Владимир Мироваев

көллият укытучысы, баянчы, җырчы, үзешчән композитор

Владимир Мироваев, Владимир Алексей улы Мироваев — үзешчән композитор, җырчы, шагыйрь, баянчы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы, «Ак каз» керәшен ансамбле җитәкчесе. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Владимир Мироваев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Владимир Алексей улы Мироваев

Туу көне

11 декабрь 1954(1954-12-11) (69 яшь)

Туу урыны

Татарстан, Кайбыч районы, Хуҗа Хәсән

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, баянчы, педагог

Кораллар

баян, фортепиано, курай

Жанрлар

җыр

Коллективлар

«Ак каз» керәшен ансамбле (Алабуга)

Милләт

татар

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
В.А. Мироваевның концерт афишасы

1954 елның 11 декабрендә Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында[1]) ( вариант: Пермь өлкәсе (хәзерге Пермь крае) Чайковский районы Засечный бистәсендә[2]) туган. Авыл мәктәбендә 8 сыйныф тәмамлагач, Чуашстанның Цивильск шәһәрендәге мәдәният-агарту укуханәсенә укырга керә, 1972 елда Алабуга (республика) мәдәният укуханәсенә (хәзер Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) күчә һәм 1973 елда тәмамлый, 1977 елда Казан дәүләт мәдәният институтының оркестр бүлеген тәмамлый. Армиядә хезмәт итә.

1973 елда беренче әсәрен — «Алабуга вальсы»н яза.

1979 елдан Алабуга мәдәният укуханәсендә укыта һәм иҗат итә башлый. Баян, фортепиано, аккордеон, тальян, курайда уйный. 1989 елдан «Кардәшләр» (1999 елдан «Ак каз») керәшен фольклор халык ансамблен җитәкли[3]. Әлеге ансамбль белән күп санлы конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала һәм РФ, ТР шәһәр-авылларында гастрольләрдә була.

200дән артык язылган көе, шуның эчендә спектакльләр өчен махсус язылганнары да бар.

2014 елда «Син назыңнан мине ташлама» җыентыгы дөнья күрә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 2004, 2005 «Чишмәләр» (композиторлар) фестивале — диплом.
  • 2005 «Барлау» республика фестивале — диплом.
  • ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 2006 «Мәдәният өлкәсендә уңышлары өчен» күкрәк билгесе

Гаилә хәле

үзгәртү

Мироваевлар гаиләсе республикада моңлы, иҗади актив гаиләләрнең берсе. Хатыны Гөлчәчәк Галиәхмәт кызы, банкта эшли. Балалары, кызлары Диләрә (Сәйфуллина)[4], Энҗе (Габдрәфыйкова).

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 1 том  А-К. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 2 том  Л-Я. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Кайбычым – куанычым. Төзүче – Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.
  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү