Олег Ханов
Олег Ханов, Олег Закир улы Ханов (баш. Олег Закир улы Ханов, 1951 елның 11 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Архангель районы, Кызгы) — театр һәм кино актеры, театр режиссеры, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе (2012—2019), 2000―2009 елларда, 2022 елдан х. в. ― М. Горький исемендәге Ырымбур дәүләт өлкә драма театры артисты. РФ дәүләт премиясе (1995), Башкортстан АССРның Салават Юлаев премиясе (1981), Станиславский исемендәге халыкара премия (2014) лауреаты, Петр фән һәм сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы (2005), профессор (2005). РСФСР атказанган (1987), БАССР (1983) һәм Россия Федерациясенең (2024) халык артисты.
Олег Ханов | |
---|---|
Туган телдә исем | Олег Закир улы Ханов |
Туган | 11 август 1951 (73 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Архангель районы, Кызгы |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | актер, режиссер |
Бүләк һәм премияләре | РФ дәүләт премиясе (1995) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1951 елның 11 августында Башкортстан АССР Архангель районы Кызгы авылында туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын (Г. Гыйләҗев, Ф. Касыймова курсы) тәмамлаган (1973).
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1973 елдан М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында эшли.
- 1989―1993 елларда ― Республика яшь тамашачылар театрында (хәзер БР М. Кәрим исемендәге милли яшьләр театры) сәнгать җитәкчесе.
- 1983―1999 елларда ― БАССР (БР) театр әһелләре берлеге идарәсе рәисе.
- «Сатирикон» театрында (Мәскәү) эшли.
- 2000―2009 елларда ― Ырынбурда М. Горький исемендәге Ырынбур өлкә драма театрында актер һәм режиссер. Ырынбур сәнгать институтында укыта.
- 2009―2012 елларда ― Салават дәүләт башкорт театры баш режиссеры.
- 2012—2019 елларда ― М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәнгать җитәкчесе[1].
- 2022 елдан х. в. ― М. Горький исемендәге Ырынбур дәүләт өлкә драма театры артисты[2]
Иҗаты
үзгәртүАктер амплуасы күпкырлы: трагедия каһарманнарын да, комедия каһарманнарын да бердәй уңышлы уйный. Башкорт теленә пьесалар тәрҗемә итә[3].
Уйнаган рольләре
үзгәртүГафури театрында
үзгәртү- Ричард Галин «Айгөл иле» М. Кәрим
- Мәхмүт «Җәяүле Мәхмүт» М. Кәрим
- Әдамшаһ «Ташлама утны, Прометей» М. Кәрим
- Шомбай «Шомбай» К. Мәргән
- Мулла «Зәңгәр шәл» К. Тинчурин
- Сандро «Айсылуның айлы кичләре» И. Абдуллин
- Кендек «Озын-озак балачак» М. Кәрим
- Мулино «Хатын-кыз тегүчесе» (Дамский портной) Ж. Фейдо
- Мөэмүн бабай «Ак пароход» Ч. Айтматов
Ырынбур өлкә театрында
үзгәртү- Наполеон («Корсика кызы», И. Губач)
- Ямчы, Хлопуша, Күзгә күренми торган кеше («Капитан кызы», А. С. Пушкин)
- Фредерик Леметр («Фредерик, яки Җинаятьләр бульвары», Э.-Э. Шмит)
- Мулино («Хатын-кыз тегүчесе», Ж. Фейдо)
- Бруно («Миһербанлы мөгез йөртүче», Ф. Кроммелинк)
- Акыл иясе («Өченче әтәчләргә кадәр», В. М. Шукшин)
Сатирикон театрында
үзгәртү- Полоний («Гамлет», У. Шекспир, Роберт Стуруа куелышында)
Куйган спектакльләре
үзгәртүТуймазы татар театрында
үзгәртү- 1998 «Мәкер һәм мәхәббәт» (Коварство и любовь) Ф. Шиллер — II Россия кече шәһәр театрлары фестивалендә (Мәскәү) катнаша.
- 2000 «Онытылган» (Всеми забытый) Назыйм Хикмәт — Россия-Төркия театр һәм заманча драматургия фестивалендә (Әнкара) катнаша.
- 2003 «Гамлет» У. Шекспир — V Россия кече шәһәр театрлары фестивалендә катнаша (Лысьва).
Башкорт ТЮЗында
үзгәртү- «Бернард Альба йорты» (Ф. Гарсиа Лорка)
Салават драма театрында
үзгәртү- 2005 «Зәйтүнгөл» Н. Асанбаев
- 2006 «Шулай булды шул» Т. Миңнуллин
- 2007 «Соңлаган мәхәббәт» (Поздняя любовь) А.Н. Островский
- 2008 «Аккош җыры» (Лебединая песня) А.П. Чехов
- 2009 «Анакай » (Мамуля) С. Белов
- 2009 «Ул кайтты» Ә. Атнабаев
- 2010 «Шайтан коткысы» (Бес в ребро) М. Багаев
- 2010 «Риваять» Т. Миңнуллин
- 2011 «Чияле тау» Н. Асанбаев
- 2012 «Ак тәүбә, кара тәүбә» Т. Миңнуллин һ. б.
Гафури театрында
үзгәртү- 2012 «Бирнәсез кыз» (Бесприданница) А.Н. Островский
- 2013 «Мактымсылу, Әбләй һәм Кара юрга» Таңчулпан Гарипова
- 2014 «Ялгызлык ташы» Ә. Гаязов
- 2014 «Гафу ит мине» (Прости меня!) И. Герман
- 2015 «Каһым түрә» Б. Бикбай, Х. Иргалин
М. Горький исем. Ырынбур драма театрында
үзгәртү- Ямщик, Хлопуша, Человек-фатум ― «Капитанская дочка», А. С. Пушкин, 1999
- Арбенин ― «Маскарад», М. Лермонтов, 2001
- Ротмистр ― «Отец», А. Стриндберг, 2002
- Фредерик Леметр ― «Фредерик, или Бульвар преступлений», Э.-Э. Шмит, 2003
- Мулино ― «Дамский портной», Ж. Фейдо, 2003
- Бруно ― «Великодушный рогоносец»", Ф. Кроммелинк, 2004
- Мудрец ― «До третьих петухов»", В. М. Шукшин, 2007
- Наполеон ― «Корсиканка», И. Губач, 2007
- Сарафанов ― «Свидания в предместье», А. Вампилов, 2008
- Ричард, герцог Глостер, король Ричард II ― «Ричард III», 2011
- Петр Иванович Адуев — «Обыкновенная история», И. Гончаров, 2023
- Василь — «Вечер», А. Дударев, 2023[2]
Фильмография
үзгәртү- 1981 Ханьяр роле — «Алтын атлы җайдак» (Всадник на золотом коне), «Мосфильм» (реж. Василий Журавлев)[4].
Катнашкан фестивальләре
үзгәртү- 2007 «Кырым көймәсе» (Крымский ковчег) фестивале (Акмәчет, Украина) — Наполеон роле (Иржи Губач «Корсикан кызы»).
- 2008 IV «Синең шанс» (Твой шанс) театр мәктәпләре фестивале (Мәскәү) — Сарафанов роле (А. Вампилов, «Өлкән абый» (Старший брат) һәм режиссер-педагог.
- 2008 IX Волков фестивале (Ярославль) — Арбенин роле (М.Ю. Лермонтов, «Балмаскарад»). «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче.
- 2009 III Н.Х. Рыбаков исемендәге фестиваль (Тамбов) — «Россия актеры» мактаулы исеменә лаек була.
- 2009 «Театр язы» фестивале (Уфа) — «Ул кайтты» спектакле (Әнгам Атнабаев әсәре) белән катнаша.
- 2010 VIII кече шәһәрләр фестивале — Светловидов роле (А.П. Чехов, «Аккош җыры» (Лебединая песня) һәм режиссер.
- Халыкара фестивальдә (Братислава, Словакия) «Авыл хикәятләре» спектаклен режиссер-куючы буларак тәкъдим итә.
- 2012 «Театр Олимпы» федераль фестивале (Сочи).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1981 ― БАССР атказанган артисты.
- 1981 ― БАССРның Салават Юлаев премиясе (иҗат төркеме эчендә) — Кендек роле өчен («Язмышлардан узмыш юк» Мостай Кәрим әсәре, Рифкать Исрафилов куелышында).
- 1983 ― БАССР халык артисты.
- 1987 ― РСФСР атказанган артисты.
- 1996 ― РФ дәүләт премиясе (әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә) — «Бибинур, һай, Бибинур!» спектаклендә (Ф. Бүләков әсәре, Рифкать Исрафилов куелышында) Габдрахман ролендә уйнаган өчен.
- 1994 ― А. Яблочкина исемендәге премия — «Миһербанлы мөгез йөртүче» (Великодушный рогоносец) (Ф. Кроммелинк әсәре, режиссер Рифкать Исрафилов) спектаклендәге Бруно роле өчен («Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә).
- 2003 ― Ырынбур губернаторының «Ырынбур лирасы» (Оренбургская лира) премиясе — Ротмистр роле өчен («Ата», А. Стриндберг).
- 2012 ― «Ырынбур лирасы» (Оренбургская лира) премиясе — Ричарда III роле өчен(«Ричард III» У. Шекспир).
- 2014 ― Станиславский исемендәге халыкара премия[5].
- 2024 ― Россия Федерациясенең халык артисты ― кинематография, музыка, театр, хореография һәм цирк сәнгатен үстерүдә зур хезмәтләре өчен[6]
Аның турында әдәбият
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Олег Ханов Гафури театрының сәнгать җитәкчесе вазифасыннан киткән. Азатлык радиосы, 11.04.2019
- ↑ 2,0 2,1 Ханов Олег Закирович. Оренбургский государственный областной драматический театр им. М. Горького
- ↑ Башкорт белешмәлегендә (рус.)(үле сылтама)
- ↑ Кино-театр.ру сайты мәгълүматы
- ↑ «Башинформ» сайтында
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 03.04.2024 № 233. Официальное опубликование правовых актов
- ↑ Лейла Аралбаева. В Уфе презентовали книгу об известном актере Олеге Ханове. ИА «Башинформ», 10.11.2013(рус.)