Луиза Шәмсетдинова

Луиза Алимҗан кызы Шәмсетдинова (Луиза Алимчан кызы Шәмсетдинова, рус. Шамсутдинова Луиза Алимчановна) (18 май, 1964) — татар җәмәгать эшлеклесе, икътисадчы, юрист, филолог, эшкуар, туган якны өйрәнүче, багучы. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (2019). Төмән өлкәсе буенча «Мирас» төбәк татар җәмәгать оешмасы советы рәисе (2005), «Искер» тарихи-мемориаль комплексының авторы, оештыручысы һәм җитәкчесе (2005). «Бөтендөнья татар конгрессы» җәмәгать берекмәләренең халыкара берлегенең IV, V, VI, VII съезлары делегаты. Төмән өлкәсе җәмәгать оешмаларының координация советы әгъзасы (2007—2018), Хөкүмәткә карамаган «Татарстан территориясендә идел халыклары ассамблеясе» җәмәгать оешмасы әгъзасы (2010—2014).[1][2]

Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 18 май 1964(1964-05-18) (59 яшь)
Туу урыны Вагай районы, Төмән өлкәсе, РСФСР, СССР
Һөнәр төре икътисадчы, хокук белгече, филолог, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, өлкәне өйрәнүче, иганәче
Әлма-матер Государственный аграрный университет Северного Зауралья[d], Тюменская Государственная Академия Мировой Экономики, Управления и Права[d] һәм Тобольский педагогический институт имени Д. И. Менделеева[d]
Бүләкләр


Биографиясе үзгәртү

Луиза Алимҗан кызы Шәмсетдинова 1964 елның 18 маенда (рәсми кәгазь 18 июнь дип тутырылган) Төмән өлкәсе Вагай районының Ворошилов бистәсендә күп балалы гаиләдә туган. Икенче Вагай урта мәктәбендә укыган, 8-нче класстан соң (1979) Тубыл зоотехния-ветеринария техникумына укырга кергән һәм 1982 елда «авыл хуҗалыгы җитештерүендә бухгалтер исәбе» һөнәре буенча тәмамлаган.

Төмән авыл хуҗалыгы институтында икътисад буенча (1983—1990), Төмән дәүләт дөнья иктисады, идарә итү һәм хокук институтында хокук белеме буенча (2000—2005) югары белем алган. 2014 елда Д. И. Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтының «Россия Федерациясе халыклары телләре» аспирантурасын «татар теле» буенча тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1982 елда техникумны тәмамлаганнан соң А. Г. Первухин исемендәге совхозда бухгалтер булып башлый. Ары Ворошилов исемендәге колхозда баш бухгалтер (1985), «Тубылурман» җитештерү берекмәсеннәр бухгалтер (1985—1987), «Тубылторлактөзү» җитештерү-төзү берләшмәсенең 41-нче төзелеш-монтаж идарәлегендә нормалау буенча инженер һәм диспетчер (1987—1989), «Төмәнтөзелешмонтаж» берләшмәсенең җитештерү-технологик комплектацияләү идарәлегендә бухгалтер булып эшли (1989—1994).

1994 елдан эшкуарлык сферасына күчә. «Алсу» исемле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оешмасын терки. Әлеге вакытка кадәр оешма директоры вазифасын башкара.

2005 елда Төмән өлкәсе буенча «Мирас» төбәк татар җәмәгать оешмасын төзүдә катнаша һәм шул вакыттан оешма советы рәисе булып тора.

Бер вакытта 2006—2009 елларда Тубыл авыл хуҗалыгы көллиятендә икътисад фәннәрен укыта.[1]

Гыйльми-гамәли һәм җәмәгать эшмәкәрлеге үзгәртү

Гыйльми эзләнүләре себер татарларының тарихын, мәдәниятен, туган телен өйрәнү, аларны яңарту, саклау һәм үстерү сферасына багышланган. Автор буларак 30-дан артык гыйльми эшләре, шул исәптән бер монографиясе, Югары атесстация комиссиясе (ВАК) раслаган журналларда 5 мәкаләсе нәшер ителгән.

2014 елда Д. И. Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтының «Россия Федерациясе халыклары телләре» аспирантурасын «татар теле» буенча тәмамлаган. Фәридә Харис кызы Гыйльфанова җитәкчелегендә «Себер татарларының антропонимик системасында аксиологик модальлек» темасына кандидатлык диссертациясе язган, әммә аны яклауга чыкмаган. Диссертациясе аерым монография итеп бастырылган.[3]

Шәмсетдинова Луиза Алимҗан кызының гамәли эшчәнлеге гыйльми эзләнүләренең нигезендә ачыкланган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән, туган идеяләрен һәм проектларын үзенең ныкышмалыгы аша эзлекле тормышка ашыра. Себер ханлыгының башкаласы Искер тормасын тергезә, Себер татарларын Себернең аз санлы төп халыклары реестрына кертүне юллый.

2007 елда Төмән өлкәсе Вагай районының Күбәк авылындагы яңа урамга Күчем хан исемен бирүгә ирешә. Моның өчен берничә еллап булган каршылыклар белән көрәшергә туры килә. Өч тапкыр авыл халкы җыенын үткәргәннән соң гына район хакимияте урамның исемен рәсми раслый.

2005 елдан бирле «Искер» һәм «Сүзге» тарихи-мемориаль комплексларын төзү һәм эшмәкәрлеген оештыру белән шөгыльләнә.

Даими рәвештә «Искер-җыен» Себер татарларының халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале; «Искернең тарихи язмышы» Бөтенрусия гыйльми-гамәли конференциясе; «Сүзге-тора» Себер татарлары һәм татарстан территориясендә идел киңлегендәге төп халыкларның тарихи-мәдәни мирасы халыкара фестивале; Ел саен узгарылган чара — Хәтер Көне «Изге Искер догалары»; «Себер татарларының һәм Евразия киңлегенең төп халыкларының тарихи-мәдәни мирасы: чыганаклар һәм бүгенгесе» Бөтенрусия гыйльми-гамәли конференциясен; Себер татарларының «Күчем хан ейәннәре», «Төрки-татар дөньясының күренекле эшмәкәрләре» яшьләр форумын оештыра һәм үткәрә.

Луиза Алимҗан кызы башлангычы һәм тырышлыгы белән «Искернең тарихи язмышы», «Себердә ислам цивилизациясе: тарих, йолалар, хәзерге заман», «Хан Күчем» исемле фәнни-популяр җыентыклар дөнья күрә.[2][4]

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

Монографиясе
  • Ф. Х. Гильфанова, Р. Т. Гильфанов, Л. А. Шамсутдинова. Аксиологическая модальность в антропонимической системе сибирских татар (на материале русских архивных документов ХVIII — ХIX вв.). Тюмень: «Вектор Бук», 2017. 210 с.
Мөхәррирләгән гыйльми конференцияләр җыентыклары
  1. Историческая судьба Искера: материалы Всероссийской научно — практической конференции «Историческая судьба Искера» (20 июня 2014., г. Тобольск) / под ред. Л. А. Шамсутдиновой. — «Тобольская типография» ОАО «ТИД» 2014, — 161 с.
  2. Историческая судьба Искера: материалы Всероссийской научно — практической конференции «Историческая судьба Искера» (7 августа 2015., г. Тобольск) / под ред. Л. А. Шамсутдиновой. — «Тобольская типография» ОАО «ТИД» 2015, — 145 с.
  3. Историческая судьба Искера: материалы Х Всероссийской научно — практической конференции «Историческая судьба Искера» (5 августа 2016 г., г. Тобольск) / под ред. Л. А. Шамсутдиновой. — 2016, — с. 220.
  4. Историческая судьба Искера: материалы ХI Всероссийской научно — практической конференции «Историческая судьба Искера» (21 июля 2017 г., г. Тобольск) / под ред. Л. А. Шамсутдиновой. — 2017, — с. 212.
  5. Историческая судьба Искера: материалы ХII — ХIII Всероссийских научно — практических конференций «Историческая судьба Искера» и II Всероссийской научно — практической конференции "Историко — культурное наследие сибирских татар и коренных народов евразийского пространства: истоки и современность / под ред. Л. А. Шамсутдиновой. — 2019, — 272 с.
Берлектә мөхәррирләгән гыйльми конференцияләр җыентыклары
  1. Историческая судьба Искера: материалы Всероссийской научно — практической конференции «Историческая судьба Искера» (7 — 8 июня 2013., г. Тобольск) / под ред. Тычинских З. А., Исхаков Д. М., Шамсутдиновой Л. А.. — Тобольск: « Принт — экспресс» 2013, — 161 с.
  2. «Исламская цивилизация в Сибири: история, традиции, современность»: Материалы научной конференции / под ред. Тычинских З. А., Бакиевой Г. Т., Шамсутдиновой Л. А. Тобольск. 2013. Выпуск 2.
ВАК журналларында мәкәләләре
  1. Шамсутдинова, Л. А., Карабулатова И. С. Историческая судьба Искера: проблемы и перспективы развития. «Вопросы филологии» — спецвыпуск: VI Международная научная конференция «Язык, культура, общество» — Тезисы докладов — Москва, 2011. — С. 346—347.
  2. Шамсутдинова Л. А., Гильфанова Ф. Х. Особенности прилагательных в русском, татарском языках и тоболо — иртышском наречии. «В мире научных открытий» № 1.1 (49), серия: Социально — гуманитарные науки. Красноярск, 2014. — С. 763—775.
  3. Шамсутдинова Л. А. Лингвоаксиологический аспект семантики прилагательных в антропонимической лексике тобольских татар. «Гуманитарные и социальные науки» № 4, 2014 г. — С 208—219.
  4. Шамсутдинова Л. А., Гильфанова Ф. Х. Оценка в семантической структуре слова. «В мире научных открытий» № 11.10 (59), 2014 г. — С. 4046 — 4061.
  5. Шамсутдинова, Л. А. К истории проблемы статуса коренного народа сибирских татар / Л. А. Шамсутдинова // История и современность. — 2013. — № 1 (17). — С. 158—162.
Гыйльми-гамәли конференцияләрдә мәкәләләре
  1. Шамсутдинова, Л. А. Исторические судьбы и связь поколений / Л. А. Шамсутдинова // Сулеймановские чтения: материалы XI Всерос. Науч. -практ. конф. — Тобольск, 2008. — С. 251—253.
  2. Шамсутдинова, Л. А. Искер — памятник историко — культурного наследия сибирских татар: прошлое, настоящее, будущее / Л. А. Шамсутдинова // Сборник материалов международной научно — практической конференции «Тюрко — татары в современном мире: прошлое, современность, пути развития» — Семей РК, 2009. — С.60 — 62.
  3. Шамсутдинова, Л. А. О проекте создания национального историко — мемориального комплекса «Искер — столица Сибирского ханства» / Л. А. Шамсутдинова // Тумашевские чтения: актуал. Проблемы тюркологии: материалы IV Всерос. науч. -практ. конф. — Тюмень, 2010. — С. 427—428.
  4. Шамсутдинова, Л. А. К истории проблемы о статусе коренного народа сибирских татар / Сибирский сборник. — Тобольск: изд — во ТГСПА им. Д. И. Менделеева, 2012.
  5. Шамсутдинова, Л. А. Сохранение этнической идентичности / Л. А. Шамсутдинова // Занкиевские чтения Материалы Всероссийской научно — практической конференции. — Тобольск, ТГСПА им. Д. И. Менделеева, 2012. — С. 173—176.
  6. https://tuganzhir.org/villagehistory/derevnya-kobyakskaya-kybek-avyl-vagayskogo-rayona-tyumenskoy-oblasti/ Шамсутдинова, Л. А. Деревня Кобякская (Күбәк авылы) Вагайского района Тюменской области / Л. А. Шамсутдинова // Туган җир: Төбәк тарихи буенча журнал [Родной край: Краеведческий журнал]. № 1. Казан: Бөтендөнья татар конгрессы, 2021. — С. 179—181.
  7. Шамсутдинова, Л. А. Семантизация лексики как проблема в семасиологии // Вестник Академии энциклопедических наук РФ. 2012. — С. 18 — 25.
  8. Шамсутдинова, Л. А. Сохранение наследия предков — общая забота / Л. А. Шамсутдинова // Бизнес и регион. Тюмень, 2013. — С. 40 — 42.
  9. Шамсутдинова, Л. А. Историческая судьба Искера в начале XXI века / Л. А. Шамсутдинова // Историческая судьба Искера. Материалы Всероссийской научно — практической конференции. — Тобольск, 2013. — С. 54 — 59.
  10. Шамсутдинова, Л. А. Историческая судьба Искера: строительство инфраструктуры в начале XXI века / Л. А. Шамсутдинова // Историческая судьба Искера. Материалы Всероссийской научно — практической конференции. — Тобольск, 2014. — С. 119—156.
  11. Шамсутдинова, Л. А. Семантика прилагательных искеро — тобольской группы / Л. А. Шамсутдинова // Историческая судьба Искера. Материалы Всероссийской научно — практической конференции. — Тобольск, 2015. — С. 130—135.
  12. Шамсутдинова, Л. А. Семантика прилагательных иштякско — токузской группы тобольских татар / Л. А. Шамсутдинова // Историческая судьба Искера. Материалы Всероссийской научно — практической конференции. — Тобольск, 2016. — С. 146—150.
  13. Шамсутдинова, Л. А. Роль РТОО «Наследие» по Тюменской области, общественных деятелей, благотворителей в сохранении исторического наследия сибирских татар (на примере строительства историко — мемориального комплекса «Искер») / Л. А. Шамсутдинова // Историческая судьба Искера. Материалы Всероссийской научно — практической конференции. — Тобольск, 2016. — С. 6 — 13.
  14. Шамсутдинова, Л. А. Международный фестиваль историко — культурного наследия сибирских татар «Искер — жыен» и новые проекты РТОО «Наследие» по Тюменской области по сохранению историко — культурного наследия сибирских татар / Л. А. Шамсутдинова // Историческая судьба Искера. Материалы Всероссийской научно — практической конференции. — Тобольск, 2017. — С. 188—190.
  15. Шамсутдинова, Л. А., Гильфанова Ф. Х. Оценочная антропонимическая семантика прилагательных сибирских татар (на материале русских архивных документов XVIII—XIX вв. / Л. А. Шамсутдинова // Историческая судьба Искера. Материалы Всероссийской научно — практической конференции. — Тобольск, 2019. — С. 200—214.
  16. Шамсутдинова, Л. А. Проекты РТОО «Наследие» по Тюменской области / Л. А. Шамсутдинова // Историческая судьба Искера. Материалы Всероссийской научно — практической конференции. — Тобольск, 2019. — С. 235—260.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2019)
  • «СССР төзелүнең 90 еллыгын билгеләү өчен» медале (2012, ЦК КПРФ)
  • «Милләт кызы» исеме (2013, «Бөтендөнья татар конгрессы» җәмәгать берекмәләренең халыкара берлеге)
  • «Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләр өчен» мидале (2015, «Бөтендөнья татар конгрессы» җәмәгать берекмәләренең халыкара берлеге)
  • «Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу истәлегенә» мидале (2016, РОО «Татарстан якташлары» җөмһүрият җәмәгать оешмасы)
  • «Йәшләрне илсөяр тәрбияләүдәге казанышлары өчен» мидале (2016, Төмән өлкәсенең «Пограничник Ветераннары» җәмәгать оешмасы)
  • Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре буенча комитетының Рәхмәт хаты (2008)
  • «Бөтендөнья татар конгрессы» җәмәгать берекмәләренең халыкара берлегенең Рәхмәт хатлары (2009—2013)
  • Себер татарлары һәм Тубылда яшәүче татарларның Милли-мәдәни автономиясе Рәхмәт хаты (2010)
  • Тубыл кала Думасының Мактау грамотасы (2010)
  • Татарстан Мәдәният министрлыгының Кадерле грамотасы (2010)
  • Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның Милли-мәдәни автономиясе Советының Мактаулы грамотасы (2011)
  • Төмән өлкәсе Губернаторының Рәхмәте (2014)
  • Тубыл шәһәре хакимиятенең мәдәният һәм туризм буенча комитетының Мактаулы грамотасы (2014)
  • Татарстан Президентының Рәхмәте (2014)
  • Төмән өлкесе татарлары конгрессының Мактаулы грамотасы (2015, 2016)
  • «Астана шәһәренең „Таң“ башкорт-татар мәдәни үзәгенең» Рәхмәт хаты (2016)
  • Татарстан Мәдәният министрлыгының Кадерле грамотасы (2018)
  • Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре буенча комитетының Рәхмәт (2019)
  • Төмән өлкәсе депутатының Рәхмәт хаты (2019)

Фоторәсемнәр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Гарифханов А. Х. След в истории: сб. Биогр. Информ.: (об извест. людях Тюм. края) / А. Х. Гарифханов. — Тюмень: «Молот», 2015. — 218—219.
  2. 2,0 2,1 Сохранение наследия предков — общая забота. журнал «Бизнес и регион», декабрь 2013.
  3. Ф. Х. Гильфанова, Р. Т. Гильфанов, Л. А. Шамсутдинова. Аксиологическая модальность в антропонимической системе сибирских татар (на материале русских архивных документов ХVIII — ХIX вв.). Тюмень: «Вектор Бук», 2017. 210 с.
  4. О женщине разгоняющий тучи / Тюмень Медиа. Портал СМИ Тюменьской Области. 04.03.2021

Чыганаклар үзгәртү

  • Закирова И. Г. Луиза Себерле / И. Г. Закирова // Туган җир: Төбәк тарихи буенча журнал (Родной край: Краеведческий журнал). № 1. Казан: Бөтендөнья татар конгрессы, 2021. — С. 231—234.
  • Гарифханов А. Х. След в истории: сб. Биогр. Информ.: (об извест. людях Тюм. края) / А. Х. Гарифханов. — Тюмень: «Молот», 2015. — 218—219.
  • Мингаз Рашит. Искер — изге җир / Безнең мирас. Журнал «Татмедиа» № 6 (41) июнь 2015. — С. 4 — 11.
  • Сохранение наследия предков — общая забота. журнал «Бизнес и регион», декабрь 2013.
  • Бәйрәмова Фәүзия. Себердә татар тантанасы / Фәүзия Бәйрәмова. Алтын Урдам — Алтын җирем. — Казан, 2006, 359—362 биттәр.
  • Бәйрәмова Фәүзия. Астаналы асыл йорт / Фәүзия Бәйрәмова. Туран иле. — Казан, 2008, 220 б.
  • Бәйрәмова Фәүзия. Патшаларны күргән Тубыл Тура / Фәүзия Бәйрәмова. Туран иле. — Казан, 2008, 271 б.
  • Бәйрәмова Фәүзия. Себердә татар тормышы / Фәүзия Бәйрәмова. Ачылмаган татар тарихы. — Казан, 2011, 295 б.
  • Бәйрәмова Фәүзия. Себер ханбикәсе… / Фәүзия Бәйрәмова. Милләт язмышы. — Казан, 2020, 89-96 биттәр.
  • Бәйрәмова Фәүзия. Милләт тарихын — этнотуризм аша / Фәүзия Бәйрәмова. Милләт язмышы. — Казан, 2020, 250 б.
  • Бәйрәмова Фәүзия. Себер белән Казан арасы… / Фәүзия Бәйрәмова. Милләт язмышы. — 2020, 306 б.
  • Бәйрәмова Фәүзия. Себердә Хәтер көне / Фәүзия Бәйрәмова. Милләт язмышы. — Казан, 2020, 314—315 биттәр.
  • Бәйрәмова Фәүзия. Себер татарлары юллар эзли… / Фәүзия Бәйрәмова. Милләт язмышы. — Казан, 2020, 465 б.
  • Рәзинә Хәсәнова. Август — сәяхәтләр ае… (Фәүзия Бәйрәмова белән әңгәмә) // Туган җир- Родной край, 2022, специальный выпуск, 220—221 биттәр.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү