Фатих Кәрим
Фатих Кәрим, Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов (1909 елның 9 гыйнвары, РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Ает[2] — 1945 елның 19 феврале, Өченче рейх, Көнчыгыш Пруссия, Кенигсберг тирәсе) ― татар шагыйре.
Фатих Кәрим | |
---|---|
Туган телдә исем | Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов |
Туган | 9 гыйнвар 1909 РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Ает |
Үлгән | 19 февраль 1945 (36 яшь) Өченче рейх, Кенигсберг тирәләре |
Күмү урыны | Багратионовск |
Яшәгән урын | Миславски урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | шагыйрь |
Җефет | Кадрия (Ишукова) |
Балалар | Ада, Ләйлә |
Ата-ана |
|
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1909 елның 9 гыйнварында Россия империясенең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә унберенче – төпчек бала булып дөньяга килә. Үз авылында мәдрәсәдә укый. Абыйсы Габдулла (шагыйрь Ярлы Кәрим), әтисе, апасы да шигърият яраталар, үзләре дә шигырьләр чыгаралар. Сигез яшьтән әтисез калып, балалар йортында тәрбияләнгән.
Әтисе Әхмәтвәли озак еллар мәдрәсәләрдә белем ала, бай балаларының аш-су әзерләүчесе булып тамагын туйдыра. Күп вакыт дөнья гизеп йөри. Дини темага шигырьләр, поэмалар яза. Яшәп килгән тәртипләрне яратмый, байлыкка кызмый, ярлылыкны да хуп күрми. Ул заманының алдынгы кешесе булып танылган, фәлсәфи фикер йөртергә яраткан. Бу гаилә намуслы хезмәт белән көн күрә. Олы ир туганнары үсә төшү белән кул арасына керә башлаганнар. Берсе кыш укып, җәй буена читтә эшләп кайта, өченчесе байга малайлыкка яллана, аннан соң кара эшче була һәм шунда үпкә чире эләктерә. Ә әтиләре шуннан соң үз эченә бикләнә, бөтен эше мәчеткә барып кайтудан узмый.
Төрек-Балкан сугышы башлангач, мулла бераз үзгәргәндәй була. Яңа тормышны ялганламый, якламый. Революциядән соң өч ел яшәгәч, тома сукыраеп, муллалыктан баш тартмыйча, 1918нче елны тыныч кына дөнья куя. Әниләре Гөльямал да аз сүзле, тыйнак, уңган хатын булган. Бөтен өй мәшәкатьләре, йорт эшләре аның җилкәсенә төшкән. Еш чирләгән. Шуңа карамастан, һәрвакыт күтәренке күңеллелек саклаган, эшне җырлап кына башкарган. Балалары да аның моңлы тавышын тыңларга яратканнар. Ф. Кәримнең поэзиягә булган мәхәббәте ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Шагыйрь үзе бу хакта болай дип язган: « Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә табан юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар…» Ф. Кәримнең әдәбият белән ныклап кызыксынуы әтисе үлгәч башлана. Ул һәр көнне, әнисен елата- елата , аннан « Сак –Сок бәетен» укыта. Булачак шагыйрь шулай итеп 12 яшенә кадәр туган авылында яши, укый. 1922 нче елда Ф.Кәрим Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2 ел уңышлы шөгыльләнә.
Ул чакта Казанда яшәгән абыйсы Габдулла аны үзе янына чакыра. 1924 нче елда Казанга килгәч, абыйсын Башкортстанга эшкә күчерәләр. Шулай да Габдулла Фатихны Н.К. Крупская исемендәге балалар йортына урнаштырырга өлгерә. Ф.Кәрим монда 1925 нче елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929 нчы елда Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга. Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә ( 1934) . «Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета – журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә. 1931 –1933 нче елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта.
1938 нче елда Ф.Кәрим кулга алына. Мулла улы буларак, имеш, ул, сыйнфый көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән, троцкистлар белән элемтәдә торган. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була. 1939 нчы елны хөкем була. Аңа аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатларның берсендә ул киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә. Шуннан соң хатыны Кадрия, ике яшьлек кызы Ләйләне ияртеп, Казандагы төрмә янына килеп йөри.
Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием жөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә.
1924 елда ул Казанга килү белән, шигырь язу белән мавыга башлый. 1926-1927 елларда аның «Төнге урам баласы», «Урман» исемле шигырьләре басыла. 1931 елда «Башлангыч җыр» исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Кыска гына иҗат дәверендә Ф.Кәрим күп кенә ялкынлы лирик шигырьләр, поэмалар тудырды. Шагыйрь шулай ук проза һәм драма әсәрләре дә язды.
1938 елның 3 февралендә кулга алынган. Бөек Ватан сугышын Сталин төрмәсендә каршылый. Фатих Кәримне 1941 елның 1 декабрендә, Германия белән сугыш барган көннәрдә «үз теләге белән» фронтка китәргә тиеш, дигән шарт белән иреккә чыгарганнар. Бу шартны үтәп, 30 декабрьдә Фатих Кәрим Миславский урамы, 8 нче йорттан фронтка чыгып китә.
1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугыш юлын уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Җирләнгән урыны – шундагы Туганнар каберлегендә[3].
Хәтер
үзгәртү- 1971 елда туган авылы Аетта музей-йорты ачыла.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://cdn.obd-memorial.ru/html/fullimage?id=73968653
- ↑ http://www.bizhbulyak.ru/Fatih_Karim.html(үле сылтама)
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Татарстан Милли музее ветераны: Фатих Кәрим рәнҗетелгән булса да, үпкәсен белдермәгән. Татар-информ, 10.01.2024
Сылтамалар
үзгәртү- http://tatar.org.ru/kurs/11-adabiyat/cyr_89.php(үле сылтама)
- Фатих Кәрим. Шигырьләр. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).