Һадый Галиев
Һадый Галиев, Һадый Гали улы Галиев (1908, РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Зур Таяба вулысы, Багыш — 1989, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) — фирка-хуҗалык эшлеклесе, Мөслим (1943―1947), Баулы (1947―1952), Зәй (1952―1955) районнары җитәкчесе (район башкарма комитеты рәисе, КПСС райкомының беренче сәркатибе), Татарстан АССР Югары шурасы президиумы сәркатибе (1955―1967). ТАССР табигатьне саклау җәмгыятенең беренче рәисе.
Һадый Галиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Һадый Гали улы Галиев |
Туган | 1908 РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Зур Таяба вулысы, Багыш |
Үлгән | 1989 СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Катановский переулок, 2[d][1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ СССР |
Һөнәре | укытучы, фирка-хуҗалык җитәкчесе |
Балалар | уллары Ринат, Айвенго, Марат кызлары Аэлита, Элеонора |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1908 елда Тәтеш өязендә керәстиян гаиләсендә туган. Яшьли ятим кала һәм Тәтештә интернатта тәрбияләнә. Тәтештә җидееллык мәктәпне, Тәтеш педагогия техникумын тәмамлый. Апас районында башлангыч мәктәп мөдире, район халык мәгарифе бүлеге инспекторы, район башкарма комитеты сәркатибе булып эшли. Янәдән укыту эшенә кайта: башта җидееллык авыл мәктәбе, соңыннан Апас урта мәктәбе директоры булып эшли. Сугыш алдыннан Апас районы мәгариф бүлеге мөдире, фирка район комитетынынң кадрлар буенча сәркатибе вазифасында була. Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда (1943―1947) Мөслим районы башкарма комитеты рәисе. Мөслимнән соң, 1947―1952 елларда Баулы һәм 1952―1955 елларда Зәй районнарын җитәкли (КПСС райкомы беренче сәркатибе вазифасында). 1955―1967 елларда Татарстан АССР Югары шурасы президиумы сәркатибе, ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе урынбасары. 1947―1967 елларда Татарстан АССР Югары шурасы депутаты. Пенсиягә чыккач, республика табигатьне саклау җәмгыятен оештыра һәм аның беренче рәисе була. 1989 елда Казанда вафат.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.
- Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.