Кизләү мәдрәсәсе
Кизләү мәдрәсәсе — 1913—1918 елларда Казан, Самар һ. б. губерналар өчен дин әһелләре әзерләгән мәдрәсә. Хәзерге Татарстанның Норлат районы Кизләү авылында урнашкан уку йорты.
Эшләү еллары | XII гасыр–1918 ел |
---|---|
Адрес | 423001 Татарстан, Норлат районы, Кизләү, Мәктәп урамы, 2а. |
Тарих
үзгәртүКизләү мәхәлләләре
үзгәртүКизләүдә 4 мәхәллә була. 1858 елда төзелгән беренче җәмигъ мәчете һәм 1867 елда төзелгән икенче җәмигъ мәчете 1891 елгы янгында янып бетәләр. 1892 елда ике мәчет тә яңабаштан корылган. Беренче мәхәлләдә имам-хатыйп булып Гобәйдуллиннар эшли: 1833—1865 елларда Мөхәммәт Гобәйдуллин, 1865—1899 елларда аның улы Сөләйман Гобәйдуллин. 1850 елда указ алган икенче мулла вазифасында Сөләйманның абыйсы Әхмәт Гобәйдуллин тора. 1899 елдан имам-хатыйп вазифасына Хәсәнҗан Әхмәт улы, икенче мулла булып Ибраһим Сөләйман улы Гобәйдуллин сайлана. Икенче җәмигъ мәчетендә 1868—1888 елларда имам-хатыйп булып Мәхмүт Мөхәммәт улы Гобәйдуллин, 1888—1901 елларда Мирхәйдәрҗан Әхмәт улы Гобәйдуллин, аннан соң Вәлиәхмәт Мәхмүт улы Гобәйдуллин тора. 1909 елда өченче җәмигъ мәчетенә нигез салына. 1910 елдан аның белән Вәлиәхмәт Габделсабиров җитәкчелек итә. 1911 елда Казан губерна идарәсеннән дүртенче мәчет салырга рөхсәт алына[1].
Кизләү мәдрәсәсе
үзгәртүКизләүдә мәдрәсә X—XII гасырларда ук эшләгән, дигән фаразлар бар (текстолог Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин 1985 елда авыл зиратында алып барган эзләнүләреннән соң, авылда 1304 елда ук укый-яза белгән кешеләр булган, дигән фикергә килә).
XVIII—XIX гасырларда мәдрәсә мәгърифәт үзәге булып танылган, биредә соңрак татар мәдәниятендә, әдәбиятында танылу алачак шәхесләр укыган. XX гасыр башында биредә динне саклап калу эшендә Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин (Күлбай Мораса авылыннан) күп көч салган.
1918 елда мәдрәсә ябыла. 1918—1924 елларда мәдрәсә бинасында яңача укытуга күчкән башлангыч мәктәп, 1924—1926 елларда керәстиян яшьләр мәктәбе эшли. 1926—1935 елларда мәдрәсә бинасында җидееллык мәктәп эшли. Җидееллык мәктәпне тәмамлаучыларның берсе — Хәбибулла Кәрим улы Әсәров (1913—1983), агрохимик, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1967), Мәскәүнең К. А. Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясе профессоры (1967), 1937—1939 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры[2]. 1935—1980 елларда урта мәктәп, 1980—1982 елларда ССПТУ-33, 1982—1988 елларда сигезьеллык, 1988—2011 елларда урта мәктәп эшли. Урта мәктәпкә Сембер, Самар өлкәләреннән дә килеп укыганнар. Урта мәктәпнең беренче чыгарылышыннан (1936) – генерал Ибраһим Кәрим улы Сафин. 2011 елдан бинада Кизләү төп гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан[3].
Бина
үзгәртүМәдрәсәнең агач бинасы искергәч, XX гасыр башында әлеге уку йорты өчен кызыл кирпечтән ике катлы бина салына. Төзелеш эшләре 1911 елда төгәлләнә. 1913 елда яңа бинада мәдрәсә беренче шәкертләрен кабул итә. Икенче катка бизәкләп, кырып эшләнгән баскычлар алып менә. Кизләү мәдрәсәсе бинасы — «Татарстанның тарихи һәйкәлләре исемлеге»нә кертелгән.
Мәдрәсә белән бәйле шәхесләр
үзгәртү- XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән күренекле татар әдибе Мәүла Колыйга нисбәтләп телгә алына.
- Габдерәхим Утыз Имәни (1754—1834) , шагыйрь, галим, җәмәгать эшлеклесе, мәдрәсә мөгаллиме.
- Габделҗаббар Кандалый (1797—1860), шагыйрь, мәгърифәтче, татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе.
- Габдулла Кариев (1886—1920), артист, режиссер, драматург, «Сәйяр» труппасын оештыручы, һөнәри татар тетрына нигез салучыларның берсе.
- Нәҗип Думави (1883—1933), язучы, бер кыш укып, Казанга юл тоткан.
- Ризаэддин Фәхретдин (1859—1936), тарихчы, әдип, педагог, дин белгече. 55 көн мәдрәсәдә торып, сабак ала, Кизләүдәге укыту системасын өйрәнә, берочтан укыта да.
Әдәбият
үзгәртү- Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 220нче бит. ISBN 5-298-01052-0
- Расиха Фәизова. Ил хәтере — вакыт күпере. Мәгариф, 2019, июль, 11-14нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Кизләү төп гомуми белем мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе 2019 елның 2 август көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995, с. 247-248 ISBN 5-900866-01-7
- ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 24нче биттә
- ↑ Кизләү төп гомуми белем мәктәбе. Төп мәгълүмат, archived from the original on 2019-08-02, retrieved 2019-08-02