Википедия:Бәйгеләр/Вики-яз/2023

Проект һәм белешмәлекләр   Төп бит 2023   Бәяләү 2023   Нәтиҗәләр 2023   Оештыру 2023  
Үзәк һәм Көнчыгыш Европа «Вики-яз» марафоны 2023

21.03-31.05: Татарча Википедияне Балкан ярымутравы, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре-халыклары-табигате тарихы, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган мәкаләләр белән баету марафонында катнаш!

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/6Rev

Проектның максаты һәм мәгънәсе — бәйле төбәкләрдә яшәүчеләрнең бер-берсенең мәдәнияте, тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге өчен әһәмиятле феноменнарны өйрәнү, үз телебез аркылы үз итү һәм Википедия тел бүлекләре волонтёрлары арасында хезмәттәшлекне яхшырту. Татар Википедиясен күршеләребез турында мәгълүмат белән баетканда, аларга исә Татар дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр исемлеген тәкъдим итәбез.

Берәр тема турында мәкаләне табу яки булдыруны башлау өчен, сүзтезмәне астагы тәрәзәгә кертегез һәм төймәгә басыгыз.

Мәкаләләр

  1. Бәйге барышы дәвамында булдырылган яки тулыландырылган (преквалификациядә автоматик килеш тикшерелә)
  2. Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый
  3. Үзәк яки Көнчыгыш Аурупа төркем агачына керә.
  4. Татарлар төркем агачына керми.
  5. Өстәлгән материал күләме кимендә 2500 байт (преквалификациядә автоматик килеш тикшерелә)
  6. Вики-бот ярдәмендә статистик күрсәткечләре белән генә аерылган стандарт эчтәлекле мәкаләләр түгел.
  7. Бәхәс битенә кимендә түбәндәгечә тутырылган мәкалә калыбы урнаштырылган
    {{Вики-яз мәкаләсе|ел= 2023|кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз| ил = | ил2 = | ил3 = | тема= | тема2= | тема3= }}

Призлар һәм танылу

  • Бәйге чикләрендә бер квалификацион мәкалә булдырган һәр волонтёр:
    1. электрон һәм бастырырлык катнашу сертификаты белән таныла (инглизчә  • русча  • татарча)
    2. хисап язмасы (учёткасы) исеме мәкаләнең тарихында, бәхәс битендә, бәйгенең катнашучылары һәм өлешләрен бәяләү җәдвәленә мәңгегә яздырыла.
  • 4 мәкаләне булдырган/яхшырткан катнашучылар финалистлар арасына керә:
    1. бу статусы электрон сертификатында билгеләнә, гомумән һәм ил-халык субноминацияләре буенча илчеләр статуслары бирелә
    2. хисап язмасы Нәтиҗәләр битендәге җәдвәлдә күрсәтелә һәм диплом белән таныла
    3. призлар фонды таратылуына керә (бәяләүдә тупланылган баллар нигезендә, 400 Евро, Россиядә - Ozon.ru бүләк сертификатлары килеш, хисап язмагызга бәйле эл.почтага җибәрелә)
    4. алдынгы 3әү - бәйгенең «Дан галереясенә» кертелә.
  • Һәрбер катнашучы вики-җәмгыять (ил-халык-төбәк-псевдоил) турында мәкалә язганнары - үзен 2023 елгы бәйгесенең «халыкара Дан галереясенә» кертергә, үзенең халыкара һәм Татарча Википедия битләрендә бәйле «Вики-яз» вики-орденнын кулланырга һәм өстәмә махсус бүләк алырга лаеклы була.

Халыкара бәйге ничек уза?

Уртак хезмәттәшлек җимеше булган бу проект максатлары арасында планетабызның макротөбәгендәге төрле илләрдә яшәгән вики-волонтёрларны бер-берсенең мәдәниятләре белән таныштыру, халыкларның тарихларын һәм бүгенгесен аңлау аркылы сабырлык һәм дуслык җепләрен ныгыту тора. Шуңа күрә бу чор дәвамында төрле ил-халыкларга һәм алар өчен әһәмиятле темаларга игътибар җәлеп итәргә торышыла, һәрберсенә вакыт аерыла.

Нәрсә турында язып була?

Шулай ук карагыз