Төп менюны ачу

Социалистик Хезмәт Каһарманы

Социалистик Хезмәт Каһарманы (рус. Герой Социалистческого труда) — Советлар Берлегендә 1938-1991 еллардагы югары исем, хезмәт өчен бүләкләүнең югары дәрәҗәсе.

Социалистик Хезмәт Каһарманы
I дәрәҗә
Sickle and Hammer.jpg
Ил ССБР байрагы
Статус тапшырылмый
статистика
Булдыру датасы 27 декабрь 1938
Беренче бүләкләү 20 декабрь 1939
Соңгы бүләкләү 21 декабрь 1991
Юкка чыгару датасы 27 декабрь 1938

Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменә 20 605 кеше[1] (башка мәгълүмат буенча, 21 560 кеше)[2] лаек була, шул исәптән 205 тапкыр — ике һәм 16 тапкыр — өч мәртәбә. Ким дигәндә 20 кешегә бу югары исем вафатыннан соң тапшырыла. 89 кеше төрле сәбәпләр буенча Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменнән мәхрүм ителә. 45 кешегә карата исемне тапшыру турындагы фәрманнар нигезсез дигән сәбәп белән гамәлдән чыгарыла. Тагы 3 кеше икенче «Урак һәм Чүкеч» мидәленнән[чыганагы?] мәхрүм ителә, ягъни ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы түгел, Социалистик Хезмәт Каһарманы гына булып кала.

ИскәрмәләрҮзгәртү