Курай

татар һәм башкорт халыкларының милли тынлы музыка коралы

Курай (баш. ҡурай, тат. лат. quray) — татар һәм башкорт халыкларының милли тынлы музыка коралы[1].

Курай
Сурәт
Чыгыш иле  Башкортстан
 Татарстан
Һорнбостель-Закс классификациясе 421.111.12
 Курай Викиҗыентыкта
Курай
Курайчы һәйкәле. Уфа.

Татарларда курай элек-электән үк киң таралган уен коралы булган. Курайларның тавыш югарылыгы, ягъни музыкаль регистрның көйләнеш югарылыгы, төрле булырга мөмкин һәм ул курайчының (гадәттә курайчылар коралларын үзләре ясаган) теләге, аның тавыш көпшәсе үлчәмнәрен (озынлыгын, юанлыгын) нинди итеп сайлаганлыгы белән бәйле. Гадәттә, курайларның озынлыгын тотам белән үлчиләр. Шуннан чыгып курайлар җиде, сигез, тугыз, яисә ун тотамлы озынлыкта булалар.

Курай башкортларда иң киң таралган музыка коралы булып тора.[2]

Атама этимологиясе

үзгәртү

Борынгы төрки телендәге qağuray(тат. лат.) «корыган сабак» сүзеннән: «qaq» тамыры «коры», «кипкән» мәгънәсендә. Алтай телендә каурай «коры камыш», монгол телендә хуурай «коры»[3], борынгы монгол телендә кагурай «коры сабак», себер татарлары телендә курау «корып кибү», чирмеш телендә каура «корыган», «тиз сына торган», маҗар телендә koro «корыган сабак»[4].

Тасвир

үзгәртү
 
Татарстанның Мөслим районы байрагында курайда уйнаучы егет сурәтләнгән

Курай озынлыгы төренә карап төрлечә була — 120—180 мм алып 450—1000 мм хәтле була.

Идел буе Болгары дәүләтендә курай кулланыла инде, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверендә аның кулланышы киңәя[5]. Тарихи чыганаклар буенча курай Төрки каһанлыгында барлыкка килгән, шуңа күрә төрле төрки халыкларда охшаш тынлы милли корал бар: мәсәлән татарларда, башкортларда — курай, алтайлыларда — шоор, кыргызларда — чоор, казакъларда — сыбызгы, төрекмәннәрдә — гаргы төйдек, маҗарларда, болгарларда — кавал һ.б. һ.б.[6]

Борынгы заманда татарлар курайны камыштан ясаганнар, төрле металлдан ясалган курайлар да билгеле. Хәзерге вакытта агач курай киң таралган, шулай ук алюминий һәм пластиктан ясала[7].

Татар кураенда 7 уйнау тишеге бар: 6-сы — алда, берсе арткы якта урнашкан, шуңа күрә курайда теләгән 7-ноталы көйне уйнарга була[7].

Үзлекләре

үзгәртү

Хорнбостель — Закс музыка коралларын классификацияләү системасы буенча, классик курай — ачык буйлы флейта сыйныфына керә. Озынлыгы гадәттә якынча 570—810 мм, диаметры ~ 20 мм. Курайда диаметры 5-15 мм зурлыгында 5 тишек була: 4 — тышкы, 1 — арттагы яктан урнаша.

Ясау технологиясе

үзгәртү
  • Классик курай берүк исемле үләннең корытылган туры куыш сабагыннан ясала. Apiaceae биологик гаиләсенә керүче Angélica sylveśtris (ru) һәм Archangélica officínalis (ru) үсемлекләрдән дә курай ясау мөмкин булса да, курай үләне иң яхшы материал дип санала.[8]
  • Коралны күпләп санында җитештерү кирәклеге аркасында В. Ш. Шугаюпов 1976 елда курайны ышкылган шпоннан ясау технологиясен булдырган. Курайны ясау өчен бук, күг яки каен агачының дефектлары булмаган 0,5-0,7 мм калынлыгындагы нечкә һәм тар шпон табагы кулланыла.

Курай төрләре

үзгәртү
 
Казан (татар) курае (ясаучы оста — Рафаэль Гайзетдинов)
  • Классик курай
  • Көпшә курай
  • Агач курай
  • Бакыр курай
  • Казан курае = татар курае
  • Ногай курай

Татарларда курай белән кызыксыну бүгенге көнгә хәтле сүнмәгән. Татарстанда һәм татарлар яшәгән башка җирләрдә курай белән кызыксыну көннән көн арта. Курайда татар халык көйләрен һәм хәзерге заман җырларын да башкарып була.

Кызыклы фактлар

үзгәртү
 
Курай чәчәге

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Курай (муз. инструмент) — ЗСЭ(Тикшерелгән 12 июль 2012)
  2. Музыкальная энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия, Советский композитор. Под ред. Ю. В. Келдыша. 1973—1982.
  3. Монгол-рус сүзлеге, archived from the original on 2019-02-07, retrieved 2015-12-26 
  4. Рифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. Казан: ТКН, 2001. ISBN 5-298-01004-0
  5. Макаров Г. М. Традиционные аэрофоны татар Волго-Камья
  6. Музыкальная энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия, Советский композитор. Под ред. Ю. В. Келдыша. 1973—1982.
  7. 7,0 7,1 http://dic.academic.ru/dic.nsf/ruwiki/1337755
  8. ba:Башҡорт энциклопедияһы. ҠУРАЙ (Pleurospermum) 2016 елның 12 май көнендә архивланган. мәкаләсе
  9. Дарья Субботина. В Башкирии установили памятник кураю. Башинформ, 4.06.2023

Әдәбият

үзгәртү
  • Ахметжанова Н. В. Башкирская инструментальная музыка. Наследие. — Уфа, 1996. — 105 с.
  • Беляев В. М. Реконструкция башкирского курая //Проблемы музыкального фольклора народов СССР.- М., 1973.- С. 351—355.
  • Зелинский Р. Ф. Башкирский курай // Народные музыкальные инструменты и инструментальная музыка. Ч.2. — М., 1988.
  • Ильясов Т. Т. Курай: традиционный музыкальный инструмент в системе культуры башкир: диссертация … кандидата исторических наук : 07.00.07. — Ижевск, 2011.
  • Камаев Ф. Х. Напевы курая: Фольклорный сборник. — Уфа: Башкнигоиздат, 1991. — 56 с.
  • Кубагушев А. М. Традиционные башкирские народные инструменты. — Уфа, 1997.
  • Кубагушев А. М. Курай // Башкирская энциклопедия. В 7 т. Т.3. З-К. — Уфа, 2007.
  • Лебединский Л. Н. Башкирские народные песни и наигрыши. — М., 1965.
  • Рахимов Р. Г. Башкирская народная инструментальная культура: этноорганологическое исследование. 2-е изд., доп. — Уфа: изд-во БГПУ, 2010. — 188 с. ISBN 5-87978-297-2
  • Рыбаков С. Г. Курай, башкирский музыкальный инструмент. — СПб., 1896.
  • Рыбаков С. Г. Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта. — СПб, 1897.
  • Сөләймәнов Ғ. З. Ҡурай. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1985.
  • Сайдашева З. Н. Татарская музыкальная этнография. — Казань, 2007.
  • Халитов Р. Ф. Татарские народные музыкальные духовые инструменты: Описание и методика изготовления. — Казань, 1992.
  • Халитов Р. Ф. Курай // Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.3. К-Л. — Казань, 2006.
  • Нуруллин Р. Г. Курайлар дөньсында. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2019. — 120 б. — 1000 д. — ISBN 978-5-907039-05-6.


Сылтамалар

үзгәртү
Татар халык иҗаты