Суфи Аллаһияр

(Аллаһияр Суфи битеннән юнәлтелде)

Аллаһияр Суфи (1616—1713) — язучы, «Собател-гаҗизин» (Гаҗизләрнең ныклыгы) китабы авторы. Аллаһ тәгаләгә пантеистик ышанучы, Алла гыйшкына мәдхия җырлаучы суфи шагыйрь.

Нугай ыруыннан булуы мәгълүм. Тимерйар улы Суфи Аллаһияр Сәмәрканд төбәгендәге Миңлән авылында туа, ата-бабалары Идел буеннан. Бохарада укый (1626—1641), Бохара әмире тарафыннан салым җыю эшенә түрә итеп билгеләнә (1641—1667), шәех Хәбибулла мөриде, дәрвиш (1668—1670), шагыйрь. Казанда, Истанбулда була. Хаҗ сәфәре вакытында Искәндәр шәһәрендә дөнья куя.

Төрки һәм фарсы телләрендә иҗат иткән. «Сөбәтел-гаҗизин» китабы язма нөсхәләрдә тарала. Китап рәвешендәге беренче басмасы 1802 елда Казанда дөнья күрә.

Төп хезмәтләреҮзгәртү

• Сөбәтел-гаҗизин.— Казан: Азиатская типография, 1802.

• Сөбәтел-гаҗизин.— Казан: Иман, 2000.— 156 б.

Аның турындаҮзгәртү

Таҗетдин Ялчыгол. Рисаләи Газизә, шәрхе «Сөбәтел-гаҗизин». — Казан: Кәримия, 1910.— 6, 7, 247 б.

Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы.— Казан, 1922.— 146—147, 154—155 б.

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 2 т. // XIX йөз татар әдәбияты.— Казан: Татар. кит. нәшр, 1985.— 43, 396, 468 б.

Яхин Ф. Урта Азияле татар шагыйре Суфи Аллаһияр һәм аның «Сөбәтел-гаҗизин» («Гаҗизләргә терәк») әсәре / Сөбәтел-гаҗизин. — Казан: Иман, 2000. — 3—10 б.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.