Хәмдүнә Тимергалиева
Хәмдүнә Тимергалиева (1949 елның 24 мае, ССРБ, РСФСР, БАССР, Борай районы, Котлыяр — 2020 елның 14 сентябре, РФ, ТР, Казан) — танылган җырчы (меццо-сопрано), ТАССРның атказанган (1987), Татарстан АССРның (1991) һәм Башкортстанның (2020) халык артисты.
Хәмдүнә Тимергалиева | |
![]() | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы |
Туу көне | |
Туу урыны |
ССРБ, РСФСР, БАССР, Борай районы, Котлыяр авылы |
Үлү көне |
14 сентябрь 2020 (71 яшь) |
Үлү урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1976—2020 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Моң |
меццо-сопрано |
Жанрлар |
эстрада, халык җырлары |
Коллективлар |
Татар дәүләт филармониясе |
Хезмәттәшлек |
«Салават» җыр студиясе |
Бүләкләр |
БиографиясеҮзгәртү
Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елны Башкортстан АССРның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында колхоз рәисе гаиләсендә дөньяга килгән.[1]
Мәктәп тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4-нче разрядлы монтажчы булып эшли.[1]
Уфа сәнгать училищесын тәмамлый.[1]
1976-1987 елларда Казанда Татар дәүләт филармониясендә эшли. Эмиль Җәләлетдинов төркемендә «Гармун моңнары» дигән җырны беренче тапкыр башкара. Шулай ук, Габдулла Рахимкулов, Илһам Шакиров төркемнәрендә эшләргә туры килә.
Репертуарында 1000ләп җыр бар, шулардан 200-е татар халык җырлары.
2020 елның 14 сентябрендә Казанда вафат[2]. Казан шәһәренең «Курган» зиратында җирләнгән[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 1987 — Татарстан АССР атказанган артисты
- 1991 — Татарстан АССР халык артисты
- 2020 — Башкортстанның халык артисты (Дәрәҗәле исем бирү турындагы Указга Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 10 февралендә кул куйган)[4][5]
Шулай ук карагызҮзгәртү
ЧыганакларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Хәмдүнә Тимергалиева: «Рухи яктан көчсез булсам, күптән үлә идем»
- ↑ Скончалась народная артистка Татарстана Хамдуна Тимергалиева. Азатлык радиосы, 14.09.2020
- ↑ Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар. Татар-информ, 15.09.2020
- ↑ Тимергалиевой присвоено звание народной артистки Башкирии. Татар-информ, 14.09.2020
- ↑ Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме тапшырылды. Татар-информ, 15.09.2020
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|