Төп менюны ачу

Шәйхи Маннуртатар язучысы.

Шәйхи Маннур
Mannur.gif
Туган телдә исем Шәйхелислам Маннуров
Туган 15 гыйнвар 1905(1905-01-15)
Казан губернасы Мамадыш өязе Тулбай авылы
Үлгән 10 июнь 1980(1980-06-10) (75 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре язучы
Ата-ана
  • Фәрхулла (әти)

Эчтәлек

Тормыш юлыҮзгәртү

Шәйхи Маннур

(Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 1905 елның 15 гыйнварында элекке Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзер Татарстанның Мамадыш районы) Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында һәм күрше авылдагы мәдрәсәдә ала. Аннары күрше Шәмәк авылы авылында ачылган мәктәптә һәм Мамадыш шәһәрендәге педагогия курсларында укый. 1921 елда аның әтисе гаиләсе белән Кузбасстагы Әнҗерә-Судженка шахталарына күчеп китә. Шунда Шәйхи Маннурның хезмәт юлы башлана. Ул 1923 елда Свердлауидагы бер еллык совет-партия мәктәбендә укый, биредә чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. Урал төбәге татарлары өчен чыгарылган газета-журнал битләрендә, соңга таба Казан һәм Мәскәү татар көндәлек матбугатында аның күп кенә шигырьләре һәм әдәби язмалары дөнья күрә.

1924 елдан Маннур өч елга якын Себернең төрле төбәкләрендә яши һәм эшли. 1927-1929 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Данбас якларына китеп, металлургия заводында – эшче-прокатчы, шахтерлар мәктәбендә – укытучы-ликбезчы һәм ДнепроГЭС төзелешендә бетончы хезмәтендә була. Бу елларда Шәйхи Маннурның иҗат эшчәнлеге аеруча активлаша. Ул «Колчеданлы таулар өстендә» (1929), «Чуен ташкыннар» («Чугунные потоки») (1930), «Бетончылар җыры» (1932) исемле беренче поэмаларын һәм күп санлы лирик шигырьләрен яза. Аның бер-бер артлы шигырь җыентыклары басылып чыга. Мәскәүдә, «Эшче» газетасы редакциясендә эшләп алгач, Маннур Казанга килә һәм 1933-1937 елларда Казан педагогика институтында укый. 1934 елда аның атаклы «Гайҗан бабай» һәм тагын бер елдан «Меңнән бер кичә» поэмалары языла. Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь үзе теләп фронтка китә, хәрби газеталарда эшләп, күп санлы хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра. Сугыштан соң, 1946-1948 елларда Маннур Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли, ә 1949 елдан профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.

1960-1970 нче еллар әдәби хәрәкәтендә Шәйхи Маннур прозаик буларак катнаша. Ул иҗат иткән проза әсәрләре арасында иң күренеклесе – «Муса» романы (1959-1964). «Агымсуларга карап» исемле автобиографик (1970-1973), «Чын сөю бармы?» исемле лирик повестьлары (1974-1976) белән Маннур үзен талантлы прозаик, үзенчәлекле хикәяләү стиленә ия булган каләм остасы итеп таныта. Шәйхи Маннурның әдәби мирасы зур һәм күпкырлы. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга адресланганнары да бар. Ул шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк һәм әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшли. Шәйхи Маннур Татарстан республикасының икътисади һәм мәдәни яктан икенче сортлы төбәк булуын авыр кичерә, аның статусын Союздаш республика итеп күтәрү мөмкинлеген тикшереп, КПСС генераль секретаре Н. Хрущевка хат юллый.[2]

Шәйхи Маннур 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат була һәм үзенең язма васыяте буенча туган авылы Тулбай авылы зиратына җирләнә. Маннур 1957 елда туган авылында үз акчасына китапханә салдыра һәм 100 данә китап бүләк итеп бирә. 1980 елда китапханәгә Шәйхи Маннур исеме бирелә. 1995 елда аңа Татарстан берләштерелгән дәүләт музееның филиалы статусы бирелә һәм музей-китапханә исемен йөртә башлый. 1981 елдан бирле һәр елның 15 гыйнварында, язучының туган көнендә, туган авылында Шәйхи Маннур исемендәге премия бирелеп килә.

ИҗатыҮзгәртү

  • Агымсуларга карап: Повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974.- 494 б.
  • Күңел бакчасы: Шигырьләр һәм поэмалар. – 4 кит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 208 б.
  • Күңел йомгагы: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 410 б.: портр. б-н.
  • Малайларга, кызларга: Шигырьләр, поэмалар, әкиятләр, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 152 б.
  • Муса: Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 755 б.
  • Чын сөю бармы: Лирик повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 272 б.
  • Глядя на текучие воды: Повесть /Пер. С.Гильмутдиновой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 352 с.
  • Муса: Роман /Пер. с татар. В.Шульжика, Р.Ахунова. – М.: Современник, 1983. – 319 с.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. М. Мәһдиев, «Шиһап солдат» // Казан утлары. - 1991. -№1. - 112 - 120 битләр
  2. Марсель Галиев. Фидаилек үрнәге

СылтамаларҮзгәртү