Апас
Апас шәһәр тибындагы поселогы - Татарстан Республикасының Апас районы үзәге. Казаннан 109 чакрым ераклыкта, Казан-Сембер автомобиль юлында, Каратун тимер юл станциясеннән 11 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда ике мәчет, урта мәктәп, профессиональ-техник училище бар.
Апас | |
Илтамга | |
Рәсми исем | Апас |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Апас районы һәм Апас шәһәр тибындагы поселогы шәһәр җирлеге[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Апас шәһәр тибындагы поселогы шәһәр җирлеге[1] |
Халык саны | 5119 (2021)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 90 метр |
Почта индексы | 422350 |
Җирле телефон коды | 84376 |
Тарих
үзгәртүБеренче булып Апаска нигез салучы кеше Габбас исемле була. Тора-бара авыл исеме дә Апас булып кала.
Авыл атамасы тарихи чыганаклара искә алына. Д.А.Корсаков бастырган белешмәдә Апас авылында 163 йомышлы татар, 2 керәшен татары яшәгәнлеге әйтелә. Авыл Табар суы буена утырган. Шунда ук Кече Елан, Апас атамасы теркәлгән һәм анда 5 йомышлы татар яшәгәнлеге әйтелгән. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, исемсез күл янына утырган Апас авылының 177 хуҗалыгында ислам динендәге 492 ир-ат һәм 466 хатын-кыз яшәгән, мәчет эшләгән. 1898 елгы белешмәдә Апас авылында, Колсәет поселогы белән бергә, татарлар яши дип искә алына. К.П.Берстель белешмәсеннән Апаста 1812 татар кешесе көн иткәнлеге күренә.
Халык риваятьләренә караганда, Апас элек тау итәгендә, хәзерге урыныннан биш чакрым ераклыкта, Зөя елгасы янындагы Авыл күле янында нигезләнгән була.Авыл янында гына кара урман үскән. Бу урманда качкыннар да яшәгән, дип сөйлиләр. Яз көне Зөя елгасы ташып су басканга, халык хәзерге урынга, Табар елгасы буена килеп утыра. Беренче булып Апаска нигез салучы кеше Габбас исемле була. Тора-бара авыл исеме Апас булып кала.
1920 елга кадәр Казан губернасы Тәтеш өязе Ильинск-Шонгут волостенә керә. 1920 елдан соң ТАССРның башта Тәтеш кантонына, соңрак Буа кантонына керә. 1930 елның 10 августыннан - Апас районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән - Тәтеш районына керә. 1964 елның 4 мартынан соң тагын Апас районы үзәге булып тора.
География
үзгәртүАвыл уртасыннан бормаланып Табар елгасы ага. Моннан башка Апас күле янында Каз күле, Озын күл, Кәкре күл, Зеркальный сазы, Торналар сазы һәм башка сулыклар очрый.
Халык
үзгәртү1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
---|---|---|---|---|---|
2 002 | 2 363 | 2 917 | 3 903 | 4 566 | 5 088 |
Милли состав (2002): татарлар — 94,2%, руслар — 2,4%, чуашлар — 1,6%.[9]
Икътисад
үзгәртүАпас авылы халкының күбесе элеккеге заманнардан ук кәсепле булган, үзләре эшләгән әйберләрне базарда сатканнар. Бу якларга гына хас чүлмәкләр, орчыклар, каба ясау һәм кирпеч сугу шөгыльләре бар. Кирпечләрне аерым йортларда сукканнар. Халык тагын матур итеп һәм бизәкләп сыбызгылар һәм курайлар ясаган. Элек Апаста базар үткәрелгән, ә базарның иң данлыклысы Каратун булган. Хәзерге вакытта кирпеч заводы, икмәк заводы эшли.
Атаклы кешеләр
үзгәртү- Садри Җәлал, прозаик
- Илдус Габдрахманов, артист.
- Җамал Вәлиди, әдәбият тарихчысы һәм тел галиме.
- Айвенго Галиев (1937), техник фәннәр докторы (1990), профессор (1992).
Мәдәният
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- terrus.ru — база данных России 2009 елның 10 июнь көнендә архивланган. (рус.)
- Почтовые индексы Татарстана 2013 елның 20 май көнендә архивланган.(рус.)
- ОКАТО 2012 елның 5 март көнендә архивланган.(рус.)
- Фирдәүс Гарипова. Рухи башкалабыз. — Казан: Мәгариф, 2005. — Б. 247. — 22 нче б. — ISBN 5-7761-1411-X.
- Коллектив, баш ред. М.Х.Хәсәнов. Татарстан Республикасының торак пунктлары = Населенные пункты Республики Татарстан. — Казан: Татарская Энциклопедия, 1997. — Б. 390. — 56 б.
Сылтамалар
үзгәртү- Районның рәсми сайтыннан бер сәхифә(үле сылтама)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Перепись 1959 года, archived from the original on 2012-02-19, retrieved 2013-10-07
- ↑ Перепись 1970 года, archived from the original on 2012-02-03, retrieved 2013-10-07
- ↑ Перепись 1979 года, archived from the original on 2012-02-03, retrieved 2013-10-07
- ↑ Перепись 1989 года
- ↑ Перепись 2002 года, archived from the original on 2018-07-08, retrieved 2013-10-07
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-10-07
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-10-07