Роберт Тимербаев

баянчы, җырчы, композитор

Роберт Тимербаев, Роберт Гафур улы Тимербаев (баш. Роберт Ғәфур улы Тимербаев, 1960 елның 23 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы, Раевка) ― музыкант (баян), җырчы, композитор, популяр җырлар авторы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Роберт Тимербаев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Роберт Гафур улы Тимербаев

Туу көне

23 декабрь 1960(1960-12-23) (64 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР Әлшәй районы, Раевка

Эшчәнлек еллары

1978 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы, композитор, җырчы

Кораллар

баян

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Башгосфилармония
«Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар» иҗат төркеме

Бүләкләр

Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1960 елның 23 декабрендә БАССР Әлшәй районы Раевка бистәсендә (2005 елдан авыл) туган. Раевка мәктәбендә һәм Уфа сәнгать училищесында белем алган.

1978―1979 елларда Башкорт дәүләт филармониясендә концертмейстер булып эшләгән.

1979―1981 елларда эчке гаскәрләр оркестрында хәрби хезмәт үткән.

1981―1984 елларда Уфа сәнгать училищесында (читтән торып) укуын дәвам иткән һәм 1999 елга хәтле Башкорт дәүләт филармониясендә эшләгән. Анда эшләгән елларында (1978―1999) барлык Россияне диярлек (Казан, Петербург, Мәскәү, Сургут, Новосибирск, Самара һәм башка шәһәрләр) урап чыккан, Алмания, Франция, Италия, Голландия, Таиланд, Гарәп Әмирлекләре, Төркия кебек чит илләрдә чыгыш ясаган.

1999 елдан ― «Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар» иҗат төркеменең сәнгать җитәкчесе [1]. Әлеге иҗат төркеме Татарстан шәһәрләрендә: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Баулы, Азнакай, Чистай, Алабуга, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләрендә, Мамадыш, Саба, Кукмара, Балтач, Питрәч, Теләче, Апас, Тукай, Актаныш, Сарман, Мөслим, Ютазы районнары район үзәкләрендә һәм авылларында сольный концертлар белән күп тапкырлар чыгыш ясаган, республика һәм район бәйрәм чараларында катнашкан.

Р. Тимербаев, баянчы буларак, башкару эшчәнлеген композиторлык иҗаты белән берләштерә. Аның репертуарына классик әсәрләр, рус, татар һәм башкорт композиторлары әсәрләре керә. Ике йөзгә якын җыр: сугыш җырлары, гражданнар һәм мәхәббәт лирикасы, шаян җырлар, баян һәм инструменталь ансамбльләр өчен әсәрләр язган. Җырлар белән танылу алган һәм тамашачылар арасында зур популярлык казанган[2].

Беренче язган җыры ― «Санама, кәккүк». Популяр җырлары: «Гомерләрне үлмәс җыр итәек» (Хәния Фәрхи), «Туган ягым» (Гөлфия Юнысова сүзләре, Фәридә Тимербаева башкара), «Алла бирсә» (Рамил Чурагол сүзләре, Идрис Кәлимуллин башкара), «Ага сулар» (Роза Аккучукова башкара), «Туган як каеннары» (Гали Хәмзин), «Талгын гына карлар ява» (Заһир Исәнчурин), «Яшь йөрәк» (Хәлимә Габбасова), «Ак майларда – ак вәгъдәләр», «Күрше хакы, тәңре хакы», «Салма мине сары сагышларга», «Туганнарның кадерен бел» һ.б.[3].

Композитор белән Салават Фәтхетдинов («Гармун», Клара Булатова сүзләре), Айдар Галимов («Синең өчен», Светлана Шәрипова сүзләре), Идрис Газиев, Роза Аккучукова, Хәния Фәрхи, Нәзифә Кадыйрова, Радик Гәрәев, Хәмдүнә Тимергалиева, тормыш иптәше Фәридә Тимербаева һ.б. танылган башкаручылар хезмәттәшлек иткән һәм итә [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
  • «Алтын Урал» халык иҗат премиясе
  • «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (Татарстан Республикасы)

Шәхси тормышы

үзгәртү

1983 елда өйләнгән. Хатыны ― җырчы, БР атказанган артисты Фәридә Карый кызы Тимербаева (1963 елгы, Борай районы Иске Карагыш авылыннан). Уфадан 20 чакрым ераклыкта Атаевка бистәсендә үз йортлары белән яшиләр. Балалары: ике уллары, икесе дә Уфа нефть институтын тәмамлаган, үз бизнесларын булдырган.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
Мәкаләләр
  • Эльмира Сәлахова. «Соранып йөрмәдек, эшләдек тә эшләдек». «Ирек мәйданы», 19.09.2024, № 37, 6-7нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү