Викибирелмәләрнең буш элементы

«Казан арты» Арча тарих-этнография музееАрчаның төп музее. 2009 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ачыла ачыла.

«Казан арты» музее
Музейның төп бинасы
Музейның төп бинасы
Урын Арча, Сызгановлар урамы, 22 йорт.
Директор Яруллин Радик Рәкыйп улы
Сайт http://archamuzei.ru/

Музей турында мәгълүмат үзгәртү

Экспозицияләр 4 залда урнашкан, гомуми мәйданы 856,1 кв.м, 15514 данә предмет саклана. Музей карамагында этнография, туган якны өйрәнү, әдәбият-сәнгать бүлекләре (2014 елга кадәр әдәбият-сәнгать музее), Мөхәммәт Мәһдиев музее, “Әлифба” музее филиаллары эшли. Күргәзмә, конференция заллары, фондсаклагыч бар. Төп бүлекләр: “Борынгы Арча”, “Арча базары”, “Хан диваны”, “Арча кенәзләре”, “Арча даругасы”, “Мәдрәсә һәм татар мәгърифәтчеләре”, “Арча кирмәне”, “Татар крестьянының хуҗалыгы”, “Зәркәнче”, “Чыпта сугучы”, “Читекченең интерактив почмагы”, “Мещан йорты”, “Сабантуй”, “Совет мәктәбе”, “Күмәк хуҗалык рәисенең эш бүлмәсе”, “Арча төбәге Бөек Ватан сугышы елларында”, “Традицион татар йорты” һ.б. Экспозицияләрнең авторы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Сәлахов. Музейдагы иң әһәмиятле тупланмалар – Россия инкйлабына кадәрге татар басма һәм кулъязма китаплары, Алтын Урда дәвере акчалары, археология, этнография предметлары, төбәккә мөнәсәбәтле иҗат әһелләренең, укытучыларның шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары. Музей хезмәткәрләре район буенча комплекслы (этнографик, археографик, эпиграфик) экспедицияләр, фәнни-гамәли конференцияләр, төбәктән чыккан шәхесләргә багышланган мәдәни чаралар уздыра[1].

 
 

Әдәбият һәм сәнгать бүлеге үзгәртү

Арча районы мәдәният һәм сәнгать музее 1995 елның 26 апрелендә ачыла, ул Татарстан республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә керә. Музей экспозициясе Арча ягы белән бәйле 40 язучы-шагыйрь һәм 20 сәнгать эшлеклесе турында мәгълүматны үз эченә ала.

Аерым бүлмәдә Гомәр Бәшировка багышланган экспозиция бар. Анда язучының үзе бүләк иткән шәхси әйберләре һәм китаплары куелган (эш өстәле, урындыгы, язу приборы, костюм-күлмәге, чәйнеге, самавыры һ.б.), аның тормыш юлы белән бәйле фотолар урнаштырылган. Шул ук бүлмәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан Госман Бакиров, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллиннар турындагы фотодокументлар, кулъязмалар, хатлар һәм китаплар урын алган.

Экспонатлар арасында XVIII — XIX гасырларга караган галимнәр Габденнасыйр әл-Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәси, драматург Галиәсгар Камал, шагыйрь Габдулла Тукай, язучылар Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевның документлары һәм шәхси әйберләре бар. Алар арасында Сибгат Хәкимнең язу приборы, Гариф Ахуновның эш өстәле, урындыгы, язу машинкасы һәм үз кулы белән эшләнгән туган авылы "Өчиле күренеше" картинасы, аңа бүләк ителгән сувенирлар, Мөхәммәт Мәһдиевнең эш өстәле һәм урындыгы, китап шүрлеге, курткасы, күзлеге, өстәл һәм кул сәнгатьләре, югары белем алу турындагы дипломы һәм Татарстан язучылар берлегенә язган хаты бар. Шулай ук язучылар һәм тел галимнәре Мәхмүт Галәү, Хәй Хисмәтуллин, Гөлчәчәк Галиева, Заһирә Гомәрова, Радик Фәизов, Альберт Яхин, Фәрваз Миңнуллан, Диас Вәлиев, Фәрит Бәшир, Гайсә Гатауллиннарның иҗаты белән бәйле экспонатлар бар.

Музей фондында Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәрзия Фәйзуллинаның шәхси китапханәләре саклана.

Музейның сәнгать бүлегендә РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисткасы Нәгыймә Таҗдарова, ТАССРның Хезмәт герое Зөләйха Богданова, татар театрын оештыруга өлеш керткән Гыйлаҗ Казанский, Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзадә Сафиуллина, Рабига Сибгатуллина, Айдар Файзрахманов, Фәнәвил Галиев, Булат Сәләхов, Раушания Фәйзуллина, Габелфәт Сафин, Фердинат Фәтхрахманов, Рөстәм Закиров һәм башкаларның тормыш юллары һәм иҗатлары турында экспонатлар бар. Залда шулай ук рус халкының җырчысы Фһдор Шаляпинның 1885-1886 елларда Арчада укуы турында документлар урнаштырылган.

Аерым экспозиция итеп 1996 елда Арча сабантуенда Б.Н.Ельцин һәм М.Ш.Шәймиевләрнең катнашулары турындагы фотоматериаллар куелган.

Ике залда халык язучылары һәм Габдулла Тукай премиясе лауреатлары турында күргәзмә-экспозиция эшли.

Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә өч меңнән артык экспонат бар.

«Әлифба» музее филиалы үзгәртү

Арча педагогия көллиятендә 1999 елдан «Әлифба» музее эшли. Биредә борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр дөнья халыкларында уку-язуның килеп чыгышын чагылдырган 1226 экспонат урын алган. Музейның барлыкка килүенә Арча педагогия көллияте укытучылары Вагыйзов Сәләй Гататдин улы һәм Вәлитова Рәмзия Гыйләҗетдин кызы педогогик һәм фәнни эзләнүләре сәбәпче була. Алар 1965 елда татар мәктәпләре өчен бастырылган «Әлифба» китабының авторлары. Шулай ук музейда алар тарафыннан язылган 43 китап урын алган.

Мөхәммәт Мәһдиев музее филиалы үзгәртү

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Арча районы администрациясе тарафыннан, Арча урман хуҗалыгы ярдәме белән Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиев музее төзелде. Татарстан Республикасы халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев ХХ гасыр ахырының күренекле язучысы буларак, үз әсәрләрендә татар авылларының гүзәллеген тасвирлаган, күпсанлы очерклар, башка язучылар әсәрләренә тәнкыйть материаллары язган. Музей 2000 елның 13 июлендә ачыла. Аны Мөхәммәт Мәһдиев әйтеп калдырганча, язучының туган йорты урынында салалар. Биредә авыл китапханәсе дә урнашкан. Музей экспонатлары язучының балачак һәм яшьлек елларын тасвирлый. Музей коллекциясендә язучының туган йорты, үз әсәрләрен иҗат иткән Казан фатирындагы эш бүлмәсе күренешләре, әти-әнисе язмышына бәйле материаллар бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://archamuzei.ru/ Музей сайты

Сылтама үзгәртү