«Энергетик» мәдәният сарае (Яр Чаллы)
«Энергетик» мәдәният сарае (рус. Дворец культуры «Энергетик») — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче муниципаль мохтари мәдәният оешмасы. 1973 елда ачылган.
мәдәният сарае | |
«Энергетик» мәдәният сарае
| |
мәдәният сарае бинасы | |
Урын | 423808 Татарстан, Яр Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе ур., 31 |
Төзелеш | ???—1973 еллар |
Сайт | dk-energetik.ru |
- Директор
- 1979―2021 елларда Гөлзада Рзаева, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 2021 елның июленнән – Венера Илсөяр кызы Садирова, Күкчәтау мәдәният һәм сәнгать көллиятен, читтән торып Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты филиалын тәмамлаган. [1]
- Адрес
- Татарстан, Яр Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе ур., 31.
Тарих
үзгәртүКамАЗ заводы төзелә башлаганда, Яр Чаллы шәһәрендәге барлык мәдәният чаралары Үзәк урамда урашкан район Мәдәният йортында уза торган була. Завод төзелешен шефлыкка алган ВЛКСМ ҮК шәһәргә әледән-әле күренекле артистларны җибәреп тора. Шәһәр тамашачысы каршында Людмила Зыкина, Ольга Воронец, София Ротару, Мстислав Ростропович, Юрий Гуляев, Лев Лещенко, Мәхмүд Эсамбаев, Полад Бюль-Бюль оглы, Владимир Высоцкий, Валерий Золотухин, Таганка театрының беренче составы артистлары һ. б. бик күпләр чыгыш ясарга өлгерә. Район мәдәният йорты аларны кабул итеп өлгерә алмый башлый. Рәис Беляев тәкъдиме белән шәһәрдә яңа мәдәният биналары корырга керешәләр. Әүвәл Гидротөзүчеләр урамында «Чулпан» кинотеатры (2005 елдан музей) корыла. Аннары «Энергетик» мәдәният сарае корыла башлый.
Проектын яшь архитекторлар А. П. Степанец, В. Н. Нестеренко, Г. Н. Федоров, Е. Н. Никифоров төзи. Витраж проекты авторлары — Балтыйк буе архитекторлары. Бина тышындагы һәм эчендәге барлык эшләрне Н. И. Рукин җитәкчелегендәге СМУ-53 коллективы башкара.
1973 елның 3 ноябрендә мәдәният сарае тантаналы төстә ачыла.
1979—1985 елларда мәдәният сараен Шамил Зиннур улы Закиров (1945—2012) җитәкли.
Бина
үзгәртү- Зур зал (634 тамашачыга исәпләнгән).
- Кече зал
- Мәрмәр зал
- Фойе
- «Персона» мода театры залы
Мәдәният коллективлары
үзгәртү- Артистлар: Илгиз Закиров, Рөстәм Фәттахов, Лилия Букеева, Олеся Шимон, «Алинә-Динә» дуэты (игезәкләр Алинә һәм Динә Гарифуллиналар), Федор Кузнецов, Илсөяр Зарипова, Илнур Фәйзуллин, Марсилия (Елена Борһанова)[2].
- А. Краснов исемендәге халык хоры
- Ветераннар хоры 1990 елдан эшли. 2004 елдан беренче җитәкчесе ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Алексей Иван улы Краснов исемен йөртә.
- «Земляничка» балалар халык эстрада театры
- 1981 елда ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Гибадулла кызы Муллахмәтова җитәкчелегендә 5-16 яшьлек балалар өчен оештырылган. Фольклор, театр, бию, җыр бүлекләрендә шөгыльләнү түләүле.
- «Вольница» вокаль ансамбле
- «Ритм» бию студиясе
- 1977 елдан эшли. 1998 елдан 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр ритмика һәм балет гимнастикасы, бал биюләре, балалар һәм заманча биюләр белән шөгыльләнә.
- «Хали-Гали» цирк остаханәсе
- 1999 елдан Хәлил Гаптелхәлим улы Рәхимов җитәкчелегендә 5 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар һава гимнастикасы, жонглерлык, клоунада, дрессировка белән шөгыльләнә.
- «Замана» фольклор ансамбле
- Сәнгать җитәкчесе Зуфак Галләмов.
- Сәнгать салоны
- Салон җитәкчесе Мария Фадеева, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы. Салонда «Маэстро» арт-клубы, балалар «Арт-панорама» клубы, балалар «Аквамарин»рәсем студиясе эшләре күрсәтелә.
- «Персона» мода театры
- Булачак модельләр мәктәбендә түбәндәге дисциплиналар укытыла: дефиле, актёрлык осталыгы, хореография (классика, пластика, заманча биюләр), стиль, make-up.
2007 елдан Мәдәният сарае каршында Татарстан районнарында, Башкортстанда һәм Ырынбур өлкәсе Абдулино районында туып, Чаллыда яшәүчеләр якташлыклары ассоциацияләре эшли.
Мәдәният сарае бинасында «Болгар» бию театры урнашкан.
Сылтамалар
үзгәртү- «Энергетик» мәдәният сарае Яр Чаллы рәсми сайтында
- Рәсми сайты
- Вконтакте диварындагы төркем 2020 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Венера Ильсияровна Садирова. ДК «Энергетик»
- ↑ Артисты. Сайт ДК «Энергетик»(рус.)
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||