Нигъмәтулла (авыл)
Нигъмәтулла (Мәләш, рус. Нигматуллино, уст. Нигаметуллино) — Башкортстанның Әлшәй районындагы татар авылы. Нигъмәтулла авыл советы үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 553 кешенең яшәве мәгълүм.[4]
Нигъмәтулла | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Нигматуллинский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Нигматуллинский сельсовет[d] һәм Бәләбәй өязе |
Халык саны |
614 (2002)[2], 593 (2009)[2], 553 (2010)[3] |
Почта индексы | 452117 |
Тарихи мәгълүматлар
үзгәртүАрхив материаллары ышансак, авылны 1793 елны мишәр поручик Нигъмәтулла Янышев нигезли. Авылга төрле елларда Салих, Бозаяз, Ярми, Яңавыл, Чуенчы авылларыннан кешеләр килеп утырганнар (һәммәсе – мишәр авыллары). 1923 елга кадәр Нигъмәтулла вулысы үзәге.
Демография
үзгәртү1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Нигъмәтулла вулысы, Нигъмәтулла авылында 533 хуҗалыкта 3034 җан исәпләнүе күрсәтелә. Милләт буенча барысы диярлек мишәрләр, 55 башкорттан һәм 10 рустан гайре.[5]
Өч ел узуга, 1920 елда шунда ук 556 йортта 3056 татар яши.[6]
1959 елда 1072 кеше яши (татарлар)
1989 елда – 664 (татарлар)
2002[7] | 2010[4] |
---|---|
614 | 553 |
2002 елгы сан алу буенча халыкның 89 проценты татарлар, ләкин мәгълүмат тулы түгел.
Танылган кешеләре
үзгәртү- Касыйм Вахит (1916―1942), татар язучысы
- Хәмит Йосыпов (1917―1993), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Әгълә Нәкыев (1908―1976), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Фәнис Садыйков (1936), медицина фәннәре докторы (1990), профессор (1992). БАССР атказанган табибы (1986).
Мәгариф
үзгәртүУрта мәктәп, шулай ук мәчет бар.
Җитештерү тармагы
үзгәртүГеографик урынлашу
үзгәртүАвылның төп бәласе – юлсызлык.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
- ↑ 4,0 4,1 Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-03-21
- ↑ М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
- ↑ М.И. Роднов Крестьяне Белебеевского уезда по переписи 1920 года: этнический состав. Москва, 2009(үле сылтама)
- ↑ Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..