Әнәс Таҗетдинов

Татарстан АССР юстиция министры (1971 - 1987)

Әнәс Таҗетдинов, Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов (Анас Габдуллович Тазетдинов; 1927 елның 23 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Чаллы кантоны, Югары Мәлем1990 елның ? июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― юрист, тарих фәннәре кандидаты (1972), Татарстан АССР юстиция министры (1971―1987). Татарстан АССРның атказанган юристы (1987). Бөек Ватан сугышы ветераны. Чыгышы белән Таҗетдин Ялчыгол нәселеннән (Таҗетдин Ялчыгол → Җәләлетдин → Мөхәммәтшакир → Һидиятулла → Габдулла → Әнәс)[1].

Әнәс Таҗетдинов
Туган телдә исем Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов
Туган 23 февраль 1927(1927-02-23)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чаллы кантоны, Югары Мәлем
Үлгән ?.06.1990
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Һөнәре юрист
Җефет Мәдинә Нәҗип кызы
Балалар Ләйлә, Наилә
Ата-ана
  • Габдулла Һидиятулла улы (әти)
  • Миңнегаян Шаһи кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены ТАССР атказанган юристы (1987)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1927 елның 23 февралендә Татарстан АССР Чаллы кантоны (1972 елдан Зәй районы) Югары Мәлем авылында туган[2] Әнисе Миңнегаян Шаһи кызы (1904 елгы), Югары Мәлем тумасы. Әтисе, Югары Мәлемдә мулла гаиләсендә туган Габдулла Һидиятулла улы (1894 елгы), абыйсы Фәиз Габдулла улы (1924 елгы) Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар. Энесе Әбүдәр Габдулла улы (1929―1994) Одессада артиллерия училищесын[d] тәмамлаган, гаиләсе белән Черкассыда яшәгән, полковник.

Әнәс Габдулла улы 1934―1944 елларда Югары Баграж авылының урта мәктәбендә укыган. Мәктәпне тәмамлагач, «Кызыл Октябрь» колхозында эшләгән.

1944 елның 13 декабрендә Кызыл Армиягә чакырылган, 6нчы аерым өйрәнү батальоны курсанты булган. 1945 елның августыннан 1951 елның апреленә кадәр 61469нчы хәрби частьтә хезмәт иткән, майор[3]. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1951 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Казанга кайткач, 40нчы трестта тимер юл тармагы бригадиры булып эшләгән. 1951 елның сентябрендә Казан юридик институтына укырга кергән. Институт ябылу сәбәпле, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетына күчерелгән. Вузны 1956 елда тәмамлаган. «Татарстан партия оешмасының авылның мәдәни дәрәҗәсен күтәрү эшчәнлеге (1966-1970 еллар)» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1972)[4].

Хезмәт юлы

үзгәртү

1956 елда Саба районы Икшермә машина-трактор станциясе партия оешмасы секретаре итеп билгеләнгән.

1957―1959 елларда КПССның Саба район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, секретаре булып эшләгән.

1959―1962 елларда ― КПССның Татарстан өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы.

1962―1965 елларда ― КПССның Балтач район комитеты беренче секретаре.

1965―1971 елларда ― КПССның Татарстан өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлегенең мәдәният секторы мөдире.

1971 елның 4 февраленнән 1987 елның сентябренә кадәр ― Татарстан АССР юстиция министры[5].

1990 елның июнендә вафат булган. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән[6].

Иҗтимагый эшчәнлеге

үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шәхси тормышы

үзгәртү

Хатыны Мәдинә Нәҗип кызы (1932―2020), Чаллы шәһәрендә туган, Алабуга политпросветтехникумының китапханәчеләр әзерләү бүлеген тәмамлаган.
Олы кызлары Ләйлә (1958), Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлаган, филология фәннәре кандидаты. 1999 елдан Татарстанның Кубадагы сәүдә-икътисади вәкиле. Ләйләнең ире Роберто Льяурадо (1959), Гаванада (Куба) туган, Ленинград корабльләр төзү институтын тәмамлаган (1983). Уллары Айдар (1983), Гаванада Хәрби-диңгез академиясен, Мадридта Комплутенсе университетын[d] тәмамлаган. Айдарның хатыны Лилия (1986), Казанда туган, Казан дәүләт университетының Халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган (2007). Аларның кызлары Ләйлә (2017), Изабелла (2019).
Кече кызлары Наилә (1961), Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган (1984), фәннәр кандидаты, доцент[1].

  • 2002 елдан башлап, Казанда Ә. Г. Таҗетдинов истәлегенә кул сугышы буенча ачык турнир үткәрелә[1].
  • 2008 елдан Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә. Г. Таҗетдинов истәлегенә багышланган республика конкурсы үткәрелә[7]
  • 2020 елның 4 февралендә, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Казанның Кремль урамындагы 12нче йорт фасадында (анда 1987 елга кадәр ведомство бинасы урнашкан булган) Ә. Г. Таҗетдинов истәлегенә мемориаль такта ачылган. Тантаналы чарада Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашкан[8].
  • 2020 елда Казанның Совет районында Әнәс Таҗетдинов исемен йөртүче урам барлыкка килгән[9][10].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов / Гөлназ Шәйхи. Тамырлар. Корни, К.: ТКН, 2023, 250―258нче бит.
  2. Тазетдинов Анас Габдуллович. poisk.re(рус.)
  3. Тазетдинов Анас Габдулолович. Галерея памяти участников ВОВ(рус.)
  4. Тазетдинов, Анас Габдуллович - Деятельность партийной организации Татарии по повышению культурного уровня деревни (1966-1970 гг.)
  5. Л. Т. Бакулина, Д. Х. Валеев. Участие представителей юридического факультета Казанского университета в развитии государственности ТАССР.
  6. Представители Совета молодых юристов ТРО АЮР не забывают своих героев. old.alrf.ru, 15.05.2013
  7. Правовой конкурс студентов памяти министра юстиции ТАССР А. Г. Тазетдинова. Министерство юстиции Республики Татарстан
  8. Алина Габдуллина. В Казани открыли мемориальную доску министру юстиции ТАССР Анасу Тазетдинову. KAZAN.KP.RU, 4.02.2020(рус.)
  9. Екатерина Кузьминых. В Казани улицу назовут в честь министра юстиции. prokazan.ru, 24.04.2020(рус.)
  10. Новая улица появилась в Советском районе Казани. Новости Казани Вконтакте, 23.04.2020(рус.)

Әдәбият

үзгәртү
  • Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов / Гөлназ Шәйхи. Тамырлар. Корни, К.: ТКН, 2023, 250―258нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү