Лилия Букеева

эстрада җырчысы

Лилия Букеева, Лилия Раднер кызы Букеева (баш.  Лилиә Раднер ҡыҙы Букеева, 1965 елның 7 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― эстрада җырчысы, Яр Чаллы «Энергетик» мәдәният сарае артист-вокалисты (1996 елдан). Татарстанның (2016) һәм Башкортстанның (2021) атказанган артисты.

Лилия Букеева
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Лилия Раднер кызы Букеева

Туу көне

7 ноябрь 1965(1965-11-07) (55 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР, Уфа

Эшчәнлек еллары

1985 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Нефтекама «Нефтьчеләр» мәдәният сарае;
Башкорт дәүләт филармониясе;
«Энергетик» мәдәният сарае

Бүләкләр

ТР атказанган артисты ― 2016БР атказанган артисты ― 2021

Лилия Букеева

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1965 елның 7 ноябрендә Уфада туган. 1985 елда Уфа сәнгать укуханәсен тәмамлаган (РФ һәм БР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрзәнә Сәгыйтованың укучысы). Юллама белән Нефтекама шәһәренә җибәрелә, анда «Нефтьчеләр» шәһәр мәдәният йортының вокаль-инструменталь ансамблендә солист булып эшли.

1988 елдан ― Башкорт дәүләт филармониясендә эстрада солисты.

1989 елда яшь совет җырын башкаручыларның «Юрмала» Бөтенсоюз конкурсында катнаша. Конкурс 4 этапта уза: УфаЧиләбеМәскәүЮрмала. Мәскәү этабында Л. Букеева финалга уза.

Юрмаладагы конкурстан соң Лилия Раднер кызына Казакъ ССР башкаласы Алма-Ата шәһәрендә узучы «Азия тавышы» фестивалендә катнашырга чакыру килә. Анда ул Башкортстан данын яклый.

1990 елда Уфада узган «Агыйдел―90» эстрада җырын башкаручыларның Бөтенсоюз конкурсы лауреаты була (конкурсның жюри рәисе композитор Юрий Саульский).

1991 елда Мәскәү шәһәре Мәдәният идарәсе Төркиягә (Әнкара шәһәренә) 1 ел контракт буенча эшкә җибәрә.

1994 елда Мәскәүдә Алла Пугачева ансамбле җитәкчесе ― композитор Руслан Горобец, шагыйрь Михаил Таничев һәм аранжировка ясаучы Юрий Варум белән таныша. Алар белән берлектә Лилия Букеева 3 җыр яздыра: «Хушлашу көне», «Ресторанда», «Дала».

1996 елдан Яр Чаллының «Энергетик» Мәдәният сараенда артист-вокалист булып эшли[1].

Татарстан сәнгать коллективлары белән чит илләрдә, шул исәптән, Малайзия (1998), Тунис (1999), Италия (Милан, 2001), Франциядә (Париж, 2003) чыгыш ясый.

Репертуарында дөньяның төрле (инглиз, португал, кытай, француз, гарәп, төрек) телләрендә йөздән артык җыр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү