Ринат Гатауллин (1953)

профессор, фән докторы

Бу икътисадчы турында мәкалә, футболчы турында моннан укыгыз

Ринат Гатауллин
Туган телдә исем Ринат Фазлетдин улы Гатауллин
Туган 14 июнь 1953(1953-06-14) (70 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Шаран районы, Түбән Зәет
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре икътисадчы галим
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган икътисадчысы
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Ринат Гатауллин, Ринат Фазлетдин улы Гатауллин (баш. Ринат Фазлетдин улы Ғатауллин, 1953 елның 14 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Шаран районы, Түбән Зәет) ― икътисадчы, профессор (2007), икътисад фәннәре докторы (2001). 1990―1999 елларда Башкортстан парламенты депутаты. Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татар телле башкортларның рәсми булмаган лидеры. Эзлекле рәвештә Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусын бирүне яклаучы[1]. Башкортстанның атказанган икътисадчысы (2016).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елның 14 июнендә Башкортстан АССР Шаран районы Түбән Зәет авылында туган. Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетын (1975), СССР Икътисад институтының (Мәскәү) аспирантурасын тәмамлаган. «Икътисади теория» белгечлеге буенча докторлык диссертациясе яклаган (2001). Диссертациянең темасы: «Базар икътисадында халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең нәтиҗәлелеге».

Хезмәт юлы үзгәртү

1975―1977 елларда ― БАССР Туймазы районы Константиновка тулы булмаган урта мәктәбе директоры.

1977―1979, 1982 елларда ― СССР Фәннәр Академиясенең Урал бүлекчәсе Башкортстан Гыйльми үзәгенең икътисад тикшеренүләре бүлегендә фәнни хезмәткәр[2].

1989 елдан ― Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында (1993 елдан университет) лаборатория мөдире.

1990 елдан ― БАССР госпланында бүлек җитәкчесе.

1991―1995 елларда ― БР икътисад министры урынбасары.

1995―1999 елларда ― БР Дәүләт җыелышы – Корылтае Законнар чыгару палатасының комитет җитәкчесе.

1999―2003 елларда ― БР хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары.

2003―2011 елларда ― Көнчыгыш икътисад-гуманитар университетында кафедра мөдире.

2011 елдан ― Россия Фәннәр Академиясенең Уфа фәнни үзәге Социаль-икътисади тикшеренүләр институты (рус. ИСЭИ) сектор мөдире[3].

250 дән артык фәнни эш, шул исәптән 40 монография һәм брошюралар авторы.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

1990―1999 елларда Башкортстан парламенты (XIII чакырылыш БАССР Югары Советы, I чакырылыш БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай) депутаты. Башкортстанның 18 кануны авторы.

1997 ел ахырында фикердәшләре белән бергә «Башкортстан Республикасының гаделлек һәм тәртип партиясе»н гамәлгә куя һәм теркәү уздыра.

1999 елда «БР телләр турында законы» проектын кискен тәнкыйтьли, берничә протест митингысында катнаша, бу проектны, депутат буларак, кабул иттертмәскә тырыша. Ырудашлары белән бергә «Төньяк-көнбатыш башкортлары корылтае» иҗтимагый оешмасын төзи һәм җитәкли. Оешма, БР төньяк-көнбатыш башкортларының күпчелеге туган тел дип саный торган татар телен куллану өлкәсен саклап калу өчен, татар теленә дәүләт теле статусы бирүгә каршы булган хакимиятләргә һәм рәсми башкорт берләшмәләренә оппозициядә тора[4].

  Безнең тел — татар теле. Мин ... көнбатыштагы татар телле башкортларның лидеры, безнең телебез татар теле икәненә бернинди шик тә белдермибез[1]
Ринат Гатауллин
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2013 ― БР Дәүләт Җыелышы — Корылтайның «Башкортстан Республикасында закончылыкны үстерүгә аерым өлеш керткән өчен» билгесе
  • 2016 ― Башкортстанның атказанган икътисадчысы
  • 2016 ― БР Хөкүмәтенең Мактау грамотасы [5]
  • 2018 ― БТК «Татар милләте каршындагы казанышлары өчен» медале[3]
  • 2019 ― «Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел» юбилей медале[3]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү