һәм Туймазы районы (рус. Туймазинский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Туймазы шәһәре. Туймазы шәһәре һәм районында 130942 кеше яши, шуларның

Туймазы районы
баш. Туймазы районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Туймазы
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 131 225 (2010)[1]
Нәрсә белән чиктәш Шаран райуны, Бүздәк районы, Бәләбәй, Ярмәкәй райуны һәм Татарстан
Мәйдан 2403,52 км²[2]
Почта индексы 4527ХХ
Харита сурәте
Җирле телефон коды 34782
Карта
 Туймазы районы Викиҗыентыкта

66924е – шәһәрдә, 64018е – авылларда

Тарих үзгәртү

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. Районга Атнагыл, Югары Троицкий һәм Чокадытамак волостьлары кергән.

География үзгәртү

Туймазы муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында урнашкан. Мәйданы 2 364 км² тәшкил итә. Туймазы районы Шаран, Ярмәкәй, Бүздәк, Бәләбәй, районнары белән һәм Ык яры буенча Татарстанның Ютазы һәм Баулы районнары белән чиктәш.

Халык үзгәртү

Район территориясендә республика буйсынуындагы Октябрьски шәһәре һәм 4 нефтяниклар бистәсе урнашкан: Кандра (2009 елда 12,45 мең кеше яши), Түбән Троицкий (3,87 мең), Серафимовский (10,03 мең), Иске Собханкол (5,45 мең). Бистәләр туры Туймазы шәһәр советына буйсына. Район составында авыл халкы 51 % тәшкил итә. 112 авыл бар, иң эреләре: Дуслык (2009 елда 2,04 мең кеше яши), Иске Туймазы (1,29 мең), Илчембәт (1,36 мең), Карамалы-Гобәй (1,09 мең), Төмәнәк (1,05 мең), Гафуров (Карамалы-Вәлит) (1,02 мең).
Туймазы шәһәрендә һәм районында гына 48500 татар яши. 40 мең татар яшәгән Октябрьски шәһәре дә Туймазы районына керә. Шуның өстәвенә, Туймазы, Октябрьски шәһәрләрендә һәм Туймазы районында яшәгән 56 мең «башкорт»ның 98%ы татар телендә сөйләшәләр. Шулай итеп бу төбәктә 150 мең кеше өчен татар теле – бердәнбер туган тел.[3]

Демография үзгәртү

Халык саны
1939[4][5]1959[6][5]1970[7][5]1979[8][5]1989[9][5]2002[10][5]2010[1]1 гый 2018[11]1 гый 2019[12]
53 84699 21848 53339 27330 65430 923131 225132 448132 337

Район җирендә туган танылган кешеләр үзгәртү

Советлар Берлеге геройлары үзгәртү

Икътисад үзгәртү

Нефть ятмаларын «Туймазынефть» һәм «Октябрьскнефть» НГДУлары хезмәтләндерә. Сәнәгать предпприятиеләре Октябрьски белән Туймазыда, бистәләрдә урнашкан.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

25 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән, 15 җәмгыять, Туймазы кошчылык фабрикасы ћєм 9 авыл хуҗалыгы-җитештерў кооперативы, игенче-фермер хуҗалыклары ассоциациясе составында 142 фермер хуҗалыгы, 22 меңнєн артык шәхси хуҗалык эшчәнлек алып бара. Фермерлар карамагында 220 гектар теплица бар. Туймазы фермерлары ел буена күрше өлкә һәм республикаларны яшелчәләр белән тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Туймазы районы республикада 3нче урында бара.

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча куәтле база булдырылган: «Савá» ит комбинаты, Җегетәк ит комбинаты, Кош-Бүләк, Туймазы кош фабрикасы (Дуслык авылы).

Транспорт үзгәртү

Туймазы районы аша Русиянең мөһим транспорт артериялары уза: Куйбышев тимер юлына карый торган ЧиләбеМәскәү тимер юлы, СамарУфаЧиләбе федераль автомагистрале.

Мәгариф өлкәсе үзгәртү

2010 елның 1 июненә Туймазы районында (Туймазы белән бергә) 57 гомуми белем бирү мәктәбе эшләде. Аларда укучылар саны 12 818. 3 башлангыч һөнәри уку йорты (1095 укучы), 4 урта һөнәри уку йорты (2819 укучы), 1 югары ку йорты (Уфа дәүләт авиация институты филиалы) – студентлар саны – 255. Рәсми мәгълүмат буенча мәктәпләрдә башкорт телен туган теле буларак 86,2% башкорт баласы өйрәнә. Татар балаларының – 73,8%, чуашларның – 9,5% (1 мәктәптә) туган телен өйрәнә. [13].

Матбугат үзгәртү

Район газетасы – «Туймазы хәбәрләре» – 1930 елдан татарча «Ленин юлы» исемендә чыга башлаган.

1938 елдан русча «Путь Ленина» гәҗите чыга башлый.

1993 елдан «Туймазинский вестник» / «Туймазы хәбәрләре» берләштерелгән гәҗите чыгарыла.

2006 елдан айга 1 тапкыр башк. «Йәнтөйәк» (Кече Ватан) кушымта - гәҗите нәшер ителә.[14]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  2. http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8006001
  3. Туймазы — татар ягы
  4. СССР җанисәбе (1939)
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  6. СССР җанисәбе (1959)
  7. СССР җанисәбе (1970)
  8. ССҖБ җанисәбе (1979)
  9. СССР җанисәбе (1989)
  10. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  11. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  12. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  13. «Мәгариф идарәсе» МУ 2010 елда эшчәнлеге(рус.)
  14. Гәҗитнең сайты

Сылтамалар үзгәртү