Башкортстан Республикасының халык артисты

мактаулы исем
(Башкортстанның халык артисты битеннән юнәлтелде)

Башкортстан Республикасының халык артисты — Башкортстанда кабул ителгән мактаулы исем, дәүләт бүләге. 1939 елдан «БАССР халык артисты», 1990 елдан «Башкорт ССР халык артисты» мактаулы исемнәре бирелгән. Хәзерге исем 1992 елдан кертелгән. БР Президенты Указы белән 1996 елда рәсмиләштерелгән. Әлеге исем бүләкләнүченең республика мәдәнияте үсешенә керткән зур өлешен һәм республиканың күпмилләтле халкы алдындагы казанышларын тануның иң югары чагылышы булып тора.

Башкортстан Республикасының халык артисты
Ил Россия байрагы Башкортстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Башкортстан Республикасы Башлыгы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк Россия Федерациясенең атказанган артисты
Кечерәк бүләк Башкортстан Республикасының атказанган артисты

Нигезләмә үзгәртү

«Башкортстан Республикасының халык артисты» мактаулы исеме киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, югары сәнгать үрнәге булырдай образлар, спектакльләр, кинофильмнар, концерт, эстрада, цирк программалары, музыкаль, телевизион һәм радиотапшырулар иҗат иткән, югары осталыкка ия булган артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, музыкаль башкаручыларга һәм башка сәнгать әһелләренә бирелә.

Кагыйдә буларак, «Башкортстан Республикасының халык артисты» мактаулы исеме сәнгатькәргә «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» яки «Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемнәре бирелеп 5 ел үткәч, бирелергә мөмкин.

«Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирүгә тәкъдим итү һәм билгеләнгән үрнәктәге Бүләкләү кәгазе Башкортстан Республикасы Башлыгы каравына кертелә.

«Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булган кешеләргә Башкортстан Республикасының Мактаулы исем бирү турында грамотасы һәм «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән күкрәк билгесе тапшырыла.

«Башкортстан Республикасының халык артисты» күкрәк билгесе күкрәкнең уң ягында йөртелә.

Күкрәк билгесе тасвирламасы үзгәртү

«Башкортстан Республикасының халык артисты» күкрәк билгесе түгәрәк формада эшләнгән. Алгы якта алтын белән йөгертелгән «Башкортстан Республикасының халык артисты» язуы урнаштырылган. Арткы ягы шома. Аскы өлештә башаклар көлтәсе, аның уртасында курай чәчәге ясалган. Башак — байлыкны, чәчәк — республика халыкларының бердәмлеген, җиде таҗ — тарихи ырулар санын гәүдәләндерә.

Күкрәк билгесе боҗра һәм элмәк ярдәмендә дүртпочмаклы калыпка беркетелгән. Калыпның төсләре БР дәүләт байрагы төсләренә туры килә.

Башкортстанның халык артистлары үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү