Ветеринария (лат. veterinus хайваннарга нисбәтле) — хайван авыруларын, авыруларны кисәтү һәм дәвалау ысулларын, хайваннарның продуктлылыгын күтәрү һәм кешеләрне хайваннарга һәм кешеләргә хас авырулардан саклау мәсьәләләрен өйрәнә торган фәннәр системасы.

Ветеринария
Сурәт
Симптомнар болезнь животных[d]
MCC коды 0742
 Ветеринария Викиҗыентыкта

«Ветеринария » терминыннан еш кына хайваннарның сәламәтлек дәрәҗәсен саклау һәм күтәрү, кешеләрне хайваннарга һәм кешеләргә хас авырулардан саклау максатын күздә тоткан дәүләт һәм иҗтимагый чаралар комплексы аңлашыла; асылда исә, практик чараларның бу комплексы ветеринария эшен тәшкил итә.

«Ветеринария» термины (veterinarius) беренче тапкыр Рим язучысы һәм агрономы Колумелланың «Авыл хуҗалыгы турында» трактатында (б.э.ның I гасыры) очрый. Рус чыганакларында «Ветеринария » терминының барлыкка килүе XVIII гасырга туры килә.

Ветеринария борынгы заманнарда ук кеше ихтыяҗыннан барлыкка килгән. Үзенең тарихи үсешендә ул катлаулы белем туплау һәм камилләштерү юлын үткән. Фәннәр системасы буларак, ветеринария түбәндәгеләрне берләштерә: анатомия (нормаль һәм патологик), физиология (нормаль һәм патологик), гистология, микробиология, паразитология, вирусология, клиник диагностика, а.х. хайваннарында эчке авыруларның шәхси патологиясе һәм терапиясе, фармакология, токсикология, хирургия, акушерлык (ясалма орлыкландыру белән бергә), зоогигиена, эпизоотология, ветеринария-санитария экспертизасы, суд ветеринариясе һ.б.

Табигать белеменең бер өлеше буларак, ветеринария физика, химия һәм биология методларыннан һәм положениеләреннән файдалана. Техника ветеринарияне аппаратура һәм техник чаралар белән коралландыра, фәнни тикшеренүләрне тирәнәйтүгә, хайван авыруларын танып белү ысулларын яхшыртуга булышлык итә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.