Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, рус. Елабужский колледж культуры и искусств1936 елдан Татарстан АССР (1991 елдан Татарстан) Алабуга шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте
Элеккеге исемнәр Алабуга китапханә техникумы (1936-1960)
Татарстан республика мәдәни-агарту училищесы (1960-1990)
Татарстан республика мәдәният училищесы (1990-1993)
Алабуга мәдәният училищесы (1993-2007)
Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы (2007-2013')
Нигезләү елы 1936
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Алабуга
Адрес 423600, Татарстан, Алабуга шәһәре, Яр буе ур., 7.
Сайт https://edu.tatar.ru/elabuga/page892.htm/page968103.htm
Көллият бинасы
Көллият директоры
  • 2005―2024 елларда ― Әлфирә Гыйльмулла кызы Әкбәрова, филология фәннәре кандидаты.
  • 2024 елдан ― Людмила Рыбакова[1].
  • 1936 елда Алабуга педагогия училищесынең китапханә бүлеге нигезендә Алабуга китапханә техникумы оештырыла.
  • 1949 елда Алабуга сәяси агарту техникумы ачыла.
  • 1960 елда әлеге уку йортлары китапханә һәм клуб бүлекчәләре булган Татарстан республика мәдәни-агарту училищесынә берләштерелә.
  • 1990 елдан Татарстан республика мәдәният училищесы.
  • 1993 елдан Алабуга мәдәният училищесы.
  • 2007 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы.
  • 2013 елдан Алабуга мәдәниият һәм сәнгать көллияте.

Директорлар

үзгәртү

И.Н.Кучеров, Г.О. Колчерин, С.Я. Әхмәтов, Н.С. Каверзин, И.Т. Кобров, Г.Г. Насыйбуллин, М.И. Машанов, Г.Х. хөсәенов, И.Г. Нургалимов, Р.А. Рәхмәтуллин, И.З. Шәймәрданов.

Белгечлекләр

үзгәртү
  • Китапханә эше
  • Хореография иҗаты
  • Театр иҗаты
  • Халык хоры иҗаты
  • Халык уен кораллары иҗаты
  • Декоратив-гамәли иҗат
  • Театральләштерелгән тамашалар куелышы
  • Дизайн (2011 елдан)
  • Актер осталыгы (2012 елдан)
  • Эстрада музыка сәнгате (2012 елдан)


Уку йортын тәмамлаучылар

үзгәртү

Моны да карагыз:Төркем:Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар

80 ел эчендә Татарстан һәм күрше өлкәләрнең мәдәният оешмалары, гомуми белем бирү мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре өчен махсус урта белемле 15 мең хезмәткәр әзерләнә.

Уку йортының Яр буе һәм Спас урамнарында урнашкан биналары — XIX гасыр уртасы архитектура истәлеге, Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына керүче биналар.
1848-1856 елларда Вятка губернасы архитекторы А.С. Миртов проекты буенча төзелгән. Әүвәл Спас соборының бер өлеше булган әрхәрәй йорты булып хезмәт иткән[2].

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү