Туган җир (журнал)

«Туган җир» (рус. Родной край) — Казанда 2017 елдан татар һәм рус телләрендә нәшер ителүче журнал, төбәкчеләр хәрәкәтенең матбугат чарасы. Елга дүрт тапкыр (квартал саен бер сан) чыгуга исәпләнгән.
Басманың баш мөхәррире — тарих фәннәре докторы Дамир Мәүләви улы Исхаков.
Электрон варианты булачак.

«Туган җир»
«Родной край»
Tөр

төбәкчеләр хәрәкәтенең матбугат чарасы

Формат

А4


Гамәлгә куючы

ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты
Бөтендөнья татар конгрессы
Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены

Баш мөхәррир

Дамир Исхаков

Нигезләнде

2017 ел

Тел

татар, рус

Төп офис

Казан, Пушкин ур., 52, офис 203

Тиражы

500 (2018)

ISSN

978-5-94981-232-7


Веб-сайт: https://tuganzhir.org/

Тарих үзгәртү

 
2017 елгы 1нче саны

2016 елның 13 февралендә Казанда төбәкчеләрнең (төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең) Беренче оештыру җыены уза. Төбәкчеләр хәрәкәтенең Устав проекты кабул ителә. Идарә сайлана, төбәкчеләр хәрәкәтен галим-археолог Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов җитәкли.

2017 елның 24-25 мартында «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасында Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләренең Беренче бөтенроссия корылтае уза. Корылтай кысаларында ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены «Туган җир» журналының беренче санын нәшер итә. Журнал җыен делегатларына таратыла.

Төбәкчеләр хәрәкәте 3 ел эчендә зур үсеш ала. «Туган җир» журналы күтәрелеп киткән төбәкчеләр хәрәкәтенең күркәм үсеш дәвамы булып тора.

Журналга төбәк тарихын өйрәнүгә кагылышлы фәнни-методологик, фәнни, фәнни-популяр бүлекләр, мәктәптә төбәк тарихын куллану, тарихи чыганаклар һ. б. бүлекләр кертелгән.

Танылган авторлары үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Зәрия Хәбипова. Туган җиреңне яратсаң... «Татарстан яшьләре», 14.06.2018

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү