Альберт Борһанов

Альберт Борһанов - тарихчы, археолог. «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Тарих фәннәре кандидаты.

Альберт Борһанов
Туган телдә исем Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов
Туган 12 июль 1956(1956-07-12) (67 яшь)
СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Кунашак районы, Усть-Багарәк авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре тарихчы, археолог

1956 елның 12 июлендә Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Усть-Багарәк авылында туган. 1978 елда Чиләбе дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. Мәскәү университетының аспирантурасында укыган. Төркмәнстанда эшләгән. 1994 елда Татарстанга күченә. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире булып эшләгән.

Сылтамалар үзгәртү