Уфа дәүләт сәнгать институты
Уфа дәүләт сәнгать институты, Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, ингл. Ufa State Institute of arts named after Zagir Ismagilov, баш. Заһир Исмәғилев исемендәге Өфө дәүләт сәнғәт институты, рус. Уфимский государственный институт искусств им. Загира Исмагилова — 1968 елдан Уфада эшләп килүче, музыка, театр, бию, сынлы сәнгать өлкәләрендә югары белемле белгечләр әзерләүче, РФ мәдәният министрлыгы карамагындагы күппрофильле һөнәри югары уку йорты.
Уфа дәүләт сәнгать институты | |
Нигезләнү датасы | 1968[1] |
---|---|
![]() | |
Кыскача исем | УГИИ |
... хөрмәтенә аталган | Заһир Исмәгыйлев |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Уфа, Киров районы һәм Башкортстан |
Урам | Ленин урамы[d] |
Ана ширкәт | Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы[3] |
Штаб-фатирының урнашуы | Уфа, Россия |
Адрес | 450008, Россия Федерациясе, Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре, Ленин урамы, 14 йорт |
Рәсми веб-сайт | ufaart.ru(рус.)(ингл.)[1] |
![]() | |
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Уфа сәнгать институты укытучылары[d] |
![]() |


- Ректор
- 2013 елдан — Әминә Әсфәндиярова, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, БР атказанган сәнгать эшлеклесе.
- 2023 елның 12 апреленнән ― Илмар Әлмөхәммәтов (2016―2023 елларда Уфа опера театры генераль директоры).
Тарих
үзгәртү1980 елгы чыгарылыш
1981 елгы чыгарылыш
1995 елгы чыгарылыш
2005 елгы чыгарылыш
1968 елда Гнесиннар исемендәге дәүләт музыкаль-педагогика институтының Уфадагы укыту-консультация пункты нигезендә ачыла [4]. Укыту эшенә, нигездә, Гнесиннар институты, Мәскәү һәм Ленинград вузлары укытучылары һәм башкала вузларын тәмамлаган белгечләр җәлеп ителә. Уфа сәнгать укуханәсеннән әйдәүче укытучылар чакырыла.
Институтта музыка һәм театр факультетлары, 5 кафедра (фортепиано һәм оркестр өчен уен кораллары (эскрипкә, альт, виолончель, контрабас) кафедрасы, хор дирижерлыгы һәм халык уен кораллары кафедрасы, музыка тарихы, теориясе һәм композиторлык кафедрасы, актерлык осталыгы һәм режиссура кафедрасы, гуманитар фәннәр кафедрасы) оештырыла.
- 1969 елда вокал бүлеге ачыла.
- 1973 елда РСФСР мәдәният министрлыгы сынлы сәнгать бүлеге ачарга рөхсәт бирә.
- 1978 елда тынлы һәм бәрмә уен кораллары кафедрасы ачыла.
- 1993 елдан ассистентура, 1998 елдан аспирантура ачыла.
- 2003-2015 елларда Уфа дәүләт сәнгать академиясе.
- 2015 елдан Уфа дәүләт сәнгать институты[5].
4 факультетта (музыка, башкорт музыкасы, театр, сынлы сәнгать) һәм 23 кафедрада 33 белгечлек һәм юнәлеш буенча укыту алып барыла.
Институтта елга 4 мәртәбә «Проблемы музыкальной жизни» журналы (ISSN: 1997-0854) нәшер ителә[6].
Бина
үзгәртүИке уку корпусы бар.
Элекке дворяннар җыены бинасы (Ленин ур., 14) һәм икенче бина (Цюрупа ур., 9).
Институтның 12 катлы, 226 бүлмәле, 1978 елда төзелгән тулай торагы (Пушкин ур., 114) бар.
Белгечлекләр
үзгәртүМузыка факультеты
үзгәртү- Фортепиано
- Концерт кыллы уен кораллары
- Концерт тынлы һәм бәрмә уен кораллары
- Концерт халык уен кораллары
- Опера җыры сәнгате
- Симфоник оркестр һәм академик хор белән сәнгать җитәкчелеге
- Музыка белгечлеге
- Композиция
- Музыкаль тавыш режиссурасы
- Академик хор дирижеры
- Халык уен кораллары ансамбле дирижеры
- Тынлы оркестр һәм бәрмә уен кораллары оркестры
- Баян, аккордеон һәм кыллы чиртмә уен кораллары
- Эстрада уен кораллары
- Эстрада джаз җыры
- Менеджмент
Башкорт музыкасы факультеты
үзгәртү- Концерт халык уен кораллары
- Россия халыкларының халык уен кораллары
- Этник музыка белеме
Театр факультеты
үзгәртү- Актер осталыгы
- Театр режиссурасы
- Бию сәнгате
- Театр белеме
Сынлы сәнгать факультеты
үзгәртү- Сынлы сәнгать
- Графика
- Скульптура
- Дизайн
- Сәнгать теориясе һәм тарихы
- Дизайн
Шәхесләр
үзгәртүРекторлар
үзгәртү- 1968-1988 Заһир Исмәгыйлов (1917-2003)
- 1988-2000 Зиннур Нургалин
- 2000-2010 Ишмөхәммәт Галәветдинов (1948-2015)
- 2010-2012 Әминә Шәфыйкова
- 2013 елдан Әминә Әсфәндиярова
- 2023 елдан Илмар Әлмөхәммәтов [7]
Укытучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Уфа сәнгать институты укытучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Фоменков Михаил Петрович | 1924-11-05 | Уфа | Уфа сәнгать училищесы Gnessin Russian Academy of Music Мәскәү дәүләт консерваториясе |
дирижёр укытучы |
2004-01-22 | |||
Рәйсә Галимуллина | 1931-05-07 | Каракол | Мәскәү дәүләт консерваториясе | опера җырчысы | 2000-09-06 | |||
Сергей Тюфяков | 1949-04-01 | Уфа | Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты | сәнгатькәр | ||||
Людмила Шәймөхәммәтова | 1951-11-12 | Екатеринбург | Урал дәүләт консерваториясе | музыка белгече музыка педагогы |
Lyudmila Shaymukhametova | 2025-01-31 | ||
2001 | Идрис Газиев | 1960-04-21 | Корманай | Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты | җырчы | Idris Gaziev | ||
Әминә Әсфәндиярева | 1961-07-27 | Уфа | галим | |||||
Әминә Шәфыйкова | 1974-03-24 | Ыргызлы | Pushkin Street, 104 Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты |
музыкачы пианист |
Amina Shafikova Yurievna | |||
1998 | 2016 | Рөстәм Шәйхетдинев | 1976-05-05 | Уфа | пианист |
Тәмамлаучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар.
1968 елдан башлап, Башкортстан һәм РФның күрше өлкәләрендәге уку йортлары һәм театр, сәнгать оешмалары өчен 4000 югары белемле белгеч әзерләнгән.
|
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
- ↑ Directory of Open Access Journals — 2003.
- ↑ Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
- ↑ Постановление Совета Министров СССР № 417 от 05.06.1968
- ↑ Приказ Министерства культуры РФ № 3004 от 08.12.2015
- ↑ Журнал рәсми сайты, archived from the original on 2019-04-24, retrieved 2016-03-04
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Башҡорт опера һәм балет театрында — яңы генераль директор. Башинформ, 13.04.2023(башк.)
Сылтамалар
үзгәртү- Институт сайты 2016 елның 31 март көнендә архивланган.
- Уфа сәнгать академиясе тарихи исемен кире кайтарды