Зәй районы


Зәй районы (рус. Заинский район) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республиканың көнчыгышында урнашкан. Административ үзәге — Зәй шәһәре. Зәй сүзе иске татар телендә елга дигәнне аңлата.[2] 2020 ел башына районда 53 698 кеше яши, шуларның 39 887се — шәһәр халкы, 13 811е — авыл халкы.[3]

Зәй районы
Flag of Zainsk rayon (Tatarstan).png
Байрак
Башкала Зәй
Халык исәбе 55 133 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 10 февраль 1935
География
АТБ Татарстан
Мәйдан 1,861.6 квадрат километр
Координатлар 55.3°N 52°E Edit this on Wikidata


Район икътисадының нигезе — сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы — 1221,49 км2.[4][5]. Район территориясендә Идел буендагы иң эре ДРЭСЗәй ГРЭСы урнашкан.[6]

ГеографиясеҮзгәртү

Район республиканың көнчыгышында урнашкан. Тукай, Сарман, Әлмәт, Түбән Кама районнары белән чиктәш. Территория Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнбатыш битендә урнашкан. Рельефта яруслылык күзәтелә: түбәне 160-180 м, югарысы 200-240 етр тәшкил итә. Җәй җылы, әмма җитәрлек дәрәҗәдә дымлы, уртача тәүлеклек температура — +15 °С, әмма эсселек һәм корылык чоры кыска (10-15 көн) булырга мөмкин. Кыш бик кырыс һәм карлы, кар инде декабрьдә ява, аның биеклеге 35-40 см тәшкил итә. Уртача гыйнвар температурасы -13 -15 °С тәшкил итә.[7]

Герб һәм флагҮзгәртү

Гербтагы кояш районның үсеш алган энергетика комплексын, алга һәм чәчәк атуга омтылышын, төргәк һәм каз каурые — рухи мәдәниятнең бай традицияләрен билгели. Тамга (борынгы төрки билге) — буыннар дәвамчанлыгы, тарихи хәтер, патриотизм, төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы турында кайгырту символы. Кояшны ябып торган яшел өлешләр районның табигый байлыгын, авыл хуҗалыгы сәнәгатенең үсешен символлаштыра, шул ук вакытта төс мәгънәсе табигатькә, сәламәтлеккә, тормыш үсешенә һәм өметкә илтә. Алтын төс — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы; көмеш — чишмә суы чисталыгы, камиллек, намуслылык, үзара аңлашу, кызыл — батырлык, көч һәм матурлык, бәйрәм, яшел табигатьне, сәламәтлекне, тормыш үсешен һәм өметне аңлата.[8]

Район флагы гербның яраклаштырылуыннан гыйбарәт: киңлеге 2:3 булган турыпочмак, хач рәвешендә дүрт тигез өлешкә бүленгән.[9]

Тарихи белешмәҮзгәртү

XI гасырда Чишмә һәм Зәй елгалары арасында Идел буе Болгарының көнчыгыш чиге уза. Урта гасырларда Зәй районы территориясе буенча Бөек ефәк юлыннан борынгы Сюдумга кадәрге аерылган өстәмә юлы уза. XVII гасыр уртасында Кама аръягында Кама аръягы сызыгы төзелә башлый. 1652 -1656 елларда Рус дәүләте, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе — Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга урс патшасы иген игүчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Россиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә.[10][11][12][13]

Патша хөкүмәте 1655 елда әсирлеккә төшкән Полоцк һәм Смоленск полякларын Зәй ягына күчерә. 1676 елдан башлап шактый гына халык урнашкан бу урын Зәй шәһәрчеге исемен ала.

1773 елдагы Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышын шәһәрчектәге казаклар һәм крестьяннар зур өметләр белән көтеп алалар һәм, Нагайбәк Әсәнов отрядына кушылып, үзләре изүчеләргә каршы күтәреләләр. Аларга Аксар, Никольское, Мәлем, Сәвәләй, Кабан-Бастырык авылларыннан да крестьяннар кушыла.

Октябрь инкыйлабы зәйлеләрнең тормышына зур үзгәрешләр кертә. 1918 елның 5 нче гыйнваренда Зәйдә Совет хакимияте игьлан ителә. Волость Советы бу төбәктә хакимиятнең крестьян һәм солдат депутатлары Советы кулына күчүен белдерә. Әлеге Совет авыл җыеннарында сайланылган 120 кешедән тора. Башкарма комитетта 15 депутат, ә президиум 6 кешедән тора (4 бәлшәвик һәм 2 эсер). Зәйдә Совет хакимиятен урнаштыручы һәм беренче партия оешмасын төзүче И. Я. Горбунов була, ә башкарма комитетның беренче рәисе итеп И. К. Дубинин сайлана.[14]

Ватандашлар сугышы тәмамланганнан соң зәйлеләр халык хуҗалыгын торгызуда, авыл хуҗалыгын күмәкләштерүдә, илне индустрияләштерүдә дә лаеклы өлеш керттеләр. 20 — 30 нчы елларда Зәй волосте авылларында күмәкләштерү тәмамлана. Барлыгы 93 колхоз оеша.

1930 елда Зәй волосте бетерелә. 1935 елда Зәй авылы Зәй районының үзәге итеп үзгәртелә.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында Зәй халкы да илне сакларга басты. Фронтка киткән 11600 кешенең 4616 сы Ватан азатлыгы өчен үзләренең тормышларын бирде, шуларның 2800 дән артыгы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән, алар арасыннан Г. Ф.Ларионов, И.Майков Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек булдылар.

Сугыш елларында Зәй районы хезмәт ияләре фронтка 3 миллион пот икмәк, 51 мең килограмм йон, 400 ат җибәргән, танк колоннасы төзү өчен 14 миллион 299 мең сум, самолетлар эскадрильясы төзүгә 3,5 миллион сум акча җыя.

Сугыштан соңгы чорда район тарихында зур борылыш башлана, күпләргә таныш булмаган Зәй төбәге бөтен илгә билгеле була. 50 еллар башында Кама аръягында нефть чыгаруның үсүе электр энергиясенә булган ихтыяҗны арттыра. Татарстанның көньяк — көнчыгыш төбәгенә урнашкан Урыссу ГРЭСы нефтьчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый башлый, шунлыктан яңа җылылык электр станциясе төзү кирәклеге туа. Аның өчен иң уңайлы урын итеп Зәй елгасы буе сайлап алына. Зәй — ул энергетиклар шәһәре. Кайсы гына яктан булмасын, Зәйгә килүчеләрне күккә ашкан ГРЭС торбалары һәм аның тирәсендә җәйрәп яткан җылы «диңгез» каршы ала. 1956 елның язында Зәй буена беренче төзүчеләр десанты эшкә керешә. Төзүчеләрнең фидакяр хезмәте нәтиҗәсендә 1959 ел ахырына Ленин урамының уңъягында әзер йортлар сафка баса. 1965 елда 200 мең киловаттлы беренче энергия блогы файдалануга тапшырыла.[6][13]

1959 елның 26 мартында Зәй районына бетерелгән Акташ районы территориясенең бер өлеше кушыла. 1963 елның 4 гыйнварында территорияне Әлмәт һәм Яр Чаллы районнарына күчереп бетерәләр, әмма инде тугыз елдан соң — 1972 елның 1 ноябрендә яңадан торгызалар.[15][14][16][14][16]

Зәй районының Иске Тукмаклы авылы 1961 елның 9 мартында бортында Чернушка этле №1-нче космик җибәрү аппараты килеп төшүе белән мәгълүм.[17][18]

1999 елда Зәй районы администрациясе башлыгы итеп Ринат Фәрдиев билгеләнә. 2006 елда Россиядә муниципаль реформага бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләр барлыкка килә. Шуннан соң Ринат Фәрдиевны Зәй муниципаль районы башлыгы итеп билгелиләр. Бу вазифаны ул 2008 елның ноябренә кадәр башкара.[19]

2009 елда Татьяна Воропаева район башлыгы вазыйфасын били, ул 2014 елда республика парламенты депутаты вазифасына китә. 2015 елда районны Рәзиф Кәримов җитәкли, ул 2020 елда икенче срокка сайлана.[20][21][22]

Халык саныҮзгәртү

Шәһәр шартларында (Зәй шәһәре) район халкының 72,88% ы яши.

Халык саны
2002[23]2005[24]2006[25]2007[26]2008[27]2009[28]2010[29]2011[30]2012[31]2013[32]
16 10316 05615 98016 07658 15415 91415 97858 02557 72957 345
2014[33]2015[34]
56 96256 614

Милли составыҮзгәртү

Милләт 1970[35] 1979[35] 1989[35] 2002[36] 2010[37]
татарлар 71,9% 74,7% 75,5% 74,1% 57,5%
руслар 26,8% 23,2% 21,9% 22,4% 39,2%
чуашлар 1,9% 2,2% 1,4%

ДинҮзгәртү

1870 елда Зәй төбәгендә 18 мәчет һәм 11 чиркәү булган. Хәзер дингә ышанучылар соравы буенча 25 мәчет, 8 чиркәү ачылган һәм эшләп килә.

 
Этник картасы
 
Диннәре картасы

Танылган шәхесләрҮзгәртү

Муниципально-территориальное устройствоҮзгәртү

Зәй муниципаль районында 1 шәһәр һәм 22 авыл җирлекләре һәм алар составындагы 86 торак пункт бар.

Муниципаль берәмлекАдминистратив үзәкТорак
пунктлар
саны
Халык саныМәйданы,
км2
1e-06 Шәһәр җирлеге
1Зәй шәһәре Зәй шәһәре 2 41 301[34]
1.000002 Авыл җирлекләре
2 Аксар авыл җирлеге Аксар 7 1542[34]
3 Александр Бистәсе авыл җирлеге Александр Бистәсе 4 578[34]
4 Баграж авыл җирлеге Урта Баграж 3 790[34]
5 Бигеш авыл җирлеге Бигеш 6 1035[34]
6 Бохарай авыл җирлеге Бохарай 4 702[34]
7 Югары Мәлем авыл җирлеге Югары Мәлем 2 424[34]
8 Югары Пәнәче авыл җирлеге Югары Пәнәче 5 749[34]
9 Югары Шепкә авыл җирлеге Югары Шепкә 6 1156[34]
10 Гулькин авыл җирлеге Гулькин 2 458[34]
11 Дүрт Мунча авыл җирлеге Дүрт Мунча 3 562[34]
12 Кадер авыл җирлеге Кадер 5 657[34]
13 Түбән Биш авыл җирлеге Түбән Биш 4 838[34]
14 Новоспасск авыл җирлеге Новоспасск 4 464[34]
15 Поповка авыл җирлеге Поповка 3 282[34]
16 Поручиково авыл җирлеге Поручиково 6 793[34]
17 Сәвәләй авыл җирлеге Сәвәләй 3 1084[34]
18 Сармашбаш авыл җирлеге Сармашбаш 3 422[34]
19 Светлое Озеро авыл җирлеге Светлое Озеро 3 747[34]
20 Иске Маврино авыл җирлеге Иске Маврино 2 378[34]
21 Төги авыл җирлеге Төги 5 449[34]
22 Урсай авыл җирлеге Урсай 1 369[34]
23 Чыбыклы авыл җирлеге Чыбыклы 3 834[34]

ИкътисадҮзгәртү

СәнәгатьҮзгәртү

Районның сәнәгать җитештерүе электр энергетикасы тармагына тәкъдим ителгән: район территориясендә иң эре ГРЭС — Зәй төбәге урнашкан, ул «Татэнерго» филиалы булып тора. Башка тармакларга автомобиль төзелеше («Аккурайд Уилз Руссиа»), азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате («Зәй крекеры», «Зәй шикәре»), төзелеш индустриясе («Зәй кирпеч заводы», «Керамзит», Технониколь филиалы Техно заводы) керә.[38][39]

 
Зәй крекеры кондитер фабрикасы ААҖ

Шәһәр азык сәнәгате предприятиеләренең беренчесе — Зәй шикәр заводы. Завод файдалануга 1966 елның декабрендә тапшырылды ьәм төп продукция шикәр комы, патока һәм чөгендер түбе бирә башлады. Завод өчен чимал — шикәр чөгендере республиканың 80 хуҗалыгында үстерелә.

Зәй эксперименталь модульле металл конструкцияләр заводы — шәһәрнең иң яшь предприятиеләренең берсе. Заводның төп эшләп чыгарган продукциясе — җиләк-җимеш саклагычлар, автомашиналар өчен җылытылган корылмалар, печән саклагычлар, техник хезмәт күрсәтү станцияләре өчен модульле конструкцияләр һәм суыткыч камералар.

Зәй леспромхозы 1931 елда оешкан[40], ул республикада алдынгы урман хуҗалыкларының берсе. Районның 26 процентын урманнар били. Бүгенге леспромхоз — югары механикалаштырылган һәм заманча техника белән җиһазландырылган предприятие. Хезмәт коллективы җитештергән продукция Венгриягә, Финляндиягә һәм Швециягә чыгарыла.

1972 елдан бирле районда «КАМАЗ автотехника» авто тәгәрмәчләре заводы — КАМАЗның бүлендек предприятиесе эшли. Хәзерге вакытта бу завод ярдәмендә административ үзәктә Автозавод халкының күп катлы торак микрорайоны, гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчалары һәм башка социаль объектлар төзелә. 2013 елда завод Mefro wheels алман компаниясе сатып ала, шуннан соң завод «Мефро уилз Руссиа Завод Зәй» дип үзгәртелә, 2018 елда предприятие ябыла, ә аның варисы булып «Аккорайд Уилз Руссиа» тора.[13][41]. В 2013 году завод приобрела немецкая компания Mefro wheels, после чего завод переименовали в «Мефро уилз Руссиа завод Заинск», уже в 2018-м предприятие закрылось, а его правопреемником стал «Аккурайд Уилз Руссиа»[42][38]

Зәй районы территориясендә «Заман» сәнәгать паркы төзекләндерелгән. Беренче резидент 2018 елда Идел буенда иң эре элеваторларның берсе булып эшли башлаган.[43][44]

Соңгы 5 елда тулай территориаль продукт 65% ка — 31,4 млрд. сумнан 51,8 млрд. сумга кадәр арткан. Җитештерелгән һәм төяп җибәрелгән продукция күләме 2015 елга карата 38% үсеш белән 37 млрд. сумга җиткән. 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында предприятиеләр 25,4 млрд. сумлык товар төяп озаткан — бу 2013 елның еллык күрсәткече, ул чакта ел буена сумма 27 млрд. сум тәшкил иткән.[45]

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Район икътисадының икенче зур тармагы — авыл хуҗалыгы. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы — 1221,49 км2. Районда язгы һәм көзге бодай, көзге арыш, шикәр чөгендере, арпа, карабодай, борчак, кукуруз, көнбагыш, рапс игелә. Терлекчелекнең төп тармагы — ит-сөт терлекчелеге. 2020 елда районда 200 мең тоннага якын ашлык җыелган. Чөгендер чәчү мәйданы 9000 гектардан артып киткән, ул 442,5 мең тонна җыелган.[46][47] «Зәй», «Зәй шикәре», «Восток» район агрофирмалары һәм «Нива», «Зәй ХПП» һәм «Зәй элеваторы» эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре булып тора.[48][38]

2020 елга авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате Зәй районы берләштерелгән бюджетының үз керемнәренең чиреген формалаштыра. Соңгы 5 елда район икътисадына инвестиция кертемнәрендә аграрчылар өлеше 40 % ка җиткән, ул 8 млрд сумнан артып киткән. 2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 519 млн. сум тәшкил иткән (2013 елда исә бу күрсәткеч 1,8 млрд. сум тәшкил иткән).[45]

Күп кенә хөкүмәт бүләкләре алган кешеләре арасында 1984 елда СССР дәүләт премиясенә лаек булган Аксар авылы механизаторы Ф.Н. Миңнебаев, Социалистик Хезмәт каһарманы М.Н. Хөснетдинева, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры, звено җитәкчесе М.Х. Гыйльфанов бар.

Инвестицион потенциалыҮзгәртү

2010 елдан 2020 елга кадәр минималь куллану бюджетына айлык уртача хезмәт хакы 1,95 тән 2,5 тапкырга арткан. Шул ук вакытта 2010 елда уртача хезмәт хакы 14,5 мең сум тәшкил иткән, ә 2019 елга 33,4 меңгә кадәр арткан, ә 2010 елдан 2020 елга кадәр эшсезлек дәрәҗәсе 2,8% тан 1,09% ка кадәр кимегән. 2019 елда Зәй районы икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше 11,4 % тәшкил иткән.[49]

Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг комитеты бәяләве буенча, 2020 елның беренче яртысында район төп капиталына (хуҗалык итүче субъектларның тулы даирәсе) инвестицияләр 1,2 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни Татарстанда инвестицияләрнең гомуми күләменнән 0,6%.[50] Республика Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2019 елда Зәй районына 4 млрд. сум инвестиция җәлеп ителгән (бюджет акчаларыннан тыш), 2018 елда 3,2 млрд. сум булган.[50][51]

Инвестицияләр юнәлеше буенча 2020 елда авыл хуҗалыгы, ау һәм балык тоту (175 млн.сум чамасы), файдалы казылмалар чыгару (100 млн. сум, район территориясендә әлегә кагылмаган табигый битум запаслары зур, район җир асты байлыклары шулай ук гравий, балчык белән тәкъдим ителгән), электр энергиясе (75 млн. га якын), эшкәртү сәнәгате (41 млн. га якын), төзелеш (34 млн. га якын) өстендек итә.[50]

Торак фондыҮзгәртү

Кулланышка торак йортлар кертү[50][51]
2018 ел 2019 ел 2020 ел (гыйнвар-июнь)
кв.м % ТР кв.м % ТР кв.м % ТРТ
кв.м % район буенча кв.м % % район буенча кв.м % % район буенча
Барлыгы 17060 100 2409949 0,71 17017 100 2675529 0,64 11220 100 1353428 0,83
Шул исәптән предприятияләр һәм оешмалар тарафыннан - - 1301195 - - - 1569808 - - - 551485 -
Шул исәптән халык 17060 100 1108754 1,54 17017 100 1105721 1,54 11220 100 801943 1,40

ТранспортҮзгәртү

Зәйдән 30 км ераклыкта Бигеш аэропорты урнашкан. Төп район автоюллары: 16А-003 «Яр Чаллы — Зәй — Әлмәт», 16К — 0858 «Зәй — Ширәмәт», 16К — 0862 «Зәй — Сухарево», 16К — 0818 «Зәй — Сарман».

Куйбышев тимер юлының «Әгерҗе — Яр Чаллы — Акбаш» тимер юл линиясе район җирләрен төньяктан көньякка таба кисә. Районда станцияләр һәм тукталыш пунктлары: Бигеш, 144 км ТП, Зыча, 136 км ОП, Зәй, 119 км ОП, Якты Күл, 103 км ОП, Маврино. Элеккеге «Зәй — Кама Аланы (АЭС)» тимер юл тармагы 1990 елларда сүтелгән.

ЭкологиясеҮзгәртү

Район территориясенең чирегеннән артыгы күбесенчә киң яфраклы урманнар белән капланган. Бигрәк тә көнбатышта һәм төньяк-көнчыгышта алар күп. Фаунаның ачык вәкилләре — сукыр тычкан, керпе, тиен, урман йоклачлары, ак куяннар, соры куяннар, төлкеләр; кошлардан — соры ябалаклар, чырайсыз ябалаклар, көртлекләр, озаннар, бытбылдык лачыннары, соры чебен чыпчыклары. Далада яшәүчеләргә дала көзәне, байбак, йомраннар, соры әрлән, ак куян, кыр тычканы керә; кошлардан күк карга, соры көртлек, бытбылдык, кыр тавыгы, солы чыпчыгы, имән чыпчыгы яши. Район территориясе буйлап Дала Зәе һәм Урман Зәе елгалары ага. Сулыкларда ондатрлар, елга һәм чумгалак үрдәкләренең төрле төрләре, ләкләкләр очрый. Җир-су хайваннарыннан районда кл һәм буа бакасы, гөберле бака, гади тритон яши.[7]

Табигать һәйкәлләреҮзгәртү

Бохарай наратлыгы өлешчә Зәй районында урнашкан. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк кырлары янындагы 448,9 га мәйданлы табигый урман утыртмалары кишәрлегеннән гыйбарәт, алар арасында 120 елдан артык экземплярлар бар. Территориядә сирәк саклана торган фауна төрләре, шул исәптән каберлек бөркете (Татарстан, Россия, Европа һәм дөнья Кызыл китапларына кертелгән), саз карчыгасы кошлары очрый, чыпычык карчыгасы, кара елан.

Зәй сусаклагычы 1963 елда, җирле ДРЭСны суыту өчен, Дала Зәе елгасын ябу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Аның озынлыгы төньяктан көньякка 12 км, ә плотинаның киңлеге 2 км дан артып китә.[7]

Социаль өлкәҮзгәртү

Зәй районында «Зәй офыклары», «Новый Зай» дигән татар һәм рус телләрендә җирле газеталар басыла. 21 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 22 гомуми белем бирү (4 филиал) эшли — шуларның 11ендә мәктәпкәчә программа, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 9 нчы мәктәп, политехника көллияте, балалар иҗаты йорты, балалар сәнгать мәктәбе һәм мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясе бар[4][13].

Медицина инфраструктурасы 2020 елга күп профильле Зәй үзәк хастаханәсе тарафыннан тәкъдим ителгән, аның стационары тәүлек буе эшли торган 192 койкага һәм көндезге стационарның 129 ятагына исәпләнгән. Хастаханәдә стоматология бүлеге, хатын-кызлар консультациясе, поликлиниканың педиатрия бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге, поликлиника, тәүлек буе стационар, көндезге стационар, клиник-диагностика лабораториясе бар. Моннан тыш, районда Бигеш, Сәвәләй һәм Югары Шепкә табиб амбулаторияләре һәм авыл халкына медицина хезмәте күрсәтү өчен 46 фельдшер-акушерлык пункты эшли.[4][13]

Районда мәдәни эшчәнлекне туган якны өйрәнү музее, балалар музыка мәктәбе, «Энергетик» мәдәният сарае, киноучреждение, район һәм шәһәр мәдәният йорты, автоклублар, авыл клублары, мәдәният йортлары һәм китапханәләр башкара. Районда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын мәңгеләштерү белән бәйле 73 объект, 15 мемориаль такта, 23 мәдәни мирас объекты бар, шуларның икесе республика әһәмиятендәге булып санала.[4][13]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2013-02-21 
  2. Поспелов, 2008
  3. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2020 года. Статистический бюллетень. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). 2020-11-07 тикшерелде.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Заинский район. Интернет-портал TatCenter.ru (2020). 2020-11-17 тикшерелде.
  5. В Заинском районе завершается обмолот кукурузы на зерно. Заинск-информ (2020-10-21). 2020-11-17 тикшерелде.
  6. 6,0 6,1 Донные отложения Заинского водохранилища, 2011
  7. 7,0 7,1 7,2 Экологический гид, 2015
  8. Герб Заинского района. Сетевое издание «Геральдика.ру» (2007-01-15). 2020-11-17 тикшерелде.
  9. Флаг Заинского района. Сетевое издание «Геральдика.ру» (2007-01-15). 2020-11-17 тикшерелде.
  10. Башкортостан в юго-восточной внешней политике России, 2020
  11. Сотрудник краеведческого музея рассказала о том, как был основан Заинск. Заинск-информ (2020-06-14). 2020-11-17 тикшерелде.(үле сылтама)
  12. В.В. Ермаков. Челнинская история.
  13. 13,0 13,1 13,2 13,3 13,4 13,5 Описание района. Заинский муниципальный район (2018-08-04). 2020-11-17 тикшерелде.
  14. 14,0 14,1 14,2 Национальный архив Республики Татарстан: Путеводитель, 1999
  15. Ведомости Верховного Совета СССР, 1959
  16. 16,0 16,1 Лев Жаржевский (2017-03-17). Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам. Интернет-газета «Реальное время». 2020-11-07 тикшерелде.
  17. Светлана Брайловская (2011-04-07). Упала собачка. Интернет-портал «Российской газеты». 2020-11-17 тикшерелде.
  18. Гость с неба. Как космический корабль приземлился в Татарии. Аргументы и Факты (2011-04-07). 2020-11-17 тикшерелде.
  19. Глава Заинского района Ринат Фардиев трагически погиб на охоте. Деловая электронная газета «Бизнес Online» (2008-11-07). 2020-11-17 тикшерелде.
  20. В Татарстане впервые главой муниципального района избрана женщина – Заинск возглавила Татьяна Воропаева. Деловая электронная газета «Бизнес Online» (2009-03-12). 2020-11-17 тикшерелде.
  21. В Заинске избран глава города и района. Заинск-информ (2015-09-22). 2020-11-17 тикшерелде.(үле сылтама)
  22. В Заинске выбрали главу города и района. Татар-информ (2020-09-24). 2020-11-17 тикшерелде.
  23. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  24. Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  25. Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  26. Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  27. Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
  28. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелде.
  29. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  30. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелде.
  31. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелде.
  32. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелде.
  33. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелде.
  34. 34,00 34,01 34,02 34,03 34,04 34,05 34,06 34,07 34,08 34,09 34,10 34,11 34,12 34,13 34,14 34,15 34,16 34,17 34,18 34,19 34,20 34,21 34,22 34,23 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелде.
  35. 35,0 35,1 35,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  36. 2002 ел сан алу базасы
  37. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-12 
  38. 38,0 38,1 38,2 РБК Компании. ИА РБК (2020). 2020-11-17 тикшерелде.
  39. ТатЭК, Татарстанская электротехническая компания. TatCenter.ru (2020). 2020-11-17 тикшерелде.
  40. ГКУ "ЗАИНСКОЕ ЛЕСНИЧЕСТВО"(рус.)
  41. ОАО КамАЗАвтотехника. Интернет-газета «Реальное время» (2018-03-15). 2020-11-17 тикшерелде.
  42. «Бизнес-некролог — 2018»: число закрывшихся предприятий в Татарстане выросло в четыре раза. Интернет-газета «Реальное время» (2019-01-21). 2020-11-17 тикшерелде.
  43. «Заинский элеватор» Ильшата Фардиева показал здоровые амбиции при «больной» экономике. Интернет-газета «Реальное время» (2020-10-08). 2020-11-17 тикшерелде.
  44. Ксения Борзенкова (2019-05-31). Глава Заинского района рассказал о важности фестиваля «Наше время». Заинск-информ. 2020-11-17 тикшерелде.
  45. 45,0 45,1 Рейтинг муниципальных образований. Министерство экономики Республики Татарстан (2020). 2020-11-15 тикшерелде.
  46. В Заинском районе собрали рекордный урожай зерна. Государственный Интернет-Канал «Россия» (2020-11-13). 2020-11-17 тикшерелде.
  47. Не то дорого, что сделано, а то, что хорошего качества. Газета Республика Татарстан (2020-10-30). 2020-11-17 тикшерелде.
  48. Елена Маврина, (2020-10-30). Наиль Залаков: С таким районом можно уверенно смотреть в будущее!. Заинск-информ. 2020-11-17 тикшерелде.
  49. Заинским молочникам рекомендовали подтянуться. Газета Республика Татарстан (2020-02-08). 2020-11-17 тикшерелде.
  50. 50,0 50,1 50,2 50,3 Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). 2020-11-07 тикшерелде.
  51. 51,0 51,1 Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). 2020-11-07 тикшерелде.

ЧыганакларҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү