Айвенго Галиев
Айвенго Галиев, Айвенго Һадый (Гадый) улы Галиев (1937 елның 2 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Апас) ― техник фәннәр докторы (1990), профессор (1992), Россия космонавтикасы академиясе академигы, фән һәм техника өлкәсендә СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты (1987), Мәскәү авиация институты һәм Мәскәү дәүләт индустриаль университетның профессоры [1].
Айвенго Галиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Айвенго Һадый улы Галиев |
Туган | 2 декабрь 1937 (86 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Апас |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | космонавтика өлкәсендә белгеч |
Җефет | Валентина |
Балалар | кызы Елена |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1937 елның 2 декабрендә Апаста туган. Әтисе Һадый Гали улы Галиев (1908―1989) Апас мәктәбендә укытучы, директор булган. Әнисе ― китапханәче. Бертуганнары: Ринат, Аэлита, Элеонора, Марат. Әтисенең партия-хуҗалык эшчәнлегенә бәйле (Мөслим (1943 ―1947), Баулы (1947―1952), Зәй (1952―1955) районнары җитәкчесе (район башкарма комитеты рәисе, КПСС райкомының беренче сәркатибе), Татарстан АССР Югары шурасы президиумы сәркатибе (1955―1967)), Мөслимгә, Баулыга, Зәйгә, соңыннан Казанга күчәләр.
Казаңда урта мәктәпне (көмеш медальгә) һәм «инженер-механик (двигатель төзелеше)» белгечлеге буенча Казан авиация институтын (1961), Мәскәү авиация институты аспирантурасын (1974, читтән торып) тәмамлаган.
1961 елдан Мәскәү өлкәсенең Пересвет штб (2000 елдан шәһәр) яши һәм эшли.
Хезмәт юлы
үзгәртү1961 елның апреленнән ― «Ракета-галәми сәнәгатьнең фәнни-сынау үзәге» федераль казна предприятиесендә (рус. ФКП «НИЦ РКП», Мәскәү өлкәсе, Пересвет): инженер, өлкән инженер, стенд башлыгы, лаборатория башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары, баш фәнни хезмәткәр. Галәми программалардан беренче актив катнашкан программасы – 1962―1965 елларда башкарылган Ерак Көнчыгышка һәм Себергә телетапшырулар булдыру өчен спутниклар ясау [1].
1982 елдан – доцент, Мәскәү авиация институтының (илкүләм тикшеренү университеты) «Ракета-галәми системаларның эксплуатацияләре белән идарә итү» аэрогаләми факультеты профессоры[2].
2000 елдан ― Мәскәү дәүләт индустриаль университетының Сергиев Посад филиалы профессоры.
Гыйльми кызыксынулар өлкәсе
үзгәртү- Ракета двигательләренең куркынычсызлыгын сынау;
- Ракета-космик системаларның экологиясен сынау;
- Водород технологияләренең куркынычсызлыгы;
- Сыек ягулыклы двигательләрнең ягулык камерасы материалларының ныклыгын сынау
- Марска очу өчен водородтагы перспектив двигательләрнең туклану системаларын тикшерү һ. б.
15 елдан артык «Альтернатив энергетика һәм экология» (Альтернативная энергетика и экология) халыкара фәнни журналында эшли[3].
Мәкаләләр һәм уйлап табуларның гомуми саны: 160 тан артык, шул исәптән 43 уйлап табу.
Төп фәнни хезмәтләре
үзгәртүТөп фәнни хезмәтләре |
---|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1978 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале (СССР)
- 1983 ― Фән һәм техника өлкәсендә СССР Министрлар Советы премиясе ― сынауларның фәнни-методик нигезләрен эшләгән һәм яңа материалларны эшкәртү өчен стенд булдырган өчен [4]
- К. Э. Циолковский һәм Н. А. Пилюгин исемендәге Россия космонавтика Федерациясе медальләре
- «Ю. А. Гагаринның очуына 50 ел» юбилей медале
- М. В. Ломоносов исемендәге орден
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Валентина ― педагог, «Гармония» балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Кызы Елена, Мәскәү авиация институтын һәм Мәскәү технологияләр һәм идарә итү дәүләт университетын тәмамлаган, Мәскәүдә эшли. Оныгы Антон, Мәскәү авиация институтын тәмамлап, аспирантурада укый.
Әдәбият
үзгәртү- Флүр Баһаутдинов. Әти турында языгыз... // Флүр Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006, 246-247нче бит. ISBN 5-85247-005-4
- Н. А. Бухарин. Город Пересвет. Страницы истории. – Сергиев Посад, 2001.
Сылтамалар
үзгәртү- Динә Йосыпова. Космонавтика өлкәсендәге зур белгеч Айвенго Галиев: «Бәхетле очрак татарларны космонавт итмәгән». Интертат, 12.04.2018
- Галеев Айвенго Гадыевич.(үле сылтама) ФКП «НИЦ РКП»
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Космонавтика өлкәсендәге зур белгеч Айвенго Галиев
- ↑ Галеев Айвенго Гадыевич. Сайт МАИ
- ↑ Айвенго Гадыевич Галеев. isjaee.com
- ↑ Н. А. Бухарин. Город Пересвет. Страницы истории. – Сергиев Посад, 2001