Габделҗаббар Кандалый

татар шагыйре

Габделҗаббар Кандалый — күренекле татар шагыйре.

Габделҗаббар Кандалый
Туган телдә исем Габделҗаббар Габделмәҗид улы Болгари
Туган 5 ноябрь 1797(1797-11-05)
Самар губернасы, Ставрополь өязе, Иске Кандал авылы
Үлгән 1860(1860)
Иртуган, Иске Еремкин вулысы[d], Ыстарапул өязе, Самар губернасы, Россия империясе
Күмү урыны Иртуган
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Кышкар мәдрәсәсе
Һөнәре шагыйрь

Тормыш юлы

үзгәртү

Габделҗаббар Габделмәҗид улы Болгари 1797 елда элекке Самар губернасының Ставрополь өязе (хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кандал (хәзер Иртуган) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Башлангыч белемне Габделҗаббар үз атасыннан алган. Соңында Чистай якларындагы Мораса, аннары бер-бер артлы Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы мәдрәсәләрендә укыган. Мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөрүенең сәбәбе — артык туры сүзле, кайнар холыклы, белемгә омтылуы көчле булуыннан. Моны шагыйрьнең мәдрәсә тәртипләрен вә белемсез муллаларны тәнкыйтьләп язган шигырьләре раслый.

Габделҗаббар яшьтән үк гарәп, фарсы телләрендә укый-яза алган, тормышта кулланырлык хәтле мордва, чуаш, рус телләрен белгән. Бу белемнәре белән, Габделҗаббар, әлбәттә, мәдрәсә программасыннан тыш та күп кенә әдәбиятны үзләштерә. Мөселман Шәркы һәм төрки халыкларның шагыйрьләре, суфилар әдәбияты әсәрләре белән ул бик әйбәт таныш була. Әдәбият укып тәэсирләнүче, үзе дә шигырьләр язучы егеткә мәдрәсәдә укыган вакытында ук гарәп–фарсы телләрендәге әсәрләрне татарчага тәрҗемә итеп язарга тәкъдимнәр килә. Әйтергә кирәк, ул вакытларда татар җирлегендә һәм әдәбиятта суфичылык идеяләре популярлашып киткән була. Мәдрәсә шәкертләре Аллаһияр Суфи, Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани кебек төрки, Җәлалетдин Руми, Фәридәддин Гаттар һ. б. фарсы телле шагыйрьләрнең әсәрләре белән кызыксына. Ирексезлек, империядә яңадан баш калкытучы миссионерлык сәясәте әдәбиятта декадентлык, язмышка буйсыну–тәкъвалык, михнәтләргә сабыр итү мотивлары көчәюгә китерә. Шуңа күрә, практик суфичылык татарлар яшәгән Идел-Урал төбәгендә массакүләм төс алмаса да, аның аскетлык, түземлелек, сабырлык идеяләре, әдәби күренеш буларак, киң тарала.

Мәдрәсәдә укыган вакытында, чама белән 1816 елларда Габделҗаббар «Рисалә–ил–иршад» («Туры юлга күндерүче хат») поэмасын яза. Борынгы мөселман әдәбиятындагы дини–дидактик әсәр традициясендә язылган бу поэма — зур күләмле, 28 бүлектән торган катлаулы әсәр. Поэма — нәзирә, ягъни борынгыдан килгән дидактик әсәрләргә ияреп язылган. Анда үсмер егет, иҗтимагый статусына, яшенә карап, үз укучысына вәгазь-нәсихәтләрен җиткерә.

Габделҗаббар Кандалыйның үсмерлек чорында язган икенче бер поэмасы — «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» — авторның искәртүенә караганда, Ибраһим суфи турында татар телендә, аңлаешлы язуын үтенүләргә җавап итеп язылган.

Тарихи шәхес Ибраһим Әдһәм — Шәрык-мөселман әдәбиятында мәгълүм, уңай персонаж. Татар халкында да ул тәхетен ташлап, дәрвишлеккә киткән шаһ, аскет-суфи буларак олы хөрмәткә ия шәхес. Шәкерт Габделҗаббарның поэмасы Ибраһимнең дәрвишлеккә китеп, изгеләр юлында йөргән вакытын үз эченә ала.

Габделҗаббар Кандалыйның баштарак язган әсәрләре гарәп-фарсы сүзләре, архаизмнар күп булуы белән аерылып тора. Олыгайгач, шагыйрь әлеге стилен үзгәртә: ул халыкка якын, аңлаешлы, гади сөйләм телендә яза башлый. Әлеге күчеш, татар әдәбиятында да беренче тапкыр күзәтелгәнгә, күп гасырлык әдәбиятыбызда яңа чор башлануга сәбәпче була. Шуңа күрә татар әдәби теленә нигез салучы итеп ХХ гасыр башы әдибе Габдулла Тукайны түгел, ә ХIX йөз башы шагыйре Габделҗаббар Кандалыйны хаклы рәвештә санарга тиешбез. Чөнки Тукай үзе дә күп нәрсәләргә Габделҗаббар хәзрәт әсәрләрен укып өйрәнгән, дигән фикер туа. Тукай әсәрләрендә Г. Кандалый әсәрләре белән охшаш, тәңгәл килгән урыннар күп булуы бу турыда ачык сөйли.

Кайбер галимнәрнең тар карашлы булуы аркасында Кандалый иҗат иткән матур яңгырашлы, гаҗәеп бай мишәр сөйләме дә «диалектизм» дип кенә кабул ителде. Чынлыкта исә — Габделҗаббар хәзрәт ХIX гасырда язган тел — классик төрки-татар теле, аның хәтта хәзерге төрек теле белән дә уртаклыклары бик күп.

1824 елда Габделҗаббар туган авылына кайта, имам булып халыкка хезмәт итә башлый. Хәзрәт, барлык авылдашлары кебек үк, гадәти тормыш алып барган, авыл кешесенә кирәкле күп кенә һөнәрләр белгән: умарта асраган, мич чыгарган, йозаклар төзәткән, сабын кайнаткан, китаплар төпләгән. Шул ук вакытта әдәби эшчәнлеген, тәрҗемә итүне дә туктатмаган: безнең көннәргә кадәр аның йөзәрләгән шигырьләре, берничә поэмасы килеп җиткән.

1840 елда мәхәллә җыены Габделҗаббар хәзрәтне имамлыктан алу турында сүз кузгата. Хәзрәткә каршы чыгучылар азрак булса да, ул барыбер вазифасыннан китә. 1843 елда үз тарафдарлары оештырган икенче мәхәлләне җитәкли башлый. 1848 елда мөфтият ул мәхәлләгә башка имам билгели, һәм Габделҗаббар хәзрәт вазифасын ташларга мәҗбүр була. Мөгаен, шул чордадыр (төгәл вакыты билгесез), Г. Кандалый ике елын зинданда үткәрә. Сәбәпләре билгеле түгел. Ул чакта халыкта абыз-агайлар хәрәкәте көчәя, ягъни патша тарафыннан билгеләнгән мөфтинең мәхәлләләргә имам билгеләү турындагы боерыкларына буйсынмау очраклары арта. Габделҗаббар хәзрәтнең дә шул хәрәкәттә катнашып, төрмәгә эләккән булу ихтималы юк түгел.

1849 елда Г. Кандалыйга тагын бер хәсрәт килә: аның укымышлы, бәет-шигырь язарга да сәләтле улы Садретдинны 25 елга патша армиясенә алалар. Шагыйрь өчен бу күтәрмәслек кайгы була. Ул бер-бер артлы хәсрәт–сагыш тулы шигырьләрен, бәетләрен, Ходайдан сабырлык сораган мөнәҗәтләрен яза.

Шагыйрь биографиясен язучылар Габделҗаббар хәзрәтне төскә-биткә ямьсез кеше булган, хатын-кыз затын йөз-кыяфәте белән хушландырмаган, диләр. Наив һәм беръяклы караш! (Китаптагы портретларда Пушкин да Аполлон түгел, ләкин аңа карап кына хиссез, коры кеше булмаган ул.) Габделҗаббар хәзрәт өйләнгән, балалар үстергән. Тормыш булгач, аерылырга да туры килгән. Тик кайсы гына шагыйрь тормышында мәхәббәт драмасы булмый калсын соң?! Олыгайгач, ул яшь кыз Сәхибҗамалга гашыйк була. Имам вазифасыннан китү, Садретдинны югалту (улы патша армиясеннән срогын тутырып кайта, ләкин атасы инде ул вакытта вафат була) һәм шушындый шәхси фаҗига... Боларның барысын да берьюлы күтәрү өчен, билгеле, корыч йөрәк кирәк. Габделҗаббар хәзрәтнең бөтен зары, кичерешләре, хәсрәте шигырьләренә чыга, аларда гәүдәләнә. Әсәрләрен игътибар белән, шагыйрь кичергәннәрне күз алдына китереп, аның җанын аңлап укыганда шуңа төшенәсең: Габделҗаббар Кандалый бернинди дә ярлыклар ябыштыруга мохтаҗ түгел! Ул бары тик — күпне күргән, авырлыкларны башыннан һәм йөрәгеннән кичергән, шуңа күрә бәхетле мизгелләр турында хыялланучы шагыйрь.

Шагыйрь хәзрәт 1860 елда вафат була, үз авылында җирләнә. Тик хәзерге вакытта аның җәсәде кайда урнашканлыгын белүче кеше юк — Г. Кандалыйга кабер ташы да чама белән генә куела. Шулай ук шагыйрьдән калган әдәби мирасның төгәл күләме турында әйтеп булмый — аның кулъязмалары халыкка таралган, һәм илнең бөтен төбәкләреннән диярлек табыла торды. Бәлки, Кандалый әсәрләре әле һаман да берәр архивта, йә берәр чормада үз нәүбәтен көтеп ята торгандыр...

Сылтамалар

үзгәртү