Локман Бадыйкшан

язучы

Локман Бадыйкшан, Локман Әхмәтхан улы Бадыйкшин (1919 елның 12 декабре, РСФСР, Самара губернасы, Бөгелмә өязе, Әлмәт2015 елның 2 феврале, РФ, ТР, Казан) — язучы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, сәяси золым кичерүче. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1998 елдан).

Локман Бадыйкшан

Тугач бирелгән исеме: Локман Әхмәтхан улы Бадыйкшин
Псевдонимнар: Локман Бадыйкшан
Туу датасы: 12 декабрь 1919(1919-12-12)
Туу урыны: РСФСР, Самара губернасы, Бөгелмә өязе, Әлмәт
Үлем датасы: 2 февраль 2015(2015-02-02) (95 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Казан
Милләт: татар
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, язучы
Иҗат итү еллары: 1934—2015
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Сөтле комган» (1934, Норлат)
Яшәү җире Магадан урамы, Казан[1]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1919 елның 12 декабрендә Самар губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге ТР Әлмәт районы) Әлмәт авылында (1952 елдан бистә, 1953 елдан шәһәр) крестьян гаиләсендә туган. Авылда җидееллык мәктәпне (ТБУМ ) тәмамлагач, 1935 елда Казан химия-технология институтының (2011 елдан Казан илкүләм тикшеренү технология университеты) рабфагына укырга керә. Рабфакта татар теле һәм әдәбияты укытучысы язучы Нәкый Исәнбәт була. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый (1939). 1939 елда Татарстан АССР Сарман районы Иске Минзәләбаш мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы итеп билгеләнә. Казанда, «Яшь ленинчы» газетасы (1991 елдан «Сабантуй» журналы) редакциясендә эшли. Ерак Көнчыгышта — хәрби флотта хезмәт итә.

1947 елның 10 мартында кулга алына, совет җинаятьләр кодексының 58нче маддәсе нигезендә хөкем ителеп, ун елга Колымага озатыла. 1953 елда, алты елдан, туган ягына кайта.

2015 елның 2 февралендә Казан шәһәрендә вафат була, Киндери зиратында җирләнгән.

Иҗаты үзгәртү

Әдәби иҗат багажы зур түгел. Каләм тибрәтә башлавы яшүсмер елларына туры килә. 1934 елда Норлат районы (1997 елдан Нурлат районы) газетасының әдәби кушымтасы «Күтәрелеш» җыентыгында «Сөтле комган» хикәясе дөнья күрә. Рабфакта укыганда яза башлый. Сугыш алды елларында «Туган ил» исемле альманахта «Дуслар» хикәясе (1938) урнаштырыла, «Яшь ленинчы» газетасы (1991 елдан «Сабантуй» журналы) һәм «Пионер каләме» (1957 елдан «Ялкын») журналында сигез хикәясе басылып чыга, әсәрләре Татарстан радиосы аша яңгырый. Матрос хезмәтен яктырткан язмалары Хабаровскида татар телендә чыгарылган «Тревога» исемле гаскәри газетада басыла. «Матрос бирелми» дигән хикәясе (1944) «Совет әдәбияты» журналында (1965 елдан «Казан утлары») басылып чыга (1944, № 11-12).

1959 елда Татарстан китап нәшриятында «Атау кызы» һәм 1971 елда «Атау егете» исемле китаплары басылып чыга. Балалар өчен чыккан китапларда диңгез романтикасы тасвирлана. Әкиятләре тарихи легендалар сюжетына корылган. «Казан утлары» журналында «Мөртәт» романы (1994 ел, № 5-6) һәм «Мирас» журналында «Колымадан кайткач» әсәре (2001 ел, № 7-8) басыла. «Кан» романы, «Сөюләрең хак булса» повесте язылган. Газеталарда кайбер язучылар (мәсәлән, 1995 елда «Мәдәни Җомга»да Салих Баттал) турында истәлекләре басыла.

Китаплары үзгәртү

  1. Атау кызы: хикәяләр, әкиятләр. Казан: ТКН, 1959. — 126 б. — 1000 д.
  2. Атау егете; хикәяләр. Казан: ТКН, 1971. — 96 б. — 8000 д.

Әдәбият үзгәртү

  1. Илһамлы Сарман (төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: «Яз», 2017. ISBN 978-5-9500696-1-1
  2. Әдипләребез. Библиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов, Р. Н. Рахмани). Казан: ТКН, 2009.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү