Муса Сираҗи, Муса Шәрәфетдин улы Сираҗетдинов (1939 елның 1 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Төпкилде2019 елның 14 сентябре, РФ, БР, Уфа) — шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, БАССР (1989) һәм РФ (2002) атказанган мәдәният хезмәткәре. Фатих Кәрим премиясе лауреаты (2003). ССРБ журналистлар (1961 елдан) һәм язучылар (1971 елдан) берлекләре әгъзасы.

Муса Сираҗи

Тугач бирелгән исеме: Муса Шәрәфетдин улы Сираҗетдинов
Туу датасы: 1 февраль 1939(1939-02-01)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Төпкилде
Үлем датасы: 14 сентябрь 2019(2019-09-14) (80 яшь)
Үлем урыны: РФ, БР, Уфа
Ватандашлык: ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1966-2019
Жанр: поэзия, публицистика
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Очрашу» (1966)
Премияләр: Фатих Кәрим премиясе (2003)
Бүләкләр: РФ атказанган мәдәният хезмәткәре - 2002

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1939 елның 1 февралендә БАССР Туймазы районы Төпкилде авылында керәстиян гаиләсендә унберенче бала булып туган. Кандра шәһәр тибындагы бистәсенең (2005 елдан авыл) 2нче санлы урта мәктәбен тәмамлагач, Туймазы районы Кендектамак авылы мәктәбендә ике ел укытучы булып эшли. БДУ филология факультетын тәмамлаган (1963). Югары уку йортыннан соң, Уфада «Кызыл таң» гәҗитендә, дәүләт китап нәшриятында, БАССР язучылар берлегендә эшли. 19711973 елларда — БДУ укытучысы. Хезмәт эшчәнлегенең соңгы елларында БР язучылар берлегендә татар иҗатчылары берләшмәсен җитәкли. Берлек каршында оешкан татар язучылары секциясенең (соңрак — берләшмә) беренче рәисе була.

2019 елның 14 сентябрендә 80 яшендә Уфада вафат. Туган ягы — Туймазы районының Төпкилде авылында җирләнә[1].

Җәмәгать эше

үзгәртү
  • Республика татар мәдәни үзәге шурасы рәисе
  • «БАССР башкорт-татар халыклары дуслыгы җәмгыяте» идарәсе рәисе
  • БР Президенты каршындагы иҗтимагый шура әгъзасы
  • Бәләбәйдә узучы «Иҗат чишмәләре» фестивален башлап җибәрүче[2] һ. б.

БДУда укыган елларында иҗат итә башлый, җирле матбугатта әсәрләре басыла. 1966 елда «Очрашу» исемле беренче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Муса Сираҗи псевдонимы астында шигырьләр, хикәяләр, телефильмнарга сценарийлар, публицистик мәкаләләр яза. Әсәрләре рус, украин, казакъ, үзбәк, латыш, алман, чуаш һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән. Күп кенә шигырьләре, композиторлар (Рим Хәсәнов, Салават Низаметдинов, Әкрам Даутов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Айрат Кобагышев, Зәбих Мәмәлимов, Вәсил Галимов һ. б.) тарафыннан көйгә салынып, популяр җырга әверелгән[3]: «Уралдым моңнарыңа», «Җиремә», «Сөю көче», «Син генә юк янымда», «Сагынуларым шулдыр, күрәсең», «Күңелемдә язлар гына», «Белорет-Чишмә юлы» һ. б. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гази Кашшаф һ. б. татар язучыларының тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр бастыра. Салават Юлаевка поэма багышлаган.

Очерклары, публицистик мәкаләләре

үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1989 — БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 2002 — РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 2003 — Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия

Әдәбият

үзгәртү
  1. И. Сәетгалиев. Илле еллык ижатында - ил һәм халык язмышы (шагыйрь М. Сираҗи белән әнгәмә). «Кызыл таң», 2002 ел, 5 июль.
  2. Рәдиф Тимершин. Ижат каһарманлыгы: шагыйрь М. Сираҗи. «Өмет», 2002 ел, 16 июль.
  3. Флүрә Баязитова. Башкортстанга дан җырлаучы. «Кызыл таң», 2004 ел, 29 декабрь.
  4. Динә Морзакаева. Дуслык һәм мәхәббәт җырчысы. Китапта: М. Сиражи. Мәңгелек моңым минем. Уфа: «Китап», 2004.
  5. Юлия Дәүләтбаева. «Хаклык өчен алышканда мин кылычтай корыч сүзле». М. Сираҗига – 70 яшь. «Туймазы хәбәрләре», 2009 ел, № 3.
  6. Халкым белән бергә сулыш алдым. «Өмет», 2009 ел, 31 ғыйнвар.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү