Рәис Нәүширван улы Даутовтатар язучысы, тәрҗемәче, әдәбият белгече, мөхәррир, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Рәис Даутов
Туган телдә исем Рәис Нәүширван улы Даутов
Туган 15 март 1928(1928-03-15)
Татарстанның Мамадыш районы Шәмәк авылы
Үлгән 28 август 2007(2007-08-28) (79 яшь)
Милләт татар
Һөнәре язучы, тәрҗемәче
Җефет Диляра Әнәс кызы (Әнәс Камалның кызы, Галиәсгар Камалның оныгы)
Балалар Нияз, Фәридә
Ата-ана
  • Нәүширван Әгъзам улы (1882-1972) — нәселдән килгән мулла малае (мәхдүм) (әти)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе (1993)

Тормыш юлы үзгәртү

Рәис Даутов 1928 елның 15 мартында Татарстанның хәзерге Мамадыш районы Шәмәк авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. 1920нче елларның ахырына таба авыл халкын көчләп күмәкләштерү хәрәкәте нәтиҗәсендә, әтисе Нәүширван Әгъзам улы (1882-1972), яңа хакимият каршында «ышанычсыз сыйныф вәкиле» буларак 1929 елның 18 октябрендә кулга алына һәм Архангельск өлкәсенә «хезмәт белән төзәтү» сөргененә җибәрелә. Дүрт бала белән берүзе калган әнисенең тормыш хәле бик мөшкелләнә, шуңа күрә 1937 елның җәендә ул әле беренче сыйныфны гына тәмамлаган тугыз яшьлек Рәисне үзләреннән кырык чакрым ераклыктагы Көчек (1940 елданБиектау (Балык Бистәсе районы)) авылында ялгыз яшәүче, ире белән бертуган Шәмсеван апасы янына илтеп куя. Рәис шунда алты ел тора, икенче — бишенче һәм җиденче сыйныфларны шул авыл мәктәбендә укып тәмамлый, Бөек Ватан сугышы башланган елны гына, инде сөргеннән котылып, Казанда төпләнеп яши башлаган әти-әниләре янына кайтып кушыла. Казанда Яңа Бистәдәге 13 нче мәктәпнең алтынчы сыйныфында бер ел укыгач, җиденчене ул янә Биектау (Балык Бистәсе районы) авылына кайтып тәмамлый. Сугыш чорының иң авыр еллары булуга да карамастан, Рәис укуын ташламый, 1943—1946 елларда СССР Хәрби Һава Көчләренең Казандагы 9 нчы номерлы махсус рус урта мәктәбендә сигезенче сыйныфтан башлап белем алуын дәвам иттерә, аны мәктәпләр тормышына әле яңа кертелгән өлгергәнлек аттестаты алып тәмамлагач, 1946—1948 елларда Казан Укытучылар институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Институтны тәмамлап, берникадәр вакыт Татарстан Сәламәтлек министрлыгының Санитария-эпидемиология станциясендә медстатистик булып эшләгәннән соң, Рәис Даутов 1949 елның августында армиягә алына һәм 1952 елның ноябренә кадәр аерым гаскәри төзүчеләр батальоны составында Мәскәү тирәли торгызыла торган хәрби саклагыч объектлары төзелешендә рота писаре һәм төзелеш участогы нормировщигы булып хезмәт итә.

1953 елның февраленнән ул — Татарстан китап нәшриятында мөхәррирлек хезмәтендә. Биредә ул берөзлексез 1989 елның мартына кадәр, ягъни утыз алты ел буена, әүвәл яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор, мөдир, өлкән редактор, ә 1964 елның гыйнварыннан матур әдәбият редакциясенең өлкән редакторы булып эшли. 1963 елда, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Рәис Даутов республика язучыларының VIII, IX, X корылтайларында Язучылар берлегенең ревизия комиссиясе рәисе итеп сайланды, 1972—1989 елларда җәмәгать тәртибендә Татарстан Язучылар берлеге каршындагы кабул итү комиссиясендә әгъза-секретарь булып эшләде. Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен 1978 елда аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде, 1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән һәм татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басмага әзерләүдәге хезмәтләре өчен 1993 елда Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе белән бүләкләнде. Рәис Даутов — 1972 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. 2007 елда вафат.

Иҗат үзгәртү

Р.Даутовның иҗат эшчәнлеге төп өч өлкәгә карый: әдәби тәрҗемә, мөхәррирлек-текстология эше һәм әдәбият тарихы өлкәсе. Тәрҗемәче буларак, аның беренче күләмле хезмәте — «Янки король Артур сараенда» исемле Марк Твен романы 1958 елда басылып чыга. Шул вакыттан башлап Көнбатыш һәм рус язучыларыннан, башка милли әдәбиятлардан аның сәнгатьле-иҗади тәрҗемәсендә дистәдән артык китабы дөнья күрә. Алар арасында Ф. Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романы, А.Купринның «Атышу», «Олеся», «Гранат кашлы беләзек», «Молох» кебек повестьлары, Ф.Куперның «Соңгы могикан» романы, О' Генри, Э.Хемингуэйларның новелла һәм хикәяләре, күренекле татар язучысы М.Галәүнең 1936 елда кулга алынуы вакытында оригиналы югалып, фәкать русча тәрҗемә басмасы гына сакланып калган мәшһүр «Мөһаҗирләр» романының кабат татарчага тәрҗемәсе бар.

Текстология һәм мөхәррирлек өлкәсендә борынгы әдәби ядкярләрдән һәм татар әдәбияты классикасыннан Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, Мөхәммәдьяр поэмалары, Утыз Имәни, Габделҗаббар Кандалый, Акмулла, Заһир Бигиев, Гаяз Исхакый, Дәрдемәнд әсәрләре җыелмалары, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимовларның күптомлыклары, Садри Максуди, Зәки Вәлиди, Исмәгыйль Рәмиләрнең аерым хезмәтләре басмага Рәис Даутов тарафыннан яки аның турыдан-туры якын катнашы һәм гамәли ярдәме белән әзерләнгәннәр. Йөзләрчә әдәби әсәрләргә, китапларга фатиха биргән тәҗрибәле нәшрият мөхәррире вазифасыннан һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендәге казанышларыннан тыш, Рәис Даутов татар әдәбияты тарихын, аның үткәндәге һәм бүгенге иҗат көчләрен барлау, язучылар турында мәгълүматлар җыю һәм матбугат аша аларны пропагандалау юнәлешендә күп еллардан бирле даими эзләнүләр алып бара һәм туплаган материалларын газета-журнал, еллык календарь битләрендә әледән-әле бастыра килә. Аның 1986 елда басылып чыккан һәм Татарстанның 20нче йөздәге 349 язучысының биографик мәгълүматларын һәм кыскача иҗат характеристикаларын үз эченә алган күләмле белешмәлек хезмәте инде менә дистәләгән еллар буена әдәбият-сәнгать, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре өчен өстәл китабы булып хезмәт итә. Язучы, журналист һәм матбугат тарихы белгече Исмәгыйль Рәминең (1895-1969) революциягә кадәрге чорда татар әдәбияты һәм мәдәнияте өлкәсендә әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлекләре белән тирән эз калдырган шәхесләргә, аерым тарихи-мәдәни вакыйгаларга багышлап төзелгән, әмма үз вакытында совет идеологиясе киртәләрен уза алмыйча, басылмыйча калган кулъязма «Әдәби сүзлеге»нең яңабаштан редакцияләнеп, яңа материаллар белән тулыландырылып һәм баетылып дөньяга чыгуы шулай ук Рәис Даутовның фидакярлегенә кайтып кала. Әдипнең 2002-2005 еллар арасында бүгенге көндә яшәп иҗат итүче туксанлап татар язучысының иҗат биографияләрен яктырткан һәм «Мәгариф» нәшриятында өч аерым китап булып басылып чыккан «Балачак әдипләре» дигән тупланмалар да әдәбият белеменең шул мөһим тармагына карый.

Кырык елга якын берөзлексез Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләп ялга чыккач та, Рәис Даутов мөхәррирлек эшчәнлеген дәвам итә: 1990нчы еллар башында аны, тәҗрибәле һәм киң белемле редактор буларак, яңа оешкан Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтына өлкән фәнни хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. 1993-2003 елларда ул институтның татар тексты төркемен җитәкли, татарда беренче фәнни энциклопедик басманы әзерләүдә, аның методик кагыйдәләрен, принципларын, терминологиясен эшләүдә, лөгатьлеген, шәхесләр исемлеген төзүдә һәм турыдан-туры «Энциклопедия сүзлеге» текстларын язу һәм редакцияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Соңрак консультант сыйфатында да анда хезмәттәшлеген дәвам иттерә.

Төп басма китаплары үзгәртү

  • Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә / Библиографик мәгълүматларны әзерләүче — Н. Б. Нуруллина.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.— 639 б.— 6000.
  • Әдәби сүзлек: Элекке татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек / Төп автордаш — Исмәгыйль Рәми.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.— 399 б.— 5000.
  • Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. Беренче китап.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2002.— 221 б.— 3000. Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. Икенче китап.— «Мәгариф» нәшр., 2004.—286 б.— 2000.

Тәрҗемә китаплары үзгәртү

  • Чехословакия хикәяләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1956.— 95 б.— 6000.
  • Марк Твен. Янки король Артур сараенда: Фантастик роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1958.— 383 б.— 10000 / Янки при дворе короля Артура.
  • Фенимор Купер. Соңгы могикан: Роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1962.— 411 б.— 15000 / Последний из могикан.
  • Балтыйк буе хикәяләре: Җыентык.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1964.— 256 б.— 10000 / Прибалтийские рассказы.
  • Нечволодова Н., Резниченко Л. Ленинның яшьлеге: Повесть. Икенче кисәк.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1965.— 195 б.— 7000 / Юность Ленина.
  • Мәхмүт Галәү. Болганчык еллар. Мөһаҗирләр: Романнар/ Я. Халитов һәм Р. Даутов тәрҗ.— Казан: Татар кит. нәшр., 1968.— 5366.— 15000.
  • Куприн А. Повесть һәм хикәяләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1970.— 283 б.— 12000.— Эчт.: Повестьлар: Молох; Олеся; Гранат кашлы беләзек; Хикәяләр: Балалар бакчасы; Фил; Эт бәхете / Повести и рассказы.
  • Хемингуэй Э. Сайланма әсәрләр / Р. Даутов һәм Я.Шәмсетдинов тәрҗ.— Казан: Татар кит. нәшр., 1971.— 335 б.— 14000 / Избранные произведения.
  • Достоевский Ф. Җинаять һәм җәза: Алты кисәктән торган роман, эпилогы белән.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1974.— 689 б.— 11000/ Преступление и наказание.
  • Куприн А. Атышу: Повесть.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.— 288 б.— 10000 / Поединок.
  • Мәхмүт Галәү. Мөһаҗирләр: Роман. Икенче басма.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1977.— 319 б.— 15000.
  • Шул ук. Өченче басма.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.— 303 б.— 5000.
  • O' Генри. Новеллалар / Төзү, тәрҗемә һәм ахыр сүз.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1979.— 263 б.— 15000.
  • Куприн А . Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 496 б.— 15000.

Библиография үзгәртү

  • Нурмөхәммәтов Т. Үз галәме, үз киңлекләре // Казан утлары.— 1975.— № 11.— 166-171 б.
  • Миңлебаев К. Камиллеккә омтылу//Казан утлары.— 1977.— № 9. — 175—180 б.
  • Гамбәр Н . Учак җылысы // Казан утлары.— 1978.— № 3.— 180— 183 б.
  • Нурмөхәммәтов Т. Тынгысыз бакчачы шикелле // Татарстан яшьләре.— 1978.— 16 март.
  • Галиева Ф. Дөнья классикасыннан бер үрнәк // Соц. Татарстан.— 1980.— 28 июнь.
  • Әгъләмов М. Төнге сулар кебек: Язучы иҗатына штрихлар // Татарстан яшьләре.— 1988.— 20 март.
  • Юныс М. Чишмәләрнең сафлыгы // Казан утлары.— 1988.— № 3.— 188-190 б.
  • Нурмөхәммәтов Т. Күпкырлы иҗат // Соц. Татарстан.— 1988.— 17 март.
  • Гамбәр Н. Эш турында «эшчән керпе» белән сөйләшү / Р. Даутов белән әңгәмә//Казан утлары.— 1998.— № 3.— 151-167 б.
  • Фәтхуллин Н. Уртак танышыбыз, дустыбыз // Ватаным Татарстан.— 1998.— 14 март.
  • Гамбәр Н. Халык академигы//Шәһри Казан.— 1998.— 20 март.
  • Фәйзуллин Р. Тирәбездә яхшы кешеләр // Китапта: Сайланма әсәрләр. 4 нче том.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 121-128 б.
  • Юныс Р. Татарның ватаны бармы? / Р. Даутов белән тәфсилле әңгәмә.— Идел.—2003,— № 2.— 8-13 б.
  • Хәмидуллин Л. Мәдәниятебез фидакяре // Татар иле.— 2003.— № 11 (март).
  • Госманов М. Сагындыра торган вакытлар// Идел.— 2003.— №2.— 8 б.
  • Бәдретдинов X. Китап дөньясында яшәп...// Шәһри Казан.— 2005.— 15 февр.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү