Кеше хокукларыкешенең хокукый статусы нигезен тәшкил иткән хокуклар; хокукый дәүләтләрнең хокук үзәгендә ята (кара Кеше һәм ватандашның хокук һәм ирекләре матдәсен). Халыкара хокук өлкәсендә кеше хокуклары төшенчәсе БМО Кеше хокукларының гомуми декларациясе белән беркетелгән.

Кеше хокуклары
Сурәт
Нигезсалгыч текст Кеше хокукларының гомуми декларациясе
Тәртипне билгеләүче төп текст Европейская конвенция о защите прав человека и основных свобод[d]
Һәштәге StandUp4HumanRights[1]
Личная библиотека хранится в University of Minnesota Libraries[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 13 756
Моңа өлешчә туры килә гражданские свободы[d], гражданские права[d] һәм гражданские и политические права[d]
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/human_rights[2]
 Кеше хокуклары Викиҗыентыкта

БМО 1989 елда чыгарган Кеше хокуклары турындагы халыкара килешүләр җыентыгына җитмешләп халыкара килешү тупланган. Алар даими тулыландырыла килә.

Дәүләт һәм шәхес үзгәртү

Дәүләтнең шәхескә таба җаваплылыгы үзгәртү

Иң беренче, дәүләт кешенең шәхси тормышына катнашмаска, аның шәхси иреген чикләмәскә тиеш, киресенчә, дәүләт кешегә үз хокукларын тормышка ашырырга шартлар тудырырга тиеш. Бу бигрәк тә сүз иреге, сайлаулар, демократия, милли һәм дини ихтыяҗларны тормышка ашырганда ачык чагылыш табарга тиеш.

Кеше хокукларына караган документлар үзгәртү

 
Бөек Кир тарафыннан балчыктан булдырылган Кир цилиндры дөнья тарихында кеше хокуклары телгә алынган иң борынгы документ.[3][4][5][6][7][8]

Кеше хокукларына караган бар документлар ике зур төркемгә бүленә:

  1. декларацияләр
  2. конвенцияләр (пактлар).

1966 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан кабул ителгән «Кеше хокуклары турында билль» дип аталган төп халыкара килешү өч документтан тора:

  1. Кеше хокукларының гомуми декларациясе һәм аның нигезендә кабул ителгән
  2. Икьтисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт
  3. Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пакт, һәм шулай ук соңгы пактка каратылган Факутальтив беркетмә.

Декларацияләр үзгәртү

Декларация (латинча declaratio – белдерү, игълан итү) мәҗбүри көчкә ия түгел, ул – рекомендация, тәкъдим. Димәк, «Кеше хокукларының гомуми декларациясе» мәҗбүри көчкә ия түгел.

БМО тагын түбәндәге документларны кабул итте:

Үз тәҗрибәсенә, белеменә, илдәге һәм дөньядагы хәлләргә таянып, һәркем шушы декларацияләрдә каралган проблемаларның ни дәрәҗәдә хәл ителгәнлеге яки хәл ителүе хакында үз хөкемен чыгара ала.

Конвенция үзгәртү

Конвенция (латинча conventio – шартнамә, килешү) – нинди дә булса мәсьәлә буенча халыкара килешү. Ул шуңа кул куйган дәүләтләр өчен мәҗбүри булып тора. Пакт – шул ук конвенция, тик аның эчтәлеге генә тиңдәш өлешләрдән тормый.

Конвенцияләр тарихы Коллык турындагы конвенция белән башлана. Белгәнебезчә, дөнья җәмәгатьчелеге бу проблемага озак вакытлар буе битараф булмады, чөнки коллыкның яшәп килүе, расачыл, җенси һәм башка билгеләр буенча дискриминацияләү, аерым халыкларга карата геноцид, аерым карашлар өчен, вөҗдан иреген яклаган өчен эзәрлекләүләр һ.б. кебек, кеше хокукларын тупас бозу һич тә түзеп тормаслык күренеш. Иң мөһим яңа документларның берсе – 1989 елда БМО тарафыннан кабул ителгән Бала хокуклары турындагы конвенция.

Түбәндәге халыкара конвенцияләр дөньяга киң мәгълүм:

  • хезмәт һәм шөгыльләр өлкәсендәге дискриминациягә юл куймау турында;
  • мәгариф өлкәсендәге дискриминациягә каршы көрәш турында;
  • мәҗбүри хезмәт турында,
  • качаклар статусы турында,
  • бала хокуклары турында һ.б.

БМО күп мәсьәләләр буенча башта декларация, ә аннары конвенция кабул итте, ягъни декларацияләр конвенцияләр белән ныгытылды.[9]

Мөселман дөньясында үзгәртү

 
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза һәм күзәтүче илләре харитасы.

Үзен мөселман дип атаучылар күп итеп яшәгән җәмгыятьләрендә кеше хокуклары һәм хатын-кыз хокуклары мәсьәләдә радикаль карашлар өстенлек итә:

  • Гарәбстан ярымутравы илләре (Йәмәннән тыш) хәттә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1966 елда кабул ителгән Кеше хокуклары турында билльның «Икьтисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт» (en) һәм «Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пакт» (en) исемле халыкара конвенцияләрне имзаламаган.
  • Хатын-кызларга карата бар төр дискриминацияне бетерү конвенциясе (en) таләпләре хәттә аны имзалаган мөселман илләр җәмгыятьләрендә игътибарсыз калдырыла.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. (1) #StandUp4HumanRights - Twitter Search / Twitter
  2. https://thenextweb.com/vocabulary/human-rights/
  3. Daniel, Elton L. (2000). The History of Iran. Westport, CT: Greenwood Publishing Group. ISBN 0-313-30731-8. , p. 39
  4. Mitchell, T.C. (1988). Biblical Archaeology: Documents from the British Museum. London: Cambridge University Press. ISBN 0-521-36867-7. , p. 83
  5. Arnold, Bill T.; Michalowski, Piotr (2006). "Achaemenid Period Historical Texts Concerning Mesopotamia". in Chavelas, Mark W.. The Ancient Near East: Historical Sources in Translation. London: Blackwell. ISBN 0-631-23581-7. , pp. 426–430
  6. The Cyrus Cylinder travels to the US. British Museum (2012). 21 September 2013 тикшерелгән.
  7. Associated Press. Cyrus cylinder, world's oldest human rights charter, returns to Iran on loan, The Guardian (10 September 2010). 21 сентябрь 2013 тикшерелде.
  8. Oldest Known Charter of Human Rights Comes to San Francisco (13 August 2013). 21 сентябрь 2013 тикшерелде. 2013 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.
  9. Телдђн сљйлђњ љчен текстлар(үле сылтама)