Рөстәм Мәһдиев

язучы, мөхәррир, референт (Казан, Татарстан, Россия)

Рөстәм Мәһдиев, Рөстәм Рәшит (Габдерәшит) улы Мәһдиев (1951 елның 17 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Чүриле районы, Яңа Чүриле) ― укытучы, газета хәбәрчесе, нәшрият мөхәррире, язучы, 1990 елдан Татарстан Президенты һәм Министрлар Кабинеты матбугат үзәге баш референты. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев нәселеннән.

Рөстәм Мәһдиев
Туган телдә исем Рөстәм Габдерәшит улы Мәһдиев
Туган 17 сентябрь 1951(1951-09-17) (72 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чүриле районы , Яңа Чүриле
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог, мөхәррир, язучы
Балалар улы Булат
Ата-ана
  • Габдерәшит Сөнгатулла улы Мәһдиев (әти)
Тышкы рәсемнәр
Рөстәм Мәһдиев гаиләсе, якыннары, туганнары белән.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1951 елның 17 сентябрендә Татарстан АССР Чүриле (1956 елның 14 маеннан Саба, 23 июленнән Арча) районы[1] Яңа Чүриле авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры Габдерәшит Сөнгатулла улы Мәһдиев (1918―2001) гаиләсендә туган. Бабасы ― Гөберчәк авылы мулласы Сөнгатулла Бәдретдин улы Мәһдиев (1885―1938), әбисе Рабига (Бибирабига) Мөхәммәтсафа кызы (1891―1971)[2]. Әтисенең бертуганнары (дүртесе генә исән калып, тормыш корган) ― игезәкләр Рашат-Мөршидә, Мөхәммәтрашат, Рәкыйга (1921―1946), сатучы Рауза (Зарипова, 1924―1990), Равия (1926―2001), язучы-галим Мөхәммәт Мәһдиев (1930―1995). Бертуганнары: ТР Халыклар Дуслыгы Йортында музей-күргәзмә эшчәнлеге бүлегенең мөдире Расим Рәшит улы Мәһдиев (1952), табибә Рәмзия Рәшит кызы (1954) [3].

Казанда урта мәктәп (1969 елда), Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1974 елда) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1974 елдан Татарстан АССР Балтач районы Урта Көшкәт авылындагы мәктәптә (2016 елдан О. Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбе)[4] рус теле һәм әдәбияты укыта.

Казанда төзелеш трестының күптиражлы «Төзелештә» исемле газетасында хәбәрче булып эшли.

Татарстан радиокомитеты хәбәрчесе, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир вазыйфаларын башкара.

1990 елдан Татарстан Президенты һәм Министрлар Кабинеты матбугат үзәгендә референт, баш референт булып эшли. 2011 елдан лаеклы ялда.

«Мәдрәсәләрдә китап киштәсе» (1992) исемле китабы Кышкар, Түнтәр, Казан мәдрәсәләре тарихын өйрәнү өчен алыштыргысыз әдәбият булып исәпләнә[5].

Соңгы елларда әтисе, Сталинград саклануында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры Габдерәшит Сөнгатулла улы Мәһдиевнең (1918―2001) тормыш юлын, язып калдырган фронт истәлекләрен өйрәнү һәм пропагандалау белән шөгыльләнә[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Новое Чурилино (Яңа Чүриле). Институт Татарской Энциклопедии
  2. Нуруллин Р. Яхиннар. – Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2016. – Б.75-87.
  3. Сөнгатулла Бәдретдин улы. Казан арты музее
  4. Средне-Кушкетская средняя общеобразовательная школа имени О.Н. Исаева. Основные сведения.pdf
  5. Мәһдиев Рөстәм Рәшит улы. Мәһдиев энциклопедиясе. Казан арты музее
  6. Мәһдиев Рәшит. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан, 23.10.2018

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү