Әлмәт язучылар оешмасы

язучыларның иҗтимагый оешмасы

Әлмәт язучылар оешмасы, Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге (рус. Альметьевское отделение СП Республики Татарстан) — 1963 елдан[1] Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче язучыларның иҗтимагый оешмасы. Әлмәттә яшәп иҗат итүче әдипләрне, шулай ук республиканың көньяк-көнчыгышындагы нефтьле районнарның иҗат көчләрен берләштерә. Әлмәт язучылар оешмасында, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман районнарын берләштереп, 29 язучы исәпләнә (2018 елның 1 гыйнварына)[2]. Шулай ук Әлмәт төбәгенә караган ун районда әдәби берләшмәләр эшләп килә[3].

Әлмәт язучылар оешмасы
Тип

иҗтимагый оешма

Нигезләү елы

1963 ел

Нигезләүчеләр

РСФСР язучылар берлеге

Урнашуы

423450, РФ, Татарстан, Әлмәт, Ленин ур., 37

Төп фигуралар

Рәфкать Шаһиев,
2014 елдан оешма җитәкчесе

Оешма офисы Ленин ур., 37 йортта урнашкан
Әлмәт язучылары Габдулла Тукай һәйкәле янында узган Шигырь бәйрәмендә. 2017

Тарих үзгәртү

Әлмәт ягы — мәдәни традицияләргә һәм әдәби хәрәкәткә бай төбәк. Биредәге әдәби иҗат тарихы борынгы заманннарга барып җитә. XVIII гасырдан Тайсуган авылында мәчет каршында атаклы мәдрәсә эшләп килә, биредә 1755-1756 елларда Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе Батырша (Габдулла Туктаргали улы, 1710—1762) укыган, соңыннан укыткан; мәдрәсәдә дәреслекләр авторы Габдрахман Тайсугани укыган. Бөек татар шагыйре Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) шәҗәрәсе Тайсуган авылында башлана. Кичүчат авылында язучы, тарихчы, мөфти Ризаэтдин Фәхретдинов (1859—1936) туган. Миңнебай авылында танылган ахун Гыйльман хәзрәт Кәримов гаиләсендә язучы, журналист, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәрими (1870—1937) туа. Язучы Шамил Бикчурин (1928—1991) тумышы белән Миңнебайдан. Елховой (Иске Баграж) авылында язучы, ТАССР Язучылар берлегенең беренче рәисе Ләбиб Гыйльми (1906—1938), Габдрахман авылында язучы, җәмәгать эшлеклесе, БАССР ҮБК рәисе (1931—1937) Афзал Таһиров (1890—1937) туган. XX гасыр башында Әлмәт төбәгендә Һади Атласи, Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар яши һәм иҗат итә. Әлмәт – язучы Локман Бадыйкшанның (1919—2015), Кама-Исмәгыйль — язучы, фронтовик шагыйрь Хисам Камалның, Яңа Кәшер — балалар язучысы, шагыйрә Энҗе Мөэминованың (1924—2009) туган җире.

Әдәби түгәрәк үзгәртү

1955 елда шагыйрь-фронтовик Әдип Маликов (1921—2009) хатыны Саҗидә Сөләйманова белән Әлмәткә күчеп килә һәм октябрь аенда М. Горький исемендәге клубта яшь һәм башлап язучылар өчен әдәби түгәрәк оештырып, 1960 елга кадәp аңа җитәкчелек итә[4]. Түгәрәкнең беренче утырышларыннан ук нефтьче-оператор Җәмит Рәхимов, «Әлмәтбурнефть» тресты токаре Илдар Әхсәнов, Әлмәт татар дәүләт театры рәсссамы Сәет Кальметов, журналист Фәнил Мостафин, «Әлмәтнефтестрой» тресты эшче-төзүчесе Шамил Бикчурин, юл-төзелеш конторасы эшчесе Клара Булатова актив катнаша. 1955 ел ахырында түгәрәк әгъзалары М. Горький клубында Муса Җәлил иҗатына багышланган зур әдәби кичә уздыра, шуннан соң шәһәр төзүчеләр һәм нефтьчеләр янында еш чыгыш ясый башлый. Аларның шигырь-хикәяләре шәһәрнең «Знамя труда» һәм «Хезмәт байрагы» газеталарында басылып тора. 1956 елда «Татарстан яшьләре» газетасында «Әлмәтнең әдәби төркеме» баш астында Әлмәт әдәби түгәрәге әгъзаларының иҗат үрнәкләре басылып чыга. 1957 елда «Совет Татарстаны» газетасының Әдәби бите тулаем әлмәтлеләр иҗатына багышлана. Бераздан түгәрәккә шигырь язучылар: укытучылар Энҗе Мөэминова, Саҗидә Сөләйманова, ташчы Рәшит Әхмәтҗанов, очерклар язучы Изаил һәм Марсель Зариповлар тартыла. ТАССР Язучылар берлеге әдәби түгәрәккә һәрдаим ярдәм күрсәтеп килә. Казаннан Әлмәткә Хәсән Туфан, Афзал Шамов, Гали Хуҗиев, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Садри, Зәки Нури, Атилла Расих, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники һ. б. килеп, тәҗрибә уртаклаша. Әлмәт әдәби түгәрәге йогынтысында республиканың көньяк-көнчыгышындагы район үзәкләрендә: Лениногорскида, Азнакайда, Сарманда, Баулыда, Бөгелмәдә әдәби түгәрәкләр оеша.

1957 елдан Әлмәттә язучы Гариф Ахунов яши һәм иҗат итә. 1959 елда язучы Рафаил Төхфәтуллин, шагыйрь Гамил Афзал, драматург Юныс Әминов Әлмәткә килеп урнаша. Әдәби түгәрәк әдәби берләшмәгә әверелә.

Язучылар оешмасы үзгәртү

1963 елның 23 мартында РСФСР Язучылар берлеге секретариаты карары белән шушы әдәби берләшмә җирлегендә нефть төбәге язучыларын берләштерүче Әлмәт язучылар оешмасы (ТАССР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге) барлыкка килә. Оешманың беренче утырышында 3 кешедән бюро төзелә: Гариф Ахунов (җаваплы сәркатип), Әдип Маликов, Рафаил Төхфәтуллин.

1964 елда «Правда» газетасында ТАССР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге авторларының иҗатына багышланган «И нефтью, и песнями край наш богат!» исемле әдәби бит бирелә.

Оешманың беренче җитәкчесе (җаваплы сәркатибе) Гариф Ахунов 1956 елның көзендә, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә берьеллык иҗади командировкада була, ә 1957 елдан гаиләсе белән бөтенләй шунда күчеп китеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә әүвәл күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын яза (җыентыклар: «Еллар чатында», 1959; «Хыялый Хәйрүш егетләре», 1965; повестьлар: «Артышлы тау буенда», 1960; «Канатлар кая илтә?», 1967), аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын ижат итә. Нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка туплау, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр башкара

1965—1967 һәм 1972—1982 елларда Әдип Маликов бу оешманың җаваплы сәркәтибе булып эшли. Әлмәт шәһәрендә яшәү, бу төбәктәге тормыш үзгәрешләрен үз күзе белән күрү, нефтьчеләр арасында кайнау Ә. Маликовның иҗатын яңа темалар, яңа хисләр, төсмерләр белән баета. Аның 19501970-елларда иҗат иткән «Ташчы» (1956), «Фәрдәнә» (1958), «Гайшә апа» (1959), «Салкын Алан» (1967), «Чигүле кулъяулык» (1968) кебек поэмаларында һәм күпсанлы шигырьләрендә замандашларының хезмәт пафосы белән өртелгән тормышчан образлары сурәтләнә.

Шамил Бикчурин, үзенең нефтьчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бай тәҗрибәсен бер фокуска туплап, «Каты токым» романын яза (1972).

Әлмәт язучылар оешмасында төрле елларда әгъза булып торган Гариф Ахунов, Гамил Афзал, Хисам Камалов, Мәхмүт Хәсәнов, Марсель Зарипов, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Фоат Садриев, Клара Булатова «Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатлары» исеменә лаек булган. Гариф Ахуновка, Хисам Камаловка Татарстанның халык язучысы, Гамил Афзалга, Равил Фәйзуллинга, Клара Булатовага Татарстанның халык шагыйре дигән мәртәбәле исемнәр бирелгән[5]. Уналты язучыга Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, дүртесенә — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелгән. Күп кенә язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар, музыкантлар һәм журналистлар Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары булган. Җәмит Рәхимов, Фоат Садриев, Фәрит Гыйльми, Роберт Рәкыйпов, Әхәт Гаффар, Нур Әхмәдиев, Сәет Кальметов, Юныс Әминов, Миргазиян Юныс, Илдар Әхсәнов, Разим Вәлиуллин, Әсрар Гали, Илдус Гыйләҗев, Азат Ганиев, Дамир Гарифуллин һәм башкалар 600 дән артык китап бастырган. Гамил Афзал 35 шигырь җыентыгы, Рафаил Төхфәтуллин 33 проза җыентыгы, Әдип Маликов 25 китап, Саҗидә Сөләйманова 20 дән артык китап бастырган.

1992 елда Лениногорск районы хакимияте тарафыннан язучы, драматург Шамил Бикчурин исемендәге премия булдырыла.

1994 елда Әлмәт шәһәре хакимияте белән Әлмәт язучылар оешмасы язучы-фронтовик Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә башлангыч бирә.

2006 елда «Татнефть» акционерлык җәмгыяте һәм ТР Язучылар берлеге шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия булдырды.

2011 елда Халык шагыйренең юбилее уңаеннан, Татарстан Язучылар берлеге Актаныш муниципаль районы белән берлектә Гамил Афзал премиясен булдырды.

2013 елда Әлмәт язучылар оешмасында 19 әгъза булган.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге каршында Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе эшләп килә, җитәкчесе — Миңзифа Әхмәтшина[6].

Оешма җитәкчеләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Г. Валеева-Сулейменова. Альметьевское отделение Союза писателей Республики Татарстан. Альметьевская энциклопедия (рус.)

Әдәбият үзгәртү

  1. Разим Вәлиуллин. Певцы поэзии труда. Китапта: Альметьевский вариант (научный редактор и автор проекта Э. Тагиров). Казань: Издательство Экополис, 1998, с.118-122. ISBN 5-89617-005-X

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү