«Болгар» бию театры (Яр Чаллы)

«Болгар» бию театры (рус. Театр танца «Булгары») — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 1990 елдан эшләүче муниципаль мохтари мәдәният оешмасы.
Директор (2015 елдан) — Раушания Кулакова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Сәнгать җитәкчесе — Ольга Побужанская, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Баш дирижер — Фәрид Закиров.
Баш балетмейстер (1992 елдан) — Юрий Смышляев, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.

«Болгар»
бию театры
Театр танца
«Булгары»

Театр урнашкан «Энергетик» мәдәният сарае
Адрес 423808 Габдулла Тукай яр буе урамы, 31
Яр Чаллы, Татарстан
Директор Раушания Кулакова
Театр артистлары

Тарих үзгәртү

Яр Чаллы шәһәр шурасының 1990 елның 13 мартындагы № 129 карары белән «Болгар» татар хореография ансамбле төзелә. 2007 елда ансамбльның исеме «Болгар» бию театры итеп үзгәртелә. Коллективны оештыруда А. Я. Ваганова исемендәге Ленинград академик хореография укуханәсен тәмамлаган Мөхәммәт Мортазин башлап йөри.
Театрның беренче директоры — Владимир Ураков. Иҗади төркем (балет, оркестр, вокал) Яр Чаллы сәнгать укуханәсен һәм Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылардан төзелә. Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Урал рус халык хорыннан белгечләр чакырыла.
1991 елның 18 гыйнварында «КамАЗ» мәдәният йортында театрның беренче концерты уза. Репертуар Урта Идел халыклары (татар, чуаш, удмурт, мари, башкорт, рус) биюләреннән төзелә.

2009 елда театр Альберт Әсәдуллин белән берлектә Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Баулы, Буа, Лениногорск, Түбән Кама шәһәрләрендә чыгыш ясый.

Казан, Ижау, Уфа, Ырынбур, Әстерхан, Екатеринбург, Киров, Пермь, Сембер, Самар, Түбән Новгород, Сыктывкар, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә, чит илләрдә: Балтыйк буе илләре, Төркия, Финляндия, Франция, Португалия, Испания, Италия, Пакистанда гастрольләре уза. Театр халыкара фольклор фестивальләрендә, чит өлкә һәм илләр Сабантуйларында (2016 ел, Мәскәү; 2017 ел, Париж; 2018 ел, Кохтла-Ярве) даими катнаша.

Яңа сезонны ел саен 7 октябрьдә «КамАЗ» мәдәният сараенда ачып җибәрә.

Театр җитәкчеләре үзгәртү

  • 1990—1997 — В. Я. Ураков
  • 2000—2002 — Ф. Р. Кикар
  • 2002—2003 — Л. Х. Шәфигуллина
  • 1997—2000 һәм 2003—2015 — Р. Х. Шәмсетдинов
  • 2015—х. в. — Р. К. Кулакова

Репертуар үзгәртү

  • Ак кәгазь (туй биюе)
  • Ашлык сугу
  • Бабакай
  • Башкорт күмәк биюе
  • Тала-тала
  • Ак калфак
  • Болгар кызы
  • Девятка (чуаш)
  • Борынгы Болгар
  • Егетләр
  • Җыен
  • Илем
  • Казак биюе
  • Килен килә
  • Күбәләк
  • Кубыз (башкорт)
  • Кызлар биюе
  • Иске шәһәр кадриле (рус)
  • Мәхәббәт
  • Җәйге бакча моңнары
  • Нардуган (спектакль)
  • Чулман яр буенда
  • Шаян Хәптерниса
  • Аучылар һәм кошлар
  • Килен елавы (керәшен)
  • Рекрутлар
  • Болытларда көмеш кашык
  • Солдат биюе
  • Борынгы шәһәр биюе
  • Көмеш бизәкләр
  • Табуреточка (рус)
  • Өч дус кыз
  • Тула
  • Чишмә буенда
  • Борынгы мотив
  • Хафизә — иркәм икенче хатын
  • Чехарда
  • Чувал уен (себер татарлары)
  • Чегән биюе
  • Тимерсян (чуаш)
  • Таулы чирмеш биюе (мари)
  • Враспашку (рус)


Сылтамалар үзгәртү

 
Театр эмблемасы

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы