Александр Куприн
Александр Иван улы Куприн (рус. Александр Иванович Куприн) — танылган рус язучысы.
Александр Иван улы Куприн | |
---|---|
Туган телдә исем | Александр Куприн |
Туган | 7 сентябрь 1870 Россия империясы, Пенза губернасы, Наровчат авылы |
Үлгән | 25 август 1938 (67 яшь) Ленинград |
Үлем сәбәбе | яман шеш |
Күмү урыны | Литераторские-мостки[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясы |
Әлма-матер | Икенче Мәскәү кадет курпысы[d][1] һәм Александр хәрби укуханәсе[d][1] |
Һөнәре | язучы |
Җефет | Елизавета Морицовна Гейнрих[d] |
Балалар | Ксения Александровна Куприна[d] |
Сайт | Рәсми сайт |
Аның әнисе Куланчакова - борынгы татар кенәз нәселеннән чыга. Күп әсәрләрендә Куприн үзенең татар чыгышын ассызыклый.
Купринның иң мәшһүр әсәрләре: "Поединок" (Алышу), "Гамбринус" (1907), "Гранатовый браслет" (Анар төсле беләзек), "Яма" (Чокыр), "Белый пудель" (Ак йөнтәс эт), "Алеся". Шушы әсәрләр буенча нәфис фильмнар төшерелгән, "Алеся" буенча Марина Влади катнашында "Колдунья" дигән фильм ясалган, һәм "Сябры" төркеме "Алеся" җырын багышлаган.
Биография
үзгәртүКуприн 1870 елның 26 августында Пенза губерниясы Наровчат авылында туа. Әтисе 1871 елда үлә. 1873 елда Купринның әнисе толлар йортына күчә. Балачактан ук Куприн энергиялеге, лидерлыкка омтылу һәм фантазиясе белән аерылып торган.[2]
1888 елда Мәскәү Александров хәрби училищесына укырга керә. Аннан 1890 елда подпоручик чинында чыга. Уку чорында беренче хикәясен яза. Армиядә Куприн 4 ел була һәм 1894 елда отставкага чыга.
Соңыннан ул Россия һәм Украина буйлап сәяхәт итә. 1890 елларда Киевта яши, анда "Киев төрләре" дигән очерклар сериясын яза. Киев периодында "Гаҗәп доктор" әсәрен яза.
1901 елда Куприн Петербургка күчә. Бу заман аның иҗат чәчәк ату чоры булып санала.
1920 — 1937 елларда ул эмиграциядә була. 1937 елның май аенда Куприн Ленинградка кайта һәм шунда, 1938 елның 25 августында үлә.
Сылтамалар
үзгәртүКуприн, Александр Иванович башка проектларда: | |
Викиөзектәге өзекләр? | |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Китаплар
үзгәртүТатар теленә тәрҗемәләр
үзгәртү- Куприн Александр. [1]. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1988. — 496 б.