Әлмәт
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Әлмәт | |
Илтамга | |
![]() | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 1740[1] |
---|---|
Рәсми исем | Әлмәт |
Дәүләт |
![]() ![]() ![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Әлмәт районы һәм Городское поселение город Альметьевск[d][2] |
Административ-территориаль берәмлек | Әлмәт районы |
Халык саны | 154 262 (2017)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 110 метр |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Кардәш шәһәр | Соргыт[4] |
Мәйдан | 114,98 км² |
Почта индексы | 423450–423465 |
Рәсми веб-сайт | almetyevsk.tatar.ru |
Беренче язма телгә алу | 1720 |
Җирле телефон коды | 8553 |
![]() |
Әлмәт (лат. тат. Əlmǝt, рус. Альметьевск) — Татарстан шәһәре, Әлмәт районы үзәге. Кама буе, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы сөзәклектә, Зәй елгасының (Кама кушылдыгы) сул як ярында, Әлмәт тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 16 километрда, Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 279 километр ераклыкта урнашкан. Автоюлларның эре төене. Шәһәрдән 10 километр читтә – Бөгелмә–Яр Чаллы–Әгерҗе тимер юлы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.
Халкы 159 000 кеше тәшкил итә.
Әлмәт – Татарстанның эре нефть сәнәгате үзәге (Ромашкино нефть һәм газ ятмалары чыганагы). Әлмәт – «Дуслык» магистраль нефтьүткәргеченең, Түбән Новгород, Пермь, Самар һәм башка нефтьүткәргечләрнең башлангыч пункты.
ТарихҮзгәртү
Әлмәт шәһәре Әлмәт авылы нигезендә барлыкка килә. Әлмәт авылы, «Әлмәт энциклопедиясе» хезмәткәрләре тикшеренүләренә караганда, 1720 елда нигезләнгән. 1930 елдан Әлмәт авылы — Әлмәт районының үзәге. Нефть чыгу белән бәйләнешле рәвештә, 1952 елның март аеннан ул шәһәр тибындагы бистәгә (поселок) әверелә, 1953 елның ноябрь аеннан исә шәһәр статусын ала.
СәнәгатьҮзгәртү
нефть чыгаручы сәнәгать
- «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ
- «Татнефтеотдача» ЯАҖ
- «Нефтеконсорциум» ЯАҖ,
- «Татойлгаз» ЯАҖ,
газ эшкәртү
- «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе
машина төзелеше һәм металл эшкәртү
- «АЛНАС» батырма электр насослары заводы» ААҖ
- «Әлмәт торба заводы» ААҖ
- «Әлмәт резина техника изделиеләр заводы» ҖЧҖ
- «Әлмәт тимер-бетон изделиеләр заводы» ААҖ
- «Әлмәт «Радиоприбор» заводы» ААҖ
- «АЗГП» ААҖ» производство-сәүдә фирмасы
җиңел сәнәгать
- «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы
азык-төлек сәнәгате
- Әлмәт сөт комбинаты, «Әлмәт икмәк заводы» ААҖ
«Акташ кирпеч заводы» ААҖ үзәктән читтәрәк урнашкан. Нефть чыгару районның барлык территориясендә алып барыла.
Авыл хуҗалыгыҮзгәртү
Әлмәт районында бодай, арыш, арпа, солы, борчак, вика, мәккәй, тары, яшелчәләр үстерелә.
Мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, атлар, кош-корт, читлектә җәнлекләр (ак төлке, чәшке) асрала.
Авыл хуҗалыгы ширкәтләре
- «Колшәрип» кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ.
Территориядә Әлмәт һәм Кәләй урман хуҗалыклары бар.
МәгарифҮзгәртү
- Әлмәт нефть институты
- Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты
- Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы
- Әлмәт политехника техникумы
- Әлмәт физкультура техникумы
- Әлмәт медицина училищесы
- Ф. З. Яруллин исемендәге музыка училищесы
МәдәниятҮзгәртү
МузейларҮзгәртү
ДинҮзгәртү
ПравославиеҮзгәртү
ИсламҮзгәртү
СпортҮзгәртү
- "Нефтяник" хоккей клубы
- "Алнас" футбол клубы
ШәхесләрҮзгәртү
- Минзаһит Баһаветдинов (1951), спортчы.
- Сергей Мартынов (1962), инженер-механик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2008).
- Локман Бадыйкшан (1919—2015), язучы.
- Өлфәт Мәганов (1928—2018), 1953 елдан «Татнефтегеофизика» трестының Әлмәт конторасында өлкән инженер, 1978—1998 елларда Әлмәт геофизика хезмәтләре идарәсе башлыгы.
- Равил Мәганов (1954), «Лукойл» АҖ беренче башкарма вице-президенты.
- Наил Мәганов (1958), «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «ТАНЕКО» АҖ һәм «ЗЕНИТ» банкы ГАҖ директорлар шурасы рәисе.
- Уел Хөсәенов (1949), Яр Чаллының фирка, хуҗалык җитәкчесе.
ГалереяҮзгәртү
Әлмәт | ||||||||||
|