Төп менюны ачу

Салават Низаметдинов

Салават Низаметдинов (Салават Әхмәди улы Низаметдинов, баш. Салауат Әхмәҙи улы Низаметдинов) - композитор, БАССР (1988) һәм Русиянең (2003) атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Сәләм премиясе (1988) лауреаты. БР композиторлар берлеге рәисе (20062010).[4]

Салават Низаметдинов
Салауат Низаметдинов
С.Низаметдинов 1.jpg
Туган телдә исем Салават Әхмәди улы Низаметдинов
Туган 3 март 1957(1957-03-03)
Учалы районы Миндәк бистәсе[1]
Үлгән 29 июль 2013(2013-07-29) (56 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Өфә дәүләт сәнгать институты
Һөнәре композитор
Җефет I - Лариса, II - Әлфия, III - Рәзидә[2]
Балалар улы Альберт, кызы Юля (беренче никахыннан)
улы Дәүрән, кызы Ләйсән (соңгы никахыннан)[3]
Бүләк һәм мөкәфәтләре Г. Сәләм премиясе (1988)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1957 елның 3 мартында БАССР Учалы районының Миндәк бистәсендә шахтёр гаиләсендә туган. Тумыштан сукыр булу сәбәпле, Уфадагы махсус (коррекция) интернат-мәктәбендә укый (1964), баян, домра, кларнет һәм торбада уйнарга өйрәнә. 1- балалар музыка мәктәбенең махсус бүлекчәсенә (Николай Инякин сыйныфы) кабул ителә (1968). Уфа сәнгать училищесын (Ю. Смирнов сыйныфы) (1977), Уфа сәнгать институтын (Е. Земцов сыйныфы) (1982), Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыкаль-педагогия институтында (проф. Г.И. Литинский җитәкчелегендә) аспирантура тәмамлый.[5]Нариман Сабитов исемендәге 1-балалар сәнгать мәктәбендә (1974 елдан), Уфа сәнгать академиясендә (2000 елдан) укыта. «Салават» иҗат йорты директоры (1992 елдан).

ИҗатыҮзгәртү

 
Композитор рояль артында

Күпкырлы композитор буларак, иҗаты опера һәм симфонияне, хор әсәрләрен һәм романсларны, нәфис, документаль фильмнарга, драма спектакльләренә язылган музыканы һәм эстрада җырларын үз эченә ала. Композитор үзе опера жанрына өстенлек бирә. Мостай Кәрим әсәрләре нигезендә язылган «Кара сулар» (1989), «Ай тотылган төндә» (1996), шулай ук «Mеmento» (2000, Р. Галиев һәм Р. Хантимеров либреттосы) һәм «Нәкый» (2009) исемле опералары Уфада опера һәм балет театры сәхнәсендә, «Сөю йолдызы» (2002, Флорид Бүләков либреттосы) рок-операсы Хөсәен Әхмәтов исемендәге Уфа филармониясе сәхнәсендә куелды.[6]

Төп әсәрләреҮзгәртү

  • Уфа сәнгать училищесында укыганда 3 прелюдия, укытучысы Н. Инякин истәлегенә баян өчен поэма, 3 романс яза.
  • Уфа сәнгать институтында диплом эше - 5 өлештән торған «Салават белән сөйләшү» (башк.) исемле вокал симфониясе (№ 1 симфония) (1982, Салават Юлаев, Әнгам Атнабаев сүзләренә).
  • № 2 симфониясе - a cappella хор өчен (1991, В. Загорянский сүзләренә).
  • Фәнни җитәкчесе Г. Литинскийга До-минор кыллы квартетын багышлый.
  • Ф.И. Шаляпин истәлегенә багышланган кантата «По случаю...» (1993, В.Ф. Боков, С.Я. Маршак, Я.П. Полонскогий сүзләренә) яза.
  • «Вагантлардан битләр» (Странички из вагантов) (1992, урта гасырларның билгесез шагыйрьләре сүзләренә), «Көндәлектән битләр» (Странички из дневника) (1999, П. Госсен сүзләренә), «Йокысызлык» (Бессонница) (2002, З.Т. Әбделмәнова сүзләренә) симфоник шәлкемнәре
  • Төрле шагыйрьләр (аларның арасында билгеле Башкортостан шагыйрләре: Шамил Анак, Зөһрә Котлыгилдина, Мостай Кәрим, Динә Талхина, Әнгәм Атнабаев, Гөлфия Юнысова, Таңсылу Карамышева, Илдар Юзеев, Әнисә Таһирова, Рәми Гарипов, Тәнзилә Дәүләтбирдина, Нәҗип Асанбаев, Рәгидә Янбулатова, Сафуан Әлибаев, Рәшит Шәкүр, Вәлит Илембәтов, Рәсих Хәннанов, Шәриф Биккол, Уран Кинҗәбулатов, Равил Бикбаев, Татарстан шагыйрләре: Гөлшат Зәйнәшева, Ләйлә Дәүләтова һ.б.) сүзләренә язган 200 дән артык җыры бар.
  • Әсәрләрен башкаралар популяр Башкортостан җырчылары: Салават Низаметдинов (автор-башкаручы үзе), Әлфия Юлчурина, Зәки Мәхмүтов, Нәзифә Кадыйрова, Галим Батыршин, Фәнүнә Сиражетдинова, Идрис Газиев, Вахит Хызыров, Радик Гәрәев, Лилия Букеева, Рафаэль Рәхмәтуллин, Резедә Әминева, Фәдис Ганиев, Хима Янбирдина, Марат Шәрипов, Лилия Ишемъярова, Татарстан җырчылары Салават Фәтхетдинов, Фердинанд Сәлахов, Айдар Фәйзрахманов һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • Сукыр композиторларның халыкара конкурсы (Праһа, 1979) – III урын (А. Блок шигырьләренә язылган романслары өчен)
  • Сукыр композиторларның халыкара конкурсы (Праһа, 1988) - II урын (Ника Трубина сүзләренә язылган «Каралама» (Черновик) вокал шәлкеме өчен)
  • ССРБ халык хуҗалыгы күргәзмәсе (Мәскәү, 1988) – алтын медаль (Ника Трубина сүзләренә язылган «Каралама» (Черновик) вокал шәлкеме өчен)
  • «Филантроп» халыкара конкурсы (2006) – I премия («Memento» операсы өчен)
  • Дмитрий Шостакович исемендәге премия (2007)
  • Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2003)
  • Г. Сәләм премиясе лауреаты (1988)

ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1983)

ХәтерҮзгәртү

Учалы сәнгать һәм мәдәният көллиятенә исеме бирелде (12.12.2014)[7]

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү