Әлшәй районы
Әлшәй районы (рус. Альшеевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Раевский авылы (элекке станция).
Байрак
| |
Башкала | Раевски |
---|---|
Халык исәбе | 43 647 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) ![]() |
Нигезләнгән | 31 гыйнвар 1935[1] |
Вакыт зонасы | UTC+05:00 |
География | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 2,415 квадрат километр |
ДДӨБ | 110 метр ![]() |
Координатлар | 54.0167°N 54.9561°E ![]() |
![]() |
1935 елның 31 гыйнварында барлыкка килгән. Административ үзәге итеп Раевский (Әлшәй) станциясе куела.
ГеографияҮзгәртү
Муниципаль район Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешендә Дим елгасының урта агымында урнашкан. Мәйданы 2415 км² тәшкил итә. Төньяктан көньякка 38 кмга, көнбатыштан көнчыгышка 66 кмга сузылган.
Район башлыча дала җирләренә керә. Урманнар 15% территория алып тора.
Район җире авыл хуҗалыгы максатларына буйсындырылган. 82% җир авыл хуҗалыгы биләмәләренә керә, шуларның 73%ы эшкәртелә.
ХалыкҮзгәртү
Барлыгы 44,2 мең кеше яши. 2002 ел сан алуы буенча 17 930 башкорт (район буенча 37%), 16 290 татар (33,7%), 10 661 рус (22%), 1774 украин 952 чуаш бар. 1989 елгы сан алу белән чагыштырганда татар белән башкортлар урын белән алышканнар, чөнки ул чакта татарлар район халкының 40,5, башкортлар — 26,5%ын тәшкил иткәннәр. [2]
Райондагы иң зур татар авыллары (1989):
ДемографияҮзгәртү
1939[3][4] | 1959[5][4] | 1970[6][4] | 1979[7][4] | 1989[8][4] | 2002[9][4] | 2010[10][4] | 1 гый 2019[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
71 230 | ↘61 603 | ↘61 151 | ↘50 627 | ↘46 690 | ↗48 398 | ↘43 647 | ↘37 615 |
Танылган шәхесләрҮзгәртү
- Касыйм Вахит — сугышта хәляк булган татар язучысы
- Әмир Мәхмүдов, Шамил Анак — татар шагыйрьләре.
- Хәниф Абдрахманов – Бөек Ватан сугышыны катнашучысы, Дан орденының тулы кавалеры (28.6.1944, 12.4.1945, 27.2.1958), татар гаиләсеннән.
- Рәис Низамов - язучы, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1978).
- Гөлфия Юнысова - шагыйрь, Һәдия Дәүләтшина премиясе лауреаты (2006), БР Корылтае-Дәүләт шурасы депутаты (1999 елдан).
- Салават Әскаров - опера җырчысы, РФ халык артисты (2011), С. Юлаев премиясе (1992) лауреаты.
- Мәхмүт Даутов (1927—2015, Астана) — юллар төзүче, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).
- Лек Вәлиев (1935—1992), театр режиссеры, Салават Юлаев премиясе лауреаты.
- Рәфыйк Ихсанов (1965, Түбән Әүрез), запастагы полковник (2006), РФ Каһарманы (2000).
ИкътисадҮзгәртү
Районда 1 зур (Раевский янында), 6 вак нефть ятмасы бар. Аларны “Аксаковнефть” берләшмәсе файдалана.
Хезмәт базарыҮзгәртү
2009 елгы мәгълүмат буенча матди җитештерү тармакларында шөгыле булган халыкның 60%ы (9665) катнаша. Җитештерми торган тармакта – 40% (6435 кеше). Оешма һәм предприятиеләрдә 7979 кеше эшли. Шул исәптән:
- авыл хуҗалыгында 1015 кеше,
- эшкәртү тармагында – 931 кеше,
- электр энергиясен, газ һәм су чыгаралар һәм тараталар – 183 кеше,
- төзелештә — 86 кеше,
- сәүдә челтәрендә — 466,
- кунакханә һәм рестораннарда – 36,
- транспорт һәм элемтәдә — 955 кеше,
- финанс эшчәнлек белән 73 кеше бәйле,
- күчемсез милек, аренда һәм хезмәтләр 11 кеше күрсәтә,
- дәүләт белән идарә итә, хәрби иминлек тәэмин итә һәм халыкны социаль яктан кайгырта 565 кеше,
- сәләмәтлекне саклый һәм социаль хезмәтләр күрсәтә 565 кеше,
- мәгарифтә 1977 кеше эшли,
- коммуналь, башка социаль һәм шәхси хезмәтләр күрсәтәләр 263 кеше.
Рәсми яктан Әлшәй районында эшсезлек – 2,68% дәрәҗәсендә.[12]
МәгарифҮзгәртү
Әлшәй районы мәгариф челтәренә 25 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бар. Урта белемне 1 Раевский башкорт лицее, Раевский гимназиясе, 16 урта, 11 төп, 3 башлангыч, 1 “ачык” (сменалы), 2 өстәмә белем бирү учреждениесе бирә.
2010/11 уку елы башына район мәктәпләрендә 5238 бала укый, мәктәпкәчә оешмаларда 1293 бала тәрбияләнгән. Мәктәпләрдә 1116 кеше хезмәт куя, шул исәптән 613 укытучы.
МатбугатҮзгәртү
1935 елның февраленнән район гәҗите чыга.
Татарча «Әлшәй хәбәрләре», русча «Альшеевские вести», башк. «Әлшәй хәбәрҙәре».
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://xn----7sbacsfsccnbdnzsqis3h5a6ivbm.xn--p1ai/index.php/component/content/article/2-statya/7382-alsheevskij-rajon
- ↑ Население Башкортостана: национальный состав по районам
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Комплексная инвестиционная Программа социально-экономического развития муниципального района Альшеевский район Республики Башкортостан на 2010 – 2015 годы