Татнетны үстерү фонды

Татнетны үстерү фондыМәгълүмат технологияләренең һәм интернет челтәренең татар телендәге өлешен үстерүгә юнәлтелгән интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү фонды.[1]

Татнетны үстерү фонды
Нигезләнү датасы 27 март 2013
Нигезләүче Раил Гатауллин
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Оештыру-хокук формасы фонд[d]
Моның хуҗасы Белем радиосы һәм Әдәби марафон
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Рәсми веб-сайт tat-i.net/ru/(рус.) һәм tat-i.net/tt/(тат.)

Татнетны үстерү фонды 2013 елның 27 мартында нигезләнә.[2]

Фондның оештыручысы һәм башкаручы директоры булып Гатауллин Раил Мәүлет улы тора.[1][2]

Татнетны үстерү фондының «Белем җәүһәрләре», «Яшь татнетчылар», «Әдәби җәүһәрләр» чаралары һәм «Авылым гүзәллеге», «ФӘНДЕМИЯ», «Әдәби марафон», «Сәламәт иртә» проектлары билгеле. Фонд даими рәвештә татарча симпозиумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар, вебинарлар һәм башка чаралар оештырып тора.[1]

2022 елның 26 августыннан эшләүче «Белем радиосы» ― билингваль белем бирү һәм мәдәни-агарту балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы ― Татнетны үстерү фонды заявкасы буенча РФ Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән (грант) тормышка ашырылучы социаль проект.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү