Төп менюны ачу

Кызыл Армия (газета, 1918-1921)

«Кызыл Армия»Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге тарафыннан башта Мәскәүдә (1918-1919 елларда), аннары Казанда (1919-1921 елларда) татар телендә нәшер ителгән газета, татар телендә чыккан беренче совет хәрби газетасы. Барысы 430 саны чыга. 1921 елның 15 мартында, Татарстан җөмһүрияте инкыйлаби хәрби шурасы каршындагы Көнчыгыш бүлек ябылгач, чыгудан туктый.

«Кызыл Армия»
Tөр

хәрби-сәяси


Гамәлгә куючы

Үзәк мөселман хәрби коллегиясе

Нәшер итүче

Үзәк мөселман хәрби коллегиясе

Мөхәрир

Сәлах Атнагулов

Нигезләнде

1918

Сәяси тараф

РКП (б)

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1921

Төп офис

Казан, Влзнесенская (хәзерге Островский) урамы, 6

Тиражы

20 мең

Газетаның беренче мөхәррире — Һ.Н. Килдебәк (1881-1949). Мөхәррирләре — С.С. Атнагулов (1893-1937), Ш.Г. Әхмәдиев (1888-1930), Ф.З. Бурнашев (1898-1942).

ТарихҮзгәртү

Үзәк мөселман хәрби коллегиясеҮзгәртү

1918 елның маенда, Кызыл гаскәр өчен татарлардан торган хәрби бүлгеләр оештыру һәм алар арасында сәяси-агарту эшләре алып баруны максат итеп, РСФСР хәрби эшләр буенча халык комиссариаты каршында аның милли оешмасы — Үзәк мөселман хәрби коллегиясе (ҮМХК) оештырыла. Рәисе — Мулланур Вахитов (1885-1918). 1919 елның апрелендә ҮМХК Мәскәүдән Казанга күчерелә. Коллегиядә Н.Г. Вахитов (1886-1940), К.Л. Якубов (1894-1919), А.К. Маликов (1897-1974), М.Г. Крыймов (1891-1945), Ш.Х. Усманов (1898-1937), Й.И. Ибраһимов (1895-1961), Б.Җ. Белоусов (1897-1920) эшли.

ҮМХК катнашында Казанда 1нче аерым Идел буе татар укчы бригадасы, Татар запастагы батальоны (1920 елдан — полк) оештырыла, мөселман пехота командирлары курслары, Көнчыгыш кавалерия командирлары курслары, сәяси хезмәткәрләр әзерләүче агитаторлар курслары ачыла.

ҮМХКнең нәшрият эшеҮзгәртү

«Кызыл Армия» газетасы 1918 елның 20 апреленнән Мәскәүдә нәшер ителә, ҮМХК Казанга күчерелгәч, 1919 елның мартыннан Казанда чыга башлый.
«Кызыл Армия» газетасы ҮМХК белән бер бинада (хәзерге Островский урамы, 6нчы йорт) урнаша.
Бина XX гасыр башында, архитектурасында провинция модерны чалымнарын кулланып, сәүдәгәр Машков өчен төзелгән була.

Газета кызылармиячеләр һәм гади халык арасында иң популяр басма, Ватандашлар сугышы чорында чыккан иң эре газета булып санала [1] . Атнага 5-6 саны 20-30 мең тираж белән чыгып килә. ҮМХК 60 тан артык исемдә, Идел буе, Урал, Себер, Урта Азия, Кавказ халыклары арасында таралучы, татар телендәге оригинал һәм тәрҗемә китап һәм брошюра нәшер итә.

РубрикаларыҮзгәртү

  • Шуралар сәясәте
  • Фирка тормышыннан
  • Хәрби мәсьәләләр
  • Әдәби сәхифә
  • Казан хәбәрләре

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. Казань, 1974.
  2. Нафигов Р.И. Мулланур Вахитов. Казань, 1975.
  3. Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү