Төп менюны ачу

Азат Гаеткулов

Азат Гаеткулов (Азат Миңлегали улы Гаеткулов, баш. Азат Миңлеғәле улы Айытҡолов ) – курайчы артист. Русиянең атказанган артисты (1998). Г.Сәләм (1990), С. Юлаев (2000) премияләре лауреаты. БР курайчылар берлеге рәисе (2007-2010).

Азат Гаеткулов
рус. Азат Аиткулов
баш. Азат Айытҡолов
А.Гаеткулов.jpg
Туган телдә исем Азат Миңлегали улы Гаеткулов
Туган 27 гыйнвар 1956(1956-01-27) (63 яшь)
Җылаер районы Юлдыбай авылы
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре курайчы артист
Бүләк һәм мөкәфәтләре Салават Юлаев премиясе (2000)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1956 елның 27 гыйнваренда БАССР Матрай (хәзерге Җылаер) районы Юлдыбай авылында туган. Уфада 1- санлы интернат-мәктәпне, сәнгать укуханәсен (1977, Г. Сөләйманов сыйныфы), дәүләт университетын (1994) тәмамлаган. Уфада сәнгать укуханәсендә укыта (1975-1978). 1978 елдан эстрада артисты (Росконцерт). Уфа филармониясендә әдәби-музыкаль лекторий солисты (1994 елдан).

ИҗатыҮзгәртү

Курайда виртуоз уйнау остасы, әлеге уен коралында классик уйнау традицияләрен дәвам иттерүче. Каракалпакстанда (1976), Якутиядә (1978) «БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә катнаша. Халык уен коралларында уйнаучыларның III бөтенрусия конкурсында (Тула, 1986) дипломга ия була. Финляндия, Әфганстан, Перу, АКШ, Канада, Испания, Австралия, Яңа Зеландия, Сингапур, Һолландия, Алмания, Төркиядә гастрольләрдә була.

  • РСФСР халык артисты Флюра Килдиярова, БАССР атказанган артисты В. Хызыров белән чыгыш ясый.[1]

Ансамбль җитәкчесеҮзгәртү

Әлшәй, Авыргазы, Бишбүләк, Дәүләкән, Җылаер, Кырмыскалы, Миякә, Чишмә районнарында, Курган, Пирем өлкәләрендә, Мәскәүдә курайчылар ансамбльләре оештыра.

РепертуарҮзгәртү

Озын көйләрҮзгәртү

«Ашкадар», «Буранбай», «Гыйльмияза», «Тәфтиләү», «Таштугай», «Уел», «Урал», «Чыңрау торна», «Җәяүле Мәхмүт», «Зарифа», «Мөгълифә», «Чук шомырт», «Перовский», «Порт Артур».

ШәкертләреҮзгәртү

  • Р.Р.Карабулатов
  • Н.М.Каикбердин
  • Р.Х.Нәдергулов

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү