Шамил Мостаев
Шамил Мостаев (Шамил Әсгать улы Мостаев) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе (1986-1990).
Шамил Мостаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Шамил Әсгать улы Мостаев |
Туган | 17 май 1929 Татарстан, Буа районы Норлат авылы |
Үлгән | 1 декабрь 2012 (83 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Маяковски урамы, 3[d][1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Шамил Мостаев | |
---|---|
ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе | |
Вазыйфада 1986 ел – 1990 ел | |
Аңа кадәр | Әнвәр Баһаветдинов |
Дәвамчысы | Минтимер Шәймиев |
Туган | 17 май 1929 Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 1 декабрь 2012 (83 яшь) Казан, Россия |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1929 елның 17 маенда ТАССР Буа районы Норлат авылында туган. Буада ветеринария техникумын (1946), Казанда югары фирка мәктәбен (1959), Казан финанс-икътисад институтын (1964) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1942-1943 ТАССР Буа районы «Марс» күмәк хуҗалыгы эшчесе.
- 1946-1948 ТАССР Ютазы районы Бәйрәкә зооветеринария врачы бүлекчәсе ветеринария технигы.
- 1948-1949 ТАССР Буа районы «Марс» күмәк хуҗалыгы ветеринария фельдшеры.
- 1949-1951, 1953 ВЛКСМ Буа райкомы бүлек мөдире, 1953 икенче сәркатип.
- 1951-1953 хәрби хезмәттә.
- 1954-1955 КПСС Буа райкомы инструкторы.
- 1959-1964 КПСС өлкә комитеты инструкторы.
- 1964-1965 ТАССР Апас колхоз-совхоз сәнәгать идарәсе фирка комитеты сәркатибе.
- 1965-1969 КПСС Апас райкомы беренче сәркатибе.
- 1969-1984 ТАССР финанс министры.
- 1984-1986 ТАССР һөнәри берлекләр өлкә шурасы рәисе.
- 1986-1990 ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүТатарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
үзгәртү- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- «Республика Татарстан», 04.12.2012 2014 елның 29 июль көнендә архивланган.