасы
  • Муса Җәлил шигырьләреннән төзелгән «Бәхетле минутлар» вокал-симфоник циклы
  • Равил Рахмани сүзләренә төзелгән «Безнең мәхәббәт» вокал-симфоник циклы
  • Җырлар һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

Кызыклы фактҮзгәртү

Әхмәтсафа әфәнде — әйбәт язучы үзе,
Каләме — милләткә файда, язганы — Хак көзгесе.
Фамилиясе Байтирәк, аның кебекләр сирәк,
Мондый кешеләр кайда? Безнең милләткә кирәк.
Габдулла Тукай

Илһам Байтирәкнең ерак бабасы (әтисе Илгизнең бабасы) Әхмәтсафа Уральск мәдрәсәсендә Габдулла Тукай белән бергә укыган. Тукай аңа багышлап шаян шигырь дә язган. Әхмәтсафаның улы Камил генерал-кавалерист, Шуралар хакимияте чорында Бохарада басмачыларга каршы көрәштә катнаша. Соңрак репрессиягә эләгә, атып үтерелүдән аны Тукайның нәкъ шул шигыре саклап кала. Камил Әхмәтсафа улы Бөек Ватан сугышында рядовой булып катнаша, 1945 елның 5 маенда өлкән сержант дәрәҗәсендә[4] һәлак була.

ГаиләсеҮзгәртү

Хатыны Флюра (Хәсәншина), җырчы, «Пайтәхет» ВИА солисты, соңрак мәктәптә музыка укытучысы. Кызлары Сәрвиназ, кием дизайнеры.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Сөмбел Таишева. Тыйнак талант Ул да кайчак зурга өметләнә. «Гаилә һәм мәктәп», 2019 ел, март, 2-5нче бит.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Илһам Байтирәк. Мой мир(рус.)
  2. Альмира Касьянова. Предназначено быть композитором. «Музыка России» (независимая газета)(рус.)
  3. РФ композиторлар берлеге сайты(рус.)
  4. https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=69156173&p=21