Алтай теле

рөсми тел Алтайской Республикасы

Көньяк алтай теле бите монда юнәлтә. Бәлки, сез төньяк алтай теле турында мәкаләсен эзлисездер.

Алтай теле
алт. алтайдыҥ тил
алт. алтай тил
Дәүләт  Россия[1]
Барлыкка килү урыны Алтай таулары
Тел диалекты алтай теле
Язу алтай язуы[d] һәм кирилл язуы
Сөйләшүчеләр саны 55 720 кеше кеше[2]
Телнең ЮНЕСКО статусы начар хәлдә[d][3]
Ethnologue каталогында телнең статусы 2 Provincial[d][4]
Моның каршысы төньяк алтай теле
Викимедиа проектларында тел коды alt

Алтай теле (яки көньяк алтай теле) — ике тау-алтай теленең берсе, алтайлыларның төп теле, Алтай җөмһүриятенең рәсми теле. 1948 елгача ойрот теле дип аталган.

Тасвирлама үзгәртү

 
Саклык банкының рус һәм алтай телләрендә элмә тактасы

Элекке заманнарда көньяк һәм төньяк алтай телләре бер тел — алтай теле дип саналган. Ләкин, хәзерге заман төрки телләр квалификациясе буенча, алар ике аерым тел булып санала. Көньяк һәм төньяк сөйләмнәрен рәсми рәвештә Россиянең азсанлы халыкларының (кумандиннарның, челканнарның һәм тубаларның) аерым телләре итеп тану хәлне катлауландыра.

Бөтенроссия 2002 ел халык санын алу мәгълүматлары буенча, Россиядә 65 534 кеше алтай телен белүләрен таныган[5]. Бәяләүләр буенча, аларның ун меңе төньяк-алтай сөйләмнәрендә, ә калганы көньяк-алтайныкында сөйләшә, шул ук вакытта аларның күбесе алтай-кижи сөйләмен дә белә. Кайбер мәгълүматлар буенча, алтайлыларның 2 проценты гына алтай телендә ирекле сөйләшә.[6].

Көньяк алтай телендә 4 сөйләм бар:

Һәрбер сөйләмне ничә кеше белүе турында төгәл мәгълүмат юк. Якынча бәяләүләр буенча, соңгы өч сөйләмнең һәркайсысында 3 мең тирәсе кеше сөйләшә. Башкалар төп алтай телендә сөйләшә.

Кытайда Канас күле янында теленгитлар һәм синцзян кыргызларына максималь якын булган көньяк-алтай теленә якын диалектлар очрый.

«-z-» урынына интервокаль «-j-» булуы сәбәпле, көньяк-алтай теленең хакас телләренә керүе шикле, ул кыргыз-кыпчак теле дип саналырга тиеш.

Имлялары өстәмә Ҥ, Ј, Ӧ, Ӱ

хәрефләре белән кириллица нигезендә. 1840 еллардан кириллица нигезендәге имля үсеш ала, ә 1928-1938 елларда латин имлясы кулланыла, ә аннан соң яңадан кириллица.

XIX гасырның язма һәйкәлләре — алтай-ойротларны христианлаштыру вакытында булдырылган инҗил текстларының, изгеләр кыйссалары, догалыкларның тәрҗемәләре. 1869 елда Казанда алтай теленең төгәл грамматикасы; 1884 елда — сүзлеге[6] басыла. Әдәби тел үсешендә язучы-мәгърифәтче М. В. Чевалков[7] иҗаты зур роль уйный.

Әдәби тел алтай диалектына нигезләнә. Октябрь инкыйлабына кадәр әдәби тел хәзерге вакытта региональ әдәби тел функциясен башкаручы телеут диалекты үзенчәлекләренә нигезләнгән булган.

Алтай телендә «Алтайдыҥ чолмоны» газетасы чыгарыла.

Кызык фактлар үзгәртү

  • "Qaynar" Казан музыкаль төркеме татар һәм алтай телләрендә җырлар яза һәм башкара.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү